Выбрать главу

Илханнар тирәсендә һәрчак кемнәр урала?

Кавханнар.

Батбай илхан тирәсендә кем урала?

Төптәңре.

Кодрак илхан тирәсендә кем бутала?

Дәмәшкътан килгән сәүдәгәрләр.

Аспарух илхан тирәсендә кем йөри?

Греклар.

Балкар илхан тирәсендә кемнәр чуала?

Кубрат хан ягына күчкән хазарлар.

Кубрат хан янында кемнәр йөри?

Кемнәр булсын, философ, хәзер әнә Йулыш каган яучылары.

Кодрак илхан Дәмәшкъ сәүдәгәрләре белән шулхәтле тыгыз элемтәдә иде ки, тегеләр моңа затлы тиреләр бәрабәренә капчык-капчык көмеш ташыйлар. Шуңа күрәбулса кирәк, Кодрак илханны «Көмеш илхан» дип йөртәбашладылар. Җир-җәйләүләренең кадерен белеп торса, Кодрак илхан чынлап та Көмеш илханга әверелер. Дәмәшкъ сәүдәгәрләре тире, бал яраталар, ә ул тауар Кодрак илхан кулында. Ярый, игелеге белән мал-көмеш җыйсын. Тимер тапкан – тилмермәс, көмеш тапкан— баш бирмәс. Болгарлар Төн илләре белән бик әйбәт арадашлык итә, кыскасы, олуг хан икенче угланы илхан Кодрактан канәгать иде. Ә менә Батбай углан…

Кавханнар, илханнар, тарханнар – барысы да җыелдылар.

Кубрат хан аларга күз йөртеп чыкты. Илханнарның кәефләре юграк кебек иде. Хәер, аларның хәлләренә керергә була: атнадан артык аттан төшмичә, башкалага килделәр, атларын куярга өлгермәделәр, олуг хан җыеп алды. Ике көн элек кенә Тимер Капка кирмәненнән тархан килеп җитте. Ул, түкми-чәчми, зур яуга җыенган каган турында сөйләп китте. Каганның йырмак төмәне Тимер Капка кирмәне янына килеп, әйләнеп киткән икән. Каганның уң кулы Җаек бәк Итил буйлап күтәрелгән, шул тирәләрдә җәйләп йөри икән. Кәефсезләнеп утырмагыз, илханнар, тиздән каган белән чәкәшергә туры килмәгәе. Ике арадагы мөнәсәбәтләр кискенләшә бара. «Кайбер кавханнар каган ягына күчә башлаганнар» дигән хәбәрләр дә җитеште. Ул аларга бүген үк, шушы мәҗлестә үк хөкем чыгарыр: андый кавханнарны, бәкләрне ат койрыгына тагарга! Кубрат хан, куе кашларын җыерып, илханнарга, кавханнарга, тарханнарга янә бер күз йөртеп чыкты. Кичә кереп әйттеләр аңа: Йулыш каган Кубрат ханга, бүләк итеп, егерме дөя, йөз баш ат, ханның аяк астына юлбарыс тиресе, унлап төргәк табгач ефәге, капчык-капчык кипкән йөзем, хөрмә җибәргән. Шулар янына Йулыш каган Дәмәшкъ осталары ясаган күз явын алырлык көмеш табак, алтын кувшин һәм алтын чокыр кушкан иде. Болар өстенә каган Кубрат ханга озын итеп битек язган. Битекне төрки-сарманча, таныш руни белән язган иде. Кубрат хан ата-баба тамгалары белән язылган битекне рәхәтләнеп укыды. Янә бер яңалык бар битектә: ул табгач кәгазенә язылган иде. Битектә каган Йулышның Кубрат хан белән кардәшләшергә теләве турында көйләп-такмаклап әйтелгән. Йулыш каган хан кызы Чәчкәне төшләрендә күрә икән. Кыскасы, Йулыш каган кардәшләшеп алуның киләчәген җәннәт итеп сурәтләгән иде. Берләшкән дәүләт чикләре Румда гына туктап калмас, франкларга җитәр дип ышандырган.

Илханнар үзара шыпырт кына сөйләшеп утырган арада, Кубрат хан Йулыш каган язган бу битекнең эчтәлеген янә бер хәтеренә төшереп алды. Табгач императорынайөз тоткан көнчыгыш Ашина ыруы төркиләре аларны «кара халык», «кара сарык» дип кимсеттеләр дә, кол итеп тә сатып җибәрделәр. Инде менә Дулу ыруы, янә үзенә мөстәкыйльлек яулап, үзе ничек тели, шулай яши башлагач, янә муенга каган йөгәнен кияргәме?! Юк, тагын бер тапкыр юк! Кубрат яңадан каган кул астына керергә теләми. Яу белән килә икән Йулыш каган аның җәйләү-биләмәләренә, бөтен Болгарын күтәрер, әмма яңадан каган канаты астына кермәс.

Мәҗлестә философ, гомумән, чит ил кешеләре юк иде, чакыртмады аларны Кубрат хан. Болгарның эчке эшләрен болгарлар гына хәл итәргә тиеш.

– Илханнар, кавханнар, тарханнарым, мин әйтәм, тыңлагыз! – Мәҗлес шым булды, барысы да ханның авызына карадылар. – Явызлык Болгарга һәрчак явызлык китерде. Изгелек изгелек китерерме?.. Яңа хәбәр сезгә: кызым Чәчкәне каган сорый, яучылар җибәргән, тау-тау бүләкләр. Киңәш бирегез!

– Атам, без табында каган яучыларын күрмибез, – диде Батбай илхан.

– Кече кавхан, чакыр яучыларны!

Күп тә үтми, Йулыш каган яучылары табынга утырыштылар. Төрки гореф-гадәте буенча, аларның һәрберсе олуг хан каршына килеп баш орды.

– Яучылар биредә, – диде хан, өлкән илханга карап. – Әйт киңәшең?

– Мин каган ягында, атам. Чәчкәне каганга бирү ягында.

– Кодрак илхан, син?

Кодрак илхан торып басты, бил каешын рәтләде, ахыр ычкындырды, алдына сузып салды.

– Атам, Чәчкә миндә утырмада. Ашыкмыйк, дим.

– Аспарух илхан, син нә киңәш бирерсең?

– Атам, – диде илхан һәм хан янәшәсендә утыручы анасына сирпелеп алды. – Атам, мин дә каган ниятендә бернинди мәкер күрмим, уе-нияте изге каганның. – Аспарух илхан шулай диюгә, яучыларның йөзләре яктырып китте. – Мәгәр, атам, хәтереңдә булса кирәк, Чәчкә Рум императоры угланы Юстинианга ярәшкән. Вәгъдәсез ир – йөгәнсез ат, диләр. Килешерме икән бу Кубрат хан кадәр Кубрат ханга?..