Күрә бит, белә бит Илбарыс баһадир, Чәчкә үзе дә Патшакалага китәргә теләми. Әмма аны барыбер Патшакалага алып китәрләр. Бүген түгел икән – иртәгә, иртәгә түгел икән… Заманында Тугры хан кызы Аппак та үз җәйләвендәге бер баһадирны яраткан булган, әмма Тугры хан кызының теләге белән исәпләшеп тормаган, тоткан да Аппакны Кубрат ханга биреп җибәргән. Горур һәм тәкәббер көтригур кызы да атасы әмеренә буйсынгач, йомшак табигатьле, ата-ана сүзеннән беркайчан да чыкмаган Чәчкәгәме каршы тору?! Бәлкем, Чәчкә дә тора-бара анасына охшар. Кирәк чакта, Аппак Кубрат хан белән орышларга да чыккан, диләр. Хәзер дә Кубрат хан ханша белән киңәшмичә бер эш тә кылмый. Башта киңәшә, соңыннан үзенчә кылса да киңәшә…
Иң әүвәл көмеш табакларда ризык-нигъмәтләр килде, аннары Алан иленнән китерелгән озын муенлы җиз амфоралар белән грек эчемлеге куйдылар. Кайсын мөгезгә, кайсын җамаякка салып, кем ни тели, шуны койдылар.
– Кунаклар, кардәшләр, аксакаллар, кавханнарым, тарханнарым, – дип сузыбрак башлады Кубрат хан, аннары истәлекчегә күз төшереп алды. – Истәлекче, яз. Эт елында мин, Бөек Болгар ханы Кубрат, үземнең җәйләүләремне илханнарга бүлеп бирергә булдым. Мин картайдым, эт картайса, ятып өрер, дигән Атилла бабабыз. Менә шушы мәҗлестә кунакларым алдында мин…
Табын өстендә «аһ» дигән аваз эленеп калды. Кемдер елап җибәрде, кайберәүләрнең күзләре дымланды, бары тик төптәңре генә, дөрес ишетәме колагым дип, тын алырга куркып утырды. Төптәңренең йөзендә куаныч чалымнары күреп, Кубрат хан күзен-кашын җимерде. Юкка куанасың, мин беркая да – җир астына да, Тәңре янына күккә ашарга да җыенмыйм, бары тик җәйләүләремне генә илханнарга бүлеп бирәм дигәндәй, кырыс кына карап алды. Хан торып басуга, табын тып-тын булды.
– Аксакаллар, кавханнар, минем биш угланым, кызым Чәчкә бар. Чәчкә кызымның Тәңре теләге белән язмышы хәл ителде. Инде хәзер мин җәйләүләремне угланнарыма бүлеп бирергә булдым. Истәлекче, бу юлларны алтын белән яз: өлкән угланым Батбайга аланнар иле, миңа буйсынган тау ягы халыклары булыр; Кодрак илханга – Өске Кирмән, Төн илләре җәйләүләрем; Аспарух илханга – Урта Итил, Тын елга җәйләүләрем; Балкыр илханга Түбән Итил буе көтүлекләрем, миңа буйсынган Даду даласында яшәүче халыклар булыр. Аслан төпчегем бире кайтыр. Мин әйттем, аксакаллар.
– Тәңрем, Тәңрем, Тәңрем… – дип кабатлап торучылар булды.
– Кызым Чәчкә, кил әле бире. Сез дә, илханнар, яныма килегез. Чәчкә кызым, бир Батбай абаңа менә бу бер учма укны. – Хан кызына бер учма ук бәйләме бирде. – Бир, кызым, Батбай абаңа учманы.
Батбай илхан горур төстә түргә узды, сеңлесе кулыннан бер учма укны алды.
– Инде сындыр, Батбай илхан, шул учма укны, – диде Кубрат хан.
Батбай учма укны тезенә салды, сындырырга маташты. Учма ук сыгылып килде, илханның муен тамырлары бүртенде, битенә кан сауды, маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты, әмма учма укны сындыра алмады.
– Булмый, атам, – диде Батбай һәм, маңгаендагы тирне җиңе белән сөртеп, учманы кире Чәчкәгә бирде.
– Хәзер син ал, Кодрак илхан, – диде хан.
Киңчә җилкәле, калкандай күкрәкле, атасыдай төптән юан чыккан гәүдәле Кодрак илхан зур-зур атлап килде дә сеңлесе кулыннан учманы алды. Учманы тезенә куйды. Илханның муен тамырлары чыбыркы сабыдай бүртеп чыкты, учма ук җәя булып бөгелде, әмма сынмады. Чират Аспарухка җитте. Аспарух илханның беләк сеңерләре чытырдады, йөзенә гүя ут капты, буйтур бу тамаша көч салуга, учма менә-менә сынар кебек тоелды. Мәгәр илхан юкка көчәнде, юкка тырышты – учма сынмады. Балкыр илхан да учманы сындыра алмады. Төпчеге Аслан Патшакалада иде. Ахырдан хан кызы Чәчкә учмадан укларны берәм-берәм суырып чыгара һәм сындырып ташлый торды. Табын гөр килде. Уклар сындырылып беткәч, олуг хан кулын күтәрде, мәҗлескә тынычланырга кушты.