Йолдыз булып түбән атылганда,Яулыгыңны әллә җил алды…Менә,Зонтик чаклы ап-ак чәчәк тотып,Син һавада кинәт тукталдың.
Ә самолёт йөри әйләнәңдә,Ул кыйгачлап китә тын гына,Сөйгән балаларын очырыргаӨйрәтүче ана кош сыман.
Күктән сикереп төшкән җир кызын безКаршыларга куллар сузсак та,Җил бирмәде, һаман тирбәлдерепАлып китте сине еракка.
Башың кырын салып тирбәләсеңҺәм болгыйсың безгә кулыңны,Шатлан, әйдә, авыр көрәшләрдәСине саклый торган юлың бу.
2
Самолётлар белән бизәлгән күк,Яңгырый күктә яшьләр җавабы:– Җиңү көрәшендә юл итәбезАк болытлар йөзгән һаваны.
1935
Көтәм сине
1
Яшь наратка сөялеп көтәм сине,Үләннәрне сыйпап, җил исә…Дулкынланып китәр чәчкә исе,Яулыгыңны болгап син килсәң.
Юлларыңа йомшак нурын сибеп,Йолдыз диңгезендә ай йөри;Бәлки, соңгы кабат очрашудыр,Көтәм сине, син кил, кил бире.
Күзләремә никтер очрамыйсың,Алар сине эзләп йөрсә дә…Мин сөялгән нарат әйтмәс инде,Килүеңне алдан күрсә дә.
Тик бер тургай мине аңлый бугай,Кушып җырлый синең исемне;Тургай кебек кечкенә кош булсаң,Алып китәр идем мин сине.
Соңгы кич бу,Менә таң беленер,Таң беленгән якка юл тотам,Мин барасы җирдә карлы тауларБиек икән йөзгән болыттан.
Болытларны үтеп, ул тауларгаМенгән чакта, бергә булырбыз, —Минем йөрәгемдә булырсың син,Без ул сакта икәү торырбыз.
2
Ни дисәм дә, бүген аерылабыз,Син каласың, ә мин? —мин китәм,Анда мине илнең тынычлыгынСаклау өчен куйган пост көтә.
Ни дим сиңа?Дулкын көчле булса,Ерак ярга җитеп кагылыр, —Ил чигендә сакта торучыныЙөрәкле кыз түзмәс, сагыныр.
3
Яшь наратка сөялеп көтәм сине,Үләннәрне сыйпап, җил исә…Дулкынланып китәр чәчкә исе,Яулыгыңны болгап син килсәң.
Мин сөялгән нарат күрде, ахры,Килә дигән сыман тирбәлә.Бәлки, соңгы кабат очрашудыр,Көтәм сине, син кил, кил бире.
Син кил,Күкрәгемә башыңны сал.Бер җыр җырла, шундый җыр булсын —Ул җыр мине җиңү кырларынаАлып бара торган юл булсын.
1935
Без – җир балалары
Түшендәге чәчәк кебек итепСыендырса мине үзенә,Сабыйларча йомшак, саф карашлы,Хыял күле булган күзеннәнБөркелгән нур әгәр миңа төшсә,Беләсезме, дуслар, иң баштаМин тезләнеп җирне үбәр идем,Аннан карар идем кояшка.
1935
Ике дус
(Җыр)
Айлы кичтә күлгә төштек,Көймәдә йөрер өчен,Айлы кич – йөрәк ачкычы,Серләрне белер өчен.
Бар икән аның сөйгәне,Минем дә бар сөйгәнем.Сер итеп әйтте сөйгәнен,Мин дә аңа сөйләдем.
Сөйгәнем, таң чәчәгем, ди,Шулай ук матур микән,Минем сөйгәнемнән аныңКай җире артык икән?
Тиңләр чәчәк тапмас иде,Минекен күргән булса,Төннәрен йокламас иде,Минекен сөйгән булса.
Айга карап әйтә куйдыСөйгәненең исемен,Тәннәремнән тирләр чыкты,Сөйләр сүзем киселде.
Ике дус гашыйк булганбызИкебез дә бер кызга,Иң мактаулы бакчачыга,Колхоздагы йолдызга.
Беребезгә күз төшерсә,Ут яна икенчебез.Кайсыбызны сайлар үзе,Түзми көтеп йөрибез.
1935
Зәңгәр йолдыз
Йокысыз үтә озын төн,Кышкы төн озын;Шатланып көтә бу төндәАна үз кызын.
Киенеп чыга урамга,Күз сала ана;Еракта, офык буенда,Бер йолдыз яна.
Күктәгедәй гади түгел,Зәңгәр йолдыз ул;Сокланып елмая ана:– Кызым бу! – ди ул.
Очып йөри зәңгәр йолдызТөнге тынлыкта;Йолдыз түгел – кызы очаЗур самолётта.
Аның канаты астында —Мактаулы иле;Пропеллер, күкне яңгыратып,Ил көчен сөйли.
Бу ил аны дәртләндерепКүккә мендерде.Төннәрен күктә очарлыкКанатлар бирде.
Әйләнә офык буйларынБу зәңгәр йолдыз.Һәм югары күтәреләЙолдыз кебек кыз.
1935
Күбәләк
Адага
Кызым, синең эшең бик күп:Бакчага барасың даКүбәләк куып йөрисеңЧәчәкләр арасында.
Чәчәккә кунган күбәләкКүзен йомып утырмый,Канат җәеп оча китә,Еласаң да тоттырмый.
Кума, кызым, күбәләкне,Бакчабызда йөрсен ул,Кунсын йомшак чәчләреңә,Бантик булып торсын ул.