Кубрат хан үзе дә аңламаган бер теләк белән сарайга ашыкты, тәхетенә утырды, әйтерсең аның тәхетенә кем дә булса утырыр кебек иде. Тәхеткә утыруга, хан кычкырып җибәрде:
– Ханшаны дәшегез!
Олуг ханның бу тавышына гадәтләнмәгән җансакчылары ни кылырга белми каушап калдылар. Моны күреп, Кубрат хан тынычлана төште. Әмма үз-үзен тынычландырырга теләве аның тышкы күренеше генә иде, күңелен һаман Савир кавханга әйткән сүзләрдән үкенү тойгысы көйдерә.
– Ханша кайда? – дип кабатлады ул, тавышын тыя төшеп.
Ул арада ханшаны китереп тә җиткерделәр. Ханның кыланышын ханшага җиткергәннәр, күрәсең, ул да бераз аптырый калган иде:
– Ни булды, ханым?
– Берни дә булмады. Әйдә, утыр, хәбәрем бар. Менә шул, – диде Кубрат хан, фикерен тупларга тырышып. – Чәчкәне Йулыш каган сорый, яучылар җибәргән.
– Каган?! – диде ханша, гаҗәпләнүен яшермичә. – Йулыш каган яучылар җибәргән?!
– Әйе, ханша. Безнең кызыбызны сорап, Йулыш каган Фанәгүргә яучылар җибәргән, тегеләр тау-тау бүләкләр китергәннәр, дала капкасы ягыннан кереп яталар.
– Керсеннәр, кабул ит, яучы ил алырга килми, кыз сорарга килә, хан.
– Ашина ыруына кызым биреп, каган белән кардәшләшергә теләмим, ханша! – Кубрат хан тәхет терәгенәябышты, бармаклары агарынып китте. – Ишетәсеңме, ханша, теләмим!
– Ачуыңны эчеңә җый, хан. Олуг кавхан хаклы, каган белән без кардәшләрбез.
– Кыз – ярәшкән!
– Ярәшкән, ярәшми ни! – диде кинаяләп ханша.
Олуг хан урыныннан купты, җилләнеп йөренеп килде.
– Кыз күптән ярәшкән, ханша!
– Хан, яучыларың кабул ит!
Кубрат хан тәхетенә барып утырды.
– Киңәшең шулмы, ханша?
– Киңәшем шул, хан. Кавханнарың ни уйлар, аксакалларың? Ялгыш яткан, ялгыш уяныр да, яучыларга әйтер сүзең әйт.
– Кече кавханны дәшегез! – дип боерды Кубрат хан җансакчыларына.
Кече кавхан килеп җитте, баш иде.
– Кече кавхан Актай, киңәшең әйт. Йулыш каган, кызым Чәчкәне сорап, яучылар җибәргән, кабул итимме, юкмы?
– Олуг хан, каган төрки нәселеннән, аның белән кушылу Болгарны тагын да көчәйтә төшәр иде. Мәгәр бала минеке түгел, бала синеке, олуг хан, ничек кылсаң, шулай булыр.
Кубрат хан урыныннан купты, кече кавхан янына килде, текәлеп, күзләренә карады. Кече кавхан күзләрен читкә алмады, киресенчә, үзе сорау бирде:
– Олуг хан, әдәп йөзеннән булса да каган яучыларын кабул итәрсең. Бабаларыбыз әйткән: «Әгәр дә хан үзе кылса яманлык, кайчан булмак халаекта аманлык».
– Кыюсың, Актай кавхан, ай-һай, кыюсың. Дәш илханнарны, дәш кавханнарны, дәш тарханнарны! Яучыларга әйт: мәҗлес җыелгач, сезне Кубрат хан кабул итәр, диген. Мин әйттем!
Олы мәҗлескә барлык илханнар, тарханнар, кавханнар җыелды. Җәйләүләрен ташлап килгән илханнар йөзендәканәгатьсезлек билгесе күреп, Кубрат хан янәшәсендәутыручы төптәңре Ирсанга карап алды. Төптәңре, бик тырышып, укытучы Константинның императрица Мартинага язган хатын укый иде. Кубрат хан моңа кадәр укытучының хатларын үзе генә укый торган иде, бу хатны төптәңрегә укытырга булды. Чөнки сарай балаларын укытучы грек Константин императрица Мартинага язган хатларында Тәңре йоласы турында кызык кына фикерләр әйткән иде. «Әйдә, Тәңре йоласындагы кимчелекләрне төптәңре Ирсан да белсен», – дип уйлавы иде Кубрат ханның. Укытучы Константин, Тәңре йоласының кулай якларын күрсәтү белән бергә, андагы күп кенә кыргыйлыкларны да ачкан иде. Төрки баба заманнарыннан килгән йоланың камилләшкән чаклары бар – Кубрат хан аны яхшы белә, әмма йолада чынлап та кыргый гадәтләр бар икән әле. Әйтик, борын-борын заманда төркиләр, андый-мондый афәт тоташтан килә башласа, Илтабарлар гаиләсендәге иң таза, иң чибәр ир баланы Тәңрегә корбан итә торган булганнар. Күп еллар буена килгән бу кыргыйлыкны Атилла баба туктата. Ул аны бик гади хәл итә: атка күчерә, кайбер ырулар эт корбан итәләр, болгарлар әнә малга, балыкка күчтеләр. Моның өчен алар ап-ак җәйпәк балыкны алалар, канын чыгарып, үз каннары белән кушалар…
Соңгысы Кубрат ханга ошый. Әмма тугрылыкны бер балык белән Тәңрегә корбан биреп кенә яулап буламы?.. Укытучы Константин сөйгәне Мартинага бу турыда гаҗәпләнеп яза. Укытучы хатларындагы йола мәсьәләләренә игътибар итте дә, итмәде дә Кубрат хан, аның белән әнә төптәңре шөгыльләнсен, ул өлкәне хан аңа тапшырды. Ханның үзен укытучы Константин хатларындагы дәүләткә караган хәлләр, әйтелгән фикерләр кызыксындыра иде.
Элек әнә ул хатларны укуын олуг кавхан Савир гына белә иде, бүген әнә төптәңре Ирсан да белде. «Белсен, хаклыкны белеп яшәсен», – дип уйлады Кубрат хан, тәфсилләп хат укыган төптәңре Ирсан ягына күз төшереп.