Туры төзәү өчен,мылтыгыңныКулбашыңа китереп терәдең,Мишенеңнемишень түгел,Фашист генералы —Аның медаль таккан күкрәге!Итеп күр син,ачуың ташысын,Кар эресен карда ятканда,Ачуың чәчрәп,пуля белән барсын,Дошманыңа төзәп атканда.
Ишетегез:мылтыгыңныТутыктырып тотып йөрүең —Дөнья Октябреясау көченәТутыгырга ирек бирүең.
Син мылтыкныңһәр кисәгенИсәбеңнән, аңлап үзләштер,Идеяң беләнату техникасынЗатвор частьларыдай берләштер.
Мылтык…Мин, мылтыккакулым сузган чакта,Тирән бер хис белән үреләм.Мылтык безгәилне саклау өченСыйныф исеме белән бирелә.Канлы сугыш булыр,тауның итәгендәМишень булмас —дошман күзәтер,Төз атуныдошман чигенеп,Җиңелеп качкан эзләр күрсәтер.
1932
Башланды
1
Тигез ялан,Карыйм —Моннан күренә Идел буйлары.Әнә Казан,Мин җыр итеп аңа язамКүргәнемнеҺәм дә уйларны.
Бу яланда яшел җәй иде,Кырын ятып яшел үләнгә,ПечәнчеләрСыкрау тавышы белән сөйләнә:
– Совет әле ярлы.– Ярлы, малай,Иң кирәге аның юк бездә,Машина юк,Бөтен машина битАмерикадан килә илебезгә…
Күпме генә карама син,Төсең калмый ябышып көзгегә;Бу да шулай,Тик хатирә —Кичәгедән калган сүз генә.
Еллар түгел,Әле бер атнаБу киң ялантигез,тын иде,
Тынлыгы да,моңсу карашы даАның бүген менә…Юк инде.
Бу яландаСыйныфташы үлгәнКешеләр бүгенсагынып килсеннәр,Туфракларын канга буяп,Җиңеп алу даны исеменә —Алар мондаСагыну белән искә алына, —МондаҺәйкәл итеп гигант салына.
Карны ерып, кара җирнеңКатлауларын бүген тентиләр,Атка авыр икән,җырлап тартышалар —Ак карларга сибелеп, ком килә.
2
Татарстан!Синең кырларың«Моңсу» күренешләрен югалтып,Күтәрерлек булдыҮзенең җилкәсендәМашиналар ясау гигантын.
Кичә Америка әкият булыпСөйләнә иде безнең бу җирдә,Иртәгесен алар үзләреГаҗәпләнеп килер бирегә.
Монда иркен,Монда җиңү йөри,Монда кешенең яңа сагышыТирән сулыш белән,Күтәренке итепАйкап чыгара үзенең тавышын.
1932
Беренче бала
Ак төргәген кочып,Иркәм ачтыбольница ишеген,Мин беренче кабатҮз канымныңтавышын ишеттем.
– Бир миңа, – дип,Кулым суздым,ә ул бирмәде.– Абау, кулыңБоз кебек, – дип,мине тиргәде.
Башым иепКарыйм күзләренә,миңа карамый,Әнкәсе дәКүкрәгенә яшерә:– Кит, – ди, – ярамый.
КөнләшүемЙөрәкне әрнетә,Нигә анада,Ана булган саен,Җылы сөйкемлелекҮсә яңадан?!
Тавышы… тавышы ла,Нинди матур, елый,яшь баскан күзен,Зинһар, бирче,Мин күтәрим!– Юк… үзем!
Без өчәүләпКайтып киләбез,урам тар безгә,Исем эзлим,Ул бит йөгереп йөреркиләсе көзгә.
– Исеме үзе кебекЯңа булсын,ә син ни дисең«Марсель» дисәк?..– Миңа ошый,матур бу исем!
Өйгә кайттык,Безне котлапкерде күршеләр.Саклап кынаКүрсәтәбезяңа кешене.
Комсомолка,Комсомолныңуртак баласынКызганмыйбыз,Әйдә, аларкызыгып карасын.
Башта булганӘрнү, көнләшүнеинде оныттым,Йөрәгемә терәп,Кулларымныудым, җылыттым.
Күпереп торганАк мендәрдәнбәгърем баламныӘнкәсеннәнОста итепкулыма аламын.
Ул ялтырапМиңа карый,күзе йолдыздай,Яңа кеше,Бер көрәшче үсәрбезнең улыбыздан.
1932
Телефон
Төн. Урман,
шаулый яфраклар,
Без үтәбез калын урманны,
Газет хәбәрчесе булуымны
Юлаучы әле
белми торгандыр,—
Сөйләшмибез,
ат белән дә
Сөйләшүче бары – дилбегә,
Йокы килгән иде,
кире китте,
Очып китте төнге җил белән.
* * *
Урман калды.Таң беленә —Офык буена якты сузылган.Авызлыклы атныикәү тыеп,Тау битеннән төштек болынга.
Юл буендаяңа баганалар,Алга йөгерә телефон чыбыгы.Ашыгыч сүзләр,ерак колхозларгаЯшеннәрдән кызу очыгыз!Һәр баганадәшеп кала:
– Җилле яңгыр,төнге давылдаИке сүзлек хәбәр өченПар ат җигеп чапмый авыллар.Бу – культура,Бу – эш темпы,Бу – колхозның яңа җиңүе,Юлга басканкара искелекнеңҖимерелеп читкә чигүе.