Хәзер сезнең белән
(Кечкенә көтүче авызыннан)
Җәйләр ямьле иде бер ялгызымУрман буйларында йөргәндә.Шарт-шорт китереп чыбыркымны,Көтүемне һа…й…лап… куганда.Сайрый иде анда сандугачлар,Чылтырап аккан суга кушылып;Мин, аларның иске танышлары,Кушылмасам —Урным кала иде буш булып.Бервакытны кызып китәбез дәҖырлау өчен бер хор төзибез.Сандугачлар белән курай көенәСузып-сузып рәхәт җырлыйбыз.Күптән инде әткәм, әнкәм үлгән,Алар өчен бик күп тилмердем.Үзем әле бала булсам да мин,Байтак кына сарык, кәҗәләрнеАна булып көйләп үстердем.Яшем һаман алга атласа да,Елыша алмадым берәр урынга,Бу ел менә ярдәмлеләр ашаСезгә килдем тырышып укырга…Урман буйларында сызган җырларымныХәзер сезнең белән җырлыймын,Җырлыймын да,Шунда шашып китеп,Кураемны сузып уйныймын.Курай миңа әткәй бүләге ул,Моңландырып барсын җырлаткан.Ә хәзер минШатлык көе уйныйм.ЛәкинӘткәй кебек сезне җылатмам.
1927
Безнең һәйкәл
Җилләр!Җилфердәтеп кара чәчләремне,Нигә мине шулай сөясез?Кырлар,Күксел чәчәк белән,Көз җиткәчтен,Саргаешып нигә көясез?..
Янар таулар көчле —Җирне тетрәтәләр,Тик вакытлы – алар сүнәчәк.Ә мин менәКомсомолдаОзак еллар өчен үсәчәк.
Күкрәгемә тагыпЯнгын «КИМ» ым,Атлап үтәм сезнең каршыдан.Кигән киемем – юнгштурм,Мин басамын көрәш маршына.
Нинди бәхет!Эш дәверендә тудым,Эшне сөям!Мактанырга кирәк түгел дә, —Өмет ялкыннарыАртезиан күкАтылалар минем күңелдән.
Мин югары карыйм —Куе болытлар…Алар ашыгып узып китәләр.Көннәр,Туйдыра алмый яшьлегемне,Шул болытлар кебек үтәләр.Биш ел гомер,Ә мин һаманКомсомолда пионер эшчесе,Алты йөзләп бала кулдан үткән, —Алар – илнең яңа кешесе.
Өзелеп сөямҮсәр буыннарны,Күз карам күк алар барсы да,Тик шунысы:Алты йөзгәМин җаваплы сезнең каршыда.
Бер тау беләм,Шәһәр ерак аңа,Ә мин менә аның буенда,ЯшьләрҖыр көенәТаш казыйлар тауның куенында.
Җырчы яшьләрКул салмаса,Кем селкетсен тауның бар җирен!Шикләнмимен,Эштә көчемШул егетләр белән пар минем.
Түзми йөрәк…Йөрәк түзми,Айкалалар,Барсы кайныйлар,Һәр көн саен,Таңгы томан кебек,Таралалар барлык кайгылар.
Мәңге данын калдырыргаКемнәр өчен һәйкәл кирәкле?Эшләгән эш —Үзе һәйкәл безгә,Тик эш үти барлык теләкне.
1928
Җир күзләре
(Обсерваториягә экскурсия)
Урман эче,Төрмә мәллә,Яшиләрме монда караклар?Яки монастырьмы —Шундый тыныч җирдәГомер кичергәннәр монахлар.
Түгел,Берсе түгел!Монда җир күзләре.Күкне күзли алар тавышсыз,Урман җилекүксел төтеннәрдәнКаз юллары ясап авышмый.
Киң бушлыкта йөзгәнЕрак йолдызларгаҖирдән каратылган торбалар,Алар,Югалтмаска теләп һәр йолдызны,Күккә сузылыпкарап торалар.
Астроном,Аның күз алдынаЙолдыз, планеталар җыелган,Майда бүрек киеп иемәгән,Гали уйлар беләнМаңгай бөдрәләре коелган…
Нинди бәхет бу кешедә,Хыял да юк монда,алдау да.Марс күктәКүптән аптырап йөриБу күзләрдән кача алмауга.
Алар көчле,Җирең ярылса даКурыкмаслар,тотып ямарлар,Туар еллар өченМарс тормышыннанАлар башлап роман язарлар.
1928
Ялкынлы хат
(Германия комсомолыннан)
Төрмә тәрәзәсе,Башым куям,Җил сагынган —чәчем туздыра,Төрмә салкын,Тик шулай даМин янамын,нәрсә кыздыра?Мин хәзергә тимер читлектә,Ник саклыйлар минем көчемне?Янар таулар кебекайкаламынАлыр өчен соңгы үчемне.
Мин ялгызмы?Белмим…Күрше камерадаМин уйлаган кеше торамы,Кайгы урынына,көләр өченМинем кебек уйлар корамы?
– ҖирдәДиңгез кипми,Дулкын мәңгеТирбәнүдән тынып йокламас.Җирдә сыйныф бетми,безнең көрәшФронтны ташлапкире туктамас!Төрмә тәрәзәсе,Башым куям,Җил сагынган —чәчем туздыра,Төрмә салкын,Тик шулай даМин янамын —көрәш кыздыра.
1928
Урамнан…
Таң…Аның киң тынлыгынКем дә бозмый шаулы җыр белән,Кара урманнарЙомшак уйга баткан,Уйга баткан яшерен сер белән.Һәр минуты аның гомерем өченСагыну хисен биреп калдыра.Таң ул иске,Ләкин һәр туар таңСагындырып каршы алдыра.Тынлык…Тал тирбәлә таңда тын гына.Чишмә ага чылтырап моң гына.Тик шул чишмә, салкын чишмәТаң тынлыгын ярып ургыла.Салмак кына җилләр исә,Ерактанмы?Бәлки, Уралдан?Ә мин менә бер ялгызымТаңда киләм тыныч урамнан.Хәбибулла агай таңнан торыпСөяп йөри ауган читәнен.Кәҗә бәтие шуннан файдаланыпЧәйнәп йөри аның итәген.Мин урамнан…Бер таң кызыСуга бара алып чиләген.Ургып акканСалкын шул чишмәдәҖырлый-җырлый юар беләген.Таң тынлыгы уйга калдыра,Офыкларны кояш яндыра.