Выбрать главу
Менә колхоз,килеп җиттек,Мин шатлыктан алга үрелдем.Ашлык сараеныңишеге төбендәМылтык тоткан сакчы күренде.
Ат туктады.Колхоз идарәсе,Ачып кына кердем ишекне:– Тыңлыйсызмы,бирегез обкомолны,Казан! – дигәнтавыш ишеттем.
Хисапчы кыз —уяу комсомолка —Ячейканың җиңүен өләшә,«Шаумян» нан,биленә таянып,Ерак Казан белән сөйләшә…
Юл буендаяңа баганалар,Алга йөгерә телефон чыбыгы,Ашлык турындагыашыгыч сүзләр,Яшеннәрдән кызу очыгыз!

1933

Пулемётчы

1
Тау итәге.Авыл.Авылны кар күмгән,Бөтерелеп чыга төтеннәр;Тупка эләккән мәчет манарасы,Актарылып төшкән бөтенләй.
Җил сызгыра.Басу капкасында,Җиң эченә тыгып кул очын,Әче җилгә каршы күз уйнатып,Каравылда тора сугышчы.
Тәүлек буе куроктан кул алмый,Чокырлардан шуышып килгәнгә —Йончытылган, шинельләр – су,Каеш эзе баткан билләргә.
Мылтыкларның иңнән төшкәненәЯрты гына сәгать узгандыр:– Юл – Уфага,Уфа – безнеке! – дип,Полк тагын алга кузгалды.
Полк китте.Риза пулемётынТөзәтеп өлгермәде китүгә.Төзәтсенме? Ышанамы улИптәшләрен куып җитүгә?
Төзек корал белән поход чыгуАшкындырды бу яшь батырны,Түзде Риза,Йөрәгеннән гүя үткәрде улЛенталарга тезгән патронны.
2
Риза чыкты, соңгы бавынУрап тотты кулына… тиз генә…«Кызу йөгер, егет, кызу» дигән сыман,Кар шыгырдап барды эзеннән.
Тау үренә ашыгып менгән чакны,Абынып егылгандай туктады,Үзе дә ул сизми калды бугайПулемётка лента тыкканын.
Тау битләрен каплап дулкынланаСоры шинель төсле әремнәр,Әремнәргә төренеп, аклар килә,Ашыгалар билдән бәрергә.
«Безгә табан үрмәләгән акларКүрмәгәннәр икән – күрсеннәр,Пулемётым, әйдә,Безнең пуляларЙөрәкләрен айкап үтсеннәр!..»
Кичке тынлык баскан тау битләренСискәндерде пулемёт тавышы,Һәм бу тавыш тау сыртлары ашаУрманнарга табан авышты.
Пулемёт тынды. Ленталар буш.Тик йөрәкнең ярсып тибүеСорый әле соңгы көче беләнТагын бер кат аның җиңүен.
Качарга дип аяк атласа да,Кире борылып килде ул тагын,Итегенең дагалары беләнТаптаганда пулемёт йозагын,
Уйлады ул сөйгән полыгыныңБу дошманга каршы киләсен,Тик уйларын бүлде офицерныңАңа төзәп аткан пулясы.
Ауды җиргә пулемётчы Риза,Күксел төтен кунды төсенә,Кызыл байрак булып кан җәелдеУл егылган ак кар өстенә.

1933

Яз җитә

(Кечкенәләр җыры)

Кояш көлеп карый безгә,Күзләр чагыла,Елгалардан бозлар агаДиңгез ягына.
Яз, яз, яз җитә,Тәрәзәне ачтылар,Тып-тып-тып итәЭре-эре тамчылар.
Агачка кунып, чыпчыкларЧыелдашалар,Яшькелт-кара сыерчыкларӘй җырлашалар.
Яз, яз, яз җитә,Тәрәзәне ачтылар,Тып-тып-тып итәЭре-эре тамчылар.
Тиздән шаулап яфрак ярырОзын ак каен,Ал чәчәкләр алып килерБезгә май ае.
Яз, яз, яз җитә,Тәрәзәне ачтылар,Тып-тып-тып итәЭре-эре тамчылар.

1935

Дулкынланып китте ак болыт

1
Коңгырт күзләреңне кыса төшеп,Югарыга табан карадың,Күзәттең син йөзгән болыт беләнҖиргә чаклы булган араны.
Җылы көлү белән каршыландыКүксел комбинезонны киюең…Елмайсаң да калтыратты никтер:– Сау булыгыз, киттем! – диюең.
Үзең сизми кыстың тешләреңне,Самолётка менгән чагыңда,Пропеллерның ярсып көч алуыБер кискенлек бирде тагын да.
Һәм самолёт, канатларын җәеп,Аккош сыман башта йөгерде,Гадәтенчә, безнең баш очындаТүгәрәкләр ясап йөреде.
Болытларга таба омтылдың син,Ак яулыклар болгап күрештек.Ерагайды ара,Соң әллә безҖиргә утырып түбән төштекме?
Ерак киттең,Тик күңелдә калды:– Сау булыгыз! – диеп дәшүең.Иң тәкәббер болытларга чаклыКүтәрелде синең яшьлегең.Мамыкланып торган кар тавыдай,Күктәге бер болыт астындаЙомшак саклык беләнсамолётныңКанатына чыгып бастың да
Сикердең син киң бушлыкка,Дулкынланып китте ак болыт,Ниндидер көч һәммәбезнеңЙөрәкләрен кысты шулвакыт.