Выбрать главу
Йә, әйтегез!Матурлыкның матур бер җирендәКем шаулатмас хисле җырларны.Мин түзә алмыйм,Урамнан соң җырым җырлап,Бер әйләнәм сөеп кырларны.Әгәр:Яшьлегемдә булган шатлыгымныХуш ис итеп таңга таратсам;Ә шуннан соң?.. Куркам:Кыен булыр шат күңелемнеКайгы белән тагын каралтсам.

1928

Соңгы матурлык

Ярларына сыймый ага Идел,Кояш уйный, яшьләр коена,Алар чума,Бөдрә чәчләреннән,Кашларыннан тамчы коела.
Күрәсезме,Колачын канат итеп,Һәйкәл кебек, күкрәк киереп,Сикергечтә тора спортчы кыз,Өстен бронзадан киенеп.
Көч аңкыган тулы, төз гәүдәсенБөек рәссам мәллә ясаган? —Юк,Идел суы белән кояш нурыМатурлыкны тудыра яңадан.
Ул ташлана биек сикергечтән,Аткан уктай суга кадала,Көнче Идел,Куркып, дулкынланып,Шомлы төскә кереп карала.
Идел уртасында чалкан ятыпАккан була юри түбәнгә,Акчарлаклар йөри хәйлә эзләп, —Ничек итеп төшеп үбәргә.
Бу матурлык аның күкрәгендәИдел дулкыннарын уйната,Бу матурлык аның йөрәгендәЯнып эшләү хисен уята.
Беләге таза аның,Күкрәге киң,Карашында сизелә батырлык,Шушы инде – Җир шарындаРекорд алган соңгы матурлык.

1929

Очрашу

Зур зал,Эче яңгырап тора,Без пионерлар тезелеп утырдык,Язгы яфрак җилдә шаулаган күк,Без зал эчен көлеп тутырдык.
Тукта, кем ул?Күзләр тәгәрәде,Зур зал йотты безнең тавышны,Каршыбызга килгән карчык беләнБезнең күзләр барып кавышты.
Ул карт инде,Ул борчылган,Нурын җуйган зәңгәр күзләре,Ул күзләрнеңКүпме күргәнлегенСөйләп тора алар үзләре.
Чү, шауламагыз. Тын калыгыз,Тын алыгыз тынып таң кебек,Ул сүз башлый,Аның сүзеТәндә йөри кайнар кан кебек:
«Яшьлегемнең тирән хисләренәТөренеп килгән урман серләре,Тарихымның көрәш битләреннәнҺич җуелмас аның эзләре.
Мин көрәшче идем,Озын төннәр буеИшегемне кемдер саклады.Мин күрмәдем айны,Һәр кич тәрәзәмнеКалын пәрдә белән капладым.
Бер төн шулайУрман җыелышындаБезне тотып кулга алдылар,Сорау да юк,Хөкем дә юк.Төрмә кочагына салдылар.
Белә алмадым,Көрәшче иптәшемнеТотканнармы шул төн урманда?Тик хәтерлим аның елмаюынМиңа каршы басып торганда.
Мин төрмәдә,Гасырлар күк,Озын еллар туа каршымда,ДавылдагыДиңгез дулкыныдайАйкалалар уйлар башымда.
Төрмә…Таш стена, тимер тәрәзә,Тик болытлар миңа күренә.Тимер тәрәзәмәҖил бәрелеп,Рәшәткәләр аша үрелә.
Авыр!Авыр миңа үземә сөйләү,Хыялландым анда,Чәчем туздырдым,Салкын стенагаБашым салып,Егерме ел гомер уздырдым…»
Шушы сүзләрАның йөрәгеннәнКайнап чыкты сүнмәс ут булып,Сыкранмады, яшен чыгармады,Без тыңлыйбыз аны йотылып:
«Гомрем чәчәге ул,Яшьлек таңымКөрәш ташкынында уелды,Диңгез төбенә төшкәнЧуерташ күк,Салкын камерада җуелды.Мин кызганмыймМатур яшьлегемне,МоңаймыймынКүзләремә яшьләр тулсын дип.Мин югалттым аны,Менә сезнеңЯшьлегегез матур булсын дип».

1929

Бакчачы кызлар

1
Мин сагындым!..Яз күңелемнеАлып кайтты туган Димемә,Ярларына басып карадым бер,Кулларымны салып билемә.
Яр буена шаулап килә дә җилБашын сыйпый йомшак талларның,Иркәләнеп, таллар тирбәләләр,Шәүлә төшә суга алланып.
Шул вакытта менеп карасаңКаршыдагы тауның үренә,Түтәл буйларында йөргән кызларМәк чәчкәсе булып күренә.
Тавышлары яңгырый тауга бәрелеп,Сибелешеп тугай өстенә,Колхоздагы җитез, чая кызларТау читендә бакча үстерә.