Выбрать главу

Фронттан миңа атап җибәргән хатында (ә ул кечкенә генә почта открыткасы, миңа – 6 яшь) әти ничек яшәвебезне, әнигә булышуымны, аның миңа багышланган «Әткәем» шигырен белү-белмәвемне сораган. Безне бик яратуы һәм бик сагынуы турында язган. Һәм мин, әнием сөйләве буенча, беркемгә дә бу хатка кагылырга рөхсәт итмәгәнмен, аны төнгә мендәр астына яшергәнмен. Димәк, ул миңа, ул вакытта әле кечкенә сабыйга, шулкадәр кадерле булган.

Без барыбыз да аның сугыштан исән-сау кайтуын көттек, моңа чын күңелдән ышандык. Ул әнигә: «Эх, ятерәк дошманны җиңәсе иде дә, яңадан кайтып тыныч тормыш хезмәтенә керешәсе иде. Синең белән, кызларым белән бергә яшисе иде. Ничего, яшәрбез әле. Борчылма, күңелеңне тыныч тот…» – дип язды. Ләкин бездән бу бәхетне сугыш тартып алды.

Минем өчен шунысы әһәмиятле: Фатих Кәрим исеме онытылмый, шигырьләрен һәм чәчмә әсәрләрен халык ярата, аның ватанпәрвәрлеге һәм батырлыгы яшь буынга үрнәк булып тора.

Шагыйрь иҗатына багышлап, уннарча диссертация, курс эше, мәктәп иншалары, китаплар, пьеса, поэма һәм шигырьләр язылган, документаль фильм төшерелгән, радио һәм телетапшырулар эшләнгән, ел саен аның исемендәге конференцияләр һәм әдәби конкурслар оештырылып килә.

Аның шигырьләренә Җәүдәт Фәйзи, Нәҗип Җиһанов, Заһид Хәбибуллин, Әнвәр Бакиров, бүгенге үзешчән композиторлар көй яздылар. Ф. Кәрим тормышына һәм язмышына Гали Хуҗи, Сибгат Хәким, Афзал Шамов, Илдар Юзеев, Рафаэль Мостафин, Ренат Харис, Римзил Вәлиев, Рамил Сарчин кебек язучыларның җитди һәм иҗади мөнәсәбәтен дә атап китмичә булдыра алмыйм. Зәет Мәҗитов, Тәлгат Галиуллин, Фоат Галимуллин, Әхәт Нигъмәтуллин, Суфиян Поварисов кебек филолог-галимнәрнең хезмәтләре бик мәгънәле.

Ф. Кәрим 1945 елның 19 февралендә Көнчыгыш Пруссия җирендә һәлак була. Ул хәрби училищены тәмамлаганнан соң анда җибәрелә. Инстенбург, Алленбург, Фридланд… шәһәрләрен алуда катнаша. 1945 елның 31 гыйнварында язылган хатында ул: «Көн-төн сугышта, чишенеп йоклаган юк, утырып ашаган юк. Бу нәләт немецларның тизрәк башларына җитәсе иде инде. Шулчаклы туйдырдылар ки алар! Өйләренә керәсем килми, һаваларын сулыйсым килми…» – ди.

Сапёрлар взводын җитәкләп, ул, хәрби техниканы чыгару өчен, күперләр һәм кичүләр төзи. Кёнигсберг шәһәре янында 18 февральдән 19 ына кадәр (тәүлектән артык вакытка) сузылган аяусыз сугышта һәлак була. Бу сугышта Ф. Кәрим өч тапкыр яралана, соңгы ярасы үлемгә китерә. Биредә аның полкташлары – барлык взвод харап була.

Алар күмелгән туганнар каберлеге, сугыш тәмамланып, 11 ел узгач кына табыла, һәм шул вакыттан бирле аны җирле халык карап-кайгыртып тора. 1966 елда каберлек Калининград өлкәсенең Багратионовск (элекке Прейсиш-Эйлау) шәһәре хәрби мемориалына күчерелә. 2007 елда кала халкы яңа гранит ансамбль төзи, ташка Ф. Кәрим шигырен уеп яздыра. Ә вафат булган урынында – 37,8 биеклегендә – мемориаль такталы зур йомры таш куелган һәм анда «Биредә 1945 елның 19 февралендә булган сугышта 226 нчы сапёрлар батальоны взводы командиры кече лейтенант Кәримов Фатих Вәли улы – күренекле татар шагыйре Фатих Кәрим һәлак булды» дип язылган.

Әтинең бүләкләре, Кызыл Йолдыз һәм I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, шәхси әйберләре – шинеле, итекләре, кечкенә язу дәфтәрләре, сәгате, хатлары хәзер Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивында саклана.

Казан, Калининград, Багратионовск шәһәрләрендәге музейлар, китапханәләр, мәктәпләр һәм киң җәмәгатьчелек, шулай ук әтиемнең туган ягы – Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылы җитәкчелеге, биредә яшәүче җирле халык, Ф. Кәрим музее, Ф. Кәрим исемендәге мәктәп белән дустанә мөнәсәбәтләр оешты. Хәзер мин кайчандыр студентлар һәм мәктәп укучылары белән очрашудан кайткан әниемнең сүзләрен кабатлый алам: «Фатих! Син исән, исән! Сине яраталар, укыйлар, онытмыйлар!»

Ләйлә Кәримова,

Фатих Кәрим кызы.

Декабрь, 2018