1930
Закон
Без биш елгаплан төзегәндә,Хыял диеп көлсә капитал,Ә гигантларгөрләп эш башлагач,Җавап бирде нефть һәм металл.
Америка хәзер алга баскан,Без куабыз аны узарга,Идеясен түгел,индустриясенСовет иле буйлап сузарга.
Анда кризис,бездә үсү,Тик бер генә моның җавабы —Закон:Алар – үләр өчен,ә без җиңәр өченАвыр көрәшләрдә янабыз.
Закон:Без көчәйгән саен,сез җиңеләсез,Сез сабышасыз бетмәс ауруга,Сездә кешегәэш җитмәсә,Бездә эшкәкеше җитми,Мистер Европа!
1930
Онытылмассың, иптәш
Без төзегән тормышАртык бөеккәме,Тик көрәшче булсаң юлыңда,Онытылмаслык җырларязып булаАның соңгы җиңүе турында.
Киләчәкнеңтавын күргән җырчыЙөрәкләргә җәяр тавышын,Бу көрәштәҗиңү җырларыныңЮгары бер көен табышыр.
Килдең,Син дә килдең,Авыр булды сиңа килүе,Авыр булдыКүк җырлары белән агуланганЭчке уйларыңны җиңүе.
Такташ!Бәхетле син,ИдеалыңаКөрәш юлы белән омтылдың.Такташ!Бәхетсез син,Җырлап бетми яшьләй йотылдың.Үлдең, җаным,ләкин белеп үлдеңҖырларыңның кая барасын…Тирән сагыну беләнйөрәкләрдәОнытылмаслык булып каласың!
9 декабрь, 1931
Зәйтүнә
Очыраган саен, күз караңдаИке рәсемем чагыла елмаеп.Тик син үзең миңа карыйсың,Ачу катнаш тирән моңаеп.
Аш бирүче кыз, син ачуланмаСүзләремне туры әйтүемә,Синең эшең беләниске официант эшенЧагыштырып үтәм, Зәйтүнә.
Ресторан…җыр…аракы…Бокал тавышы төтен эчендә,Тез башына кысып, официантБөке суыра бөтен көченә:– Рәхим итегез!Ни телисез?Пожалуйста, мәгез прейскурант!Коньяк дисез, була!..«Ә» дигәнчеЯлт итеп ул килә бер урап.
Сөйгән матурлыгы – мыек бөтерү,Эше – йөгереп коньяк китерү,Хезмәт сүзе – «пожалуйста»,Ә теләге —Ишеттерә төшеп йөткерү.
Бирсәң эчә,Бирмәсәң дә:– Рәхмәт сезгә! – ди ул, баш иеп,Күкрәгенә кипкән кулын куеп,Каш астына күзен яшереп.Ак тастымал аның иңбашында,Ә билендә… таплы алъяпкыч,Таплы алъяпкычтайҖыерчыклы чырай,Күз карашы тонык, алдаткыч…
Официант гомерен ресторандаИсерекләр шулай таптады,Иске тормыш аның кешелегенКаралыгы белән каплады…
Аш бирүче кыз, син ачуланмаСерләремне туры әйтүемә,Синең эшең беләнИске официант эшенЧагыштырып үтәм, Зәйтүнә.
Официант түгел бит син,Кыйлануың безгә кирәкми,Аш китергәч кашык бирми тору —Бусы боза нерва, йөрәкне.
«Мә талонны» дисәң – эндәшмисең,Кашык сорасаң,Кашык кадәр итеп күзеңне,Ирештергән сыман кырын карапҮтәсең син, җыерып йөзеңне.
Бер плитага җитмеш хатын,Җитмеш миска куеп булашу —Моны җимерү!Минем җырымдаЙөрәк тавышы, бәгърем, әнә шул.Очыраган саен, күз караңдаИке рәсемем чагыла елмаеп,Син дә миңа карама,Ачу катнаш тирән моңаеп.
Кара күзләреңә күзне текәп,«Мә талонны» диеп әйтүгә,Ярышчылар өчен, ярыша-ярыша,Аш китер син безгә, Зәйтүнә.
1931
Чайка башыңны
(Җыр)
Һавадагы болытларгаБорылып карама,Алар барыбер аерылыпАртта калалар.
Дзин… дзин… – шпор,Алда көрәш зур,Син атла, атла ашыгып,Их, атым, чайка башыңны!
Бел, өстеңдә комсомолецЕгет утыра,Ялтыраган мылтыгынаПатрон тутыра.
Дзин… дзин… – шпор,Алда көрәш зур,Син атла, атла ашыгып,Их, атым, чайка башыңны!
Чакыру булса, без, чабышып,Хәзер китәрбез.Ак күбекләр акса агар,Барып җитәрбез.
Дзин… дзин… – шпор,Алда көрәш зур,Син атла, атла ашыгып,Их, атым, чайка башыңны!
Яшен кебек уйнатырбызКулда кылычны,Кызганмабыз каныбызныТуган ил өчен.
Дзин… дзин… – шпор,Алда көрәш зур,Син атла, атла ашыгып,Их, атым, чайка башыңны!
1932
Мишень булмас
Төзәгәндә, күзеңүзе пуля була,Төзәп аткан мишень сызыгы«Барып тигән» дисәмасаясың,Бу – атуның көткән кызыгы.
Канлы сугыш булыр, тауның итәгендәКадап куйган мишень күренмәс,Аткан пуляңкайда кадалганынБелми торып, йөрәк сүрелмәс.
«МылтыкМинем бөек сыйныфымныЯклау өчен!»диеп уйла син,Якын күр син аны,ул кулыңдаЯшен кебек җиңел уйнасын.