Выбрать главу

Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2

Сайланма әсәрләр

Алты томда

2 том

Романнар

© Татарстан китап нәшрияты, 2012

© Хәбибуллин М. М., 2012

Кубрат хан

Тарихи роман

1

Олыгая башлагач, греклардан күреп, Кубрат хан утрак тормышка күчмәкче итте. Кайчандыр греклардан калган Фанәгүрне башкаласы итеп сайласа да, җәй килүгә, илханнарын ырулары белән җәйләүләргә куды, ә үзе Фанәгүрдә калды, кала төзетте. Византия осталары, базилевсныкына охшатып, ханга сарай салып бирделәр. Шул ук вакытта чиркәүгә нигез дә казый башладылар. Бу эшне башта Кубрат хан күрмәмешкә салышты, әмма төптәңре һәм аның тарафдарлары бик зарлана башлагач, нигезе салына башлаган чиркәү төзүне туктатырга боерды. Шул хәбәрне ишетүгә, Византия императоры Ираклий тиз арада Фанәгүргә бик күп бүләкләр белән илчеләр җибәрде. Болай да империя биләмәсенә әверелә башлаган Фанәгүргә көннәрдән бер көнне йөзләрчә коллар белән кораб-кораб бүләкләр төягән грек илчеләре килеп төште. Моның үзенә күрә сәбәбе дә бар иде. Заманында Кубрат хан берничә ел Патшакалада тәрбия алган иде. Менә шул кеше, Фанәгүрдә чиркәү салуны туктатып, мәҗүси дингә табынуын дәвам итә. Базилевсның максаты изге иде: ханны тиз арада христиан диненә инандыру. Базилевс башта бу мәсьәлә турында архиепискобы һәм логофеты белән киңәште, алар да аның бу ниятен хуплагач, бу изге бурычны соңгы вакытта үзсүзләнеп киткән философ Иоанн Фасианга һәм дин кагыйдәләрен үзенчә аңлатуда гаепләнгән патрикий Симеонга йөкләргә булды. Базилевс аларны болай да илдән сөрергә җыенып йөри иде, җае чыкты. Моның өстенә базилевсның да алар алдында йөзе ак булачак. Ләкин философ моны илдән куу дип уйламасын иде, акыллы кешеләр Византиягә дә кирәк. Шул сәбәпле базилевс философ Иоанн Фасианны дәшеп алырга һәм сөйләшергә булды. Әйе, ул аны илдән сөрми, ә варварлар иленә олы миссия белән җибәрә: ничек кенә булмасын, философ Кубрат ханны христиан диненә аударсын.

Мәгәр философ, килеп кергәч тә, императорны гаҗәпләндереп, Болгарга үзе теләп китүен әйтте. Ул гынамы?! «Галиҗәнаплары бөек императорыбыз, мин, христиан буларак, Болгар ханы Кубратны изге динебезгә күчерүгә бөтен сәләтемне җигәрмен», – диде. Шул сүзләре белән Ираклийның тәмам зиһенен чуалтты. Ә бит императорга бу кеше турында ниләр генә җиткермәделәр: еретик, диннән ваз кичә, кануннарны боза.

Философ сүзләренә ышанып ук җитмәсә дә, базилевс тәхетеннән үк торды, килеп, аны кочаклап алды, ярату билгесе итеп муеныннан алтын тәресен салып бирде.

Кайчандыр готларны чукындырып, базилевс тарафыннан патрикий титулы алган, әмма соңгы елларда сурәткә табынуда гаепләнгән дин әһеле Симеонны базилевс кабул итмәде. Яратып бетерми иде император Ираклий төче телле дин әһелләрен.

Сөрелүчеләрне илтү эшен базилевс илче Феофанга йөкләде һәм аңа үзе белән улы Константинны да алырга боерды. Кубрат ханга патрикий титулы бирелүе турындагы шатлыклы хәбәрне җиткерергә һәм кызы Чәчкәне улы Юстинианга ярәшеп кайтырга кушты. Бу чара, базилевс уенча, Кубрат ханның христиан динен кабул итүен һичшиксез тизләтәчәк иде.

Әнә нинди шатлыклы хәбәр алып килгәннәр иде греклар Болгарга. Шуңа күрә илчеләрнең корабларын каршыларга диңгез буена хан үзе төште. Ярга кадәр келәм җәелде, басмалар куелды.

Менә кораблар берсе артыннан берсе яр буена ягирләрен ташладылар, күперчекләр сузылды.

Иң алдан, алтын белән язылган калын китап тотып, озын кара чикмән кигән дин әһеле патрикий Симеон төште, аңа ияреп, башына очлаеп килгән башлык кигән философ Иоанн Фасиан, илче Феофан, аның улы Константин, алар артыннан күпсанлы хезмәтчеләр, бүләкләр күтәргән коллар чыктылар. Корабтагы сөрән салучы баскычка баскан һәр кешенең исемен, титулын кычкырып торды. Алдан атлаган патрикий Симеон иң әүвәл Кубрат хан каршына килеп баш орды, аның артыннан барчасы да шул ук хәрәкәтләрне кабатладылар.

Шуннан соң гына айбалта тоткан алыплар уртасында сарайга таба кузгалдылар.

Илчеләрне Кубрат хан, базилевс кебек үк, тәхетенә утырып кабул итте. Барчасы да үз дәрәҗәләрен белеп утырышкач, илче Феофан Кубрат ханга базилевсның сәламен юллады, аннары Бөек Болгарның олуг ханы Кубратка империянең патрикий титулы бирелүе турындагы хәбәрне җиткерде. Тантаналы сүзләр әйтелгәч, хан алдына күпсанлы бүләкләр китерелде. Гаҗәбе шул иде: илче император сүзләрен төрки телдә җиткерде, шуның белән сарай әһелләрен бераз аптырашта калдырды. Илче Феофан һәр сүзен чатнатып әйтә, ә күпсанлы хезмәтчеләр аның әйткән бер сүзен үтәп торалар. Ахырда илче тавышын баса төште һәм Кубрат хан белән ханша алдына килеп янә баш орды, хөрмәтләп каршы алуларына рәхмәтен белдерде.