– Утыр, Аспарух илхан. Инде, Балкыр илхан, син?
– Минем өчен, атам, анам әйтер.
– Ху-уш, анаң әйтсен!
– Балаларым, кавханнар, тарханнар, олуг хан! Бүген кызыбыз Чәчкә бер ханныкы гына түгел, бөтен Бөек Болгар дәүләтенеке дә – илнеке. Йа Тәңрем, ни кылыйм бу ирләр белән? Ханым, юлдашым! – Ханша Кубрат хан каршына тезләнде: – Килеш минем киңәш белән. Киңәш әүвәл кызың белән, бала башына йөгән салма!
– Тор, ханша! Әйтмә алай бүтән! Ишетәсеңме, әйтмә бүтән алай! Үзеңә булган хөрмәтемне җуйма!..
Аппак ханша бертын башын игән килеш тезләнеп торды, аннары торды да, беркемгә дә күтәрелеп карамыйча, урынына барып утырды.
– Кече кавхан Актай, ни әйтерсең?
– Ханша дөрес әйтә, олуг хан. Илхания бер хан кызы гына түгел хәзер, илнеке дә.
– Төптәңре Ирсан, син?
– Мин Батбай илханга кушылам. Хазарлар белән без кан-кардәшләр, телебез, йолабыз бер.
– Утыр, төптәңре! Хушыгыз, кавханнар, тарханнар! Сарайда илханнар, кече кавхан гына кала! – дип боерды Кубрат хан.
Кавханнар, тарханнар, яучылар кузгалдылар.
– Кубрат хан, – диде, тәхеткә таба атлап, яучыларның берсе. – Хөрмәткә ия Кубрат хан! Яучылар итеп Йулыш каган иң кадерле һәм иң якын кешеләрен җибәрде. Сүзебез аяк астына салмасагыз иде, олуг хан.
Яучы баш иде һәм, борылып, чыгып баручыларга иярде. Сарайда илханнар гына калгач, Кубрат хан:
– Илханнарым, җәйләүләрегезгә китегез! Коралларыгызны барлагыз. Кодрак илхан, тархан Адай, Румнардан килгән уклар җиңел һәм кыска, дип әйтә. Укларны озайтырга, сызгыра торган итеп ясарга, грек ятаганнарыннан кылычлар ясарга. Илханнар, Болгар баба да, Атилла да, агабыз Ураган каган да беркайчан Ашина ыруы белән тату яши алмаганнар. Йулыш каганга Чәчкә орыш башлау өчен сылтау гына. Мин Чәчкәне Йулыш каганга бирмәскә, яучыларын кайтарып җибәрергә, император Ираклийга биргән вәгъдәмдә калырга булдым. Моны ишетсә дә, ишетмәсә дә, Йулыш каган яу чабарга җыена башлар. Уяу булыгыз! Миннән хәбәр килү белән, мин чакырган төбәккә килеп җитегез! Йулыш каганга каршы бердәм чыксак, Болгарны алдыра алмас. Балкыр углан, корбан балыгын китер!
Балкыр илхан, көмеш табакка салып, корбан балыгы китерде. Кубрат хан корбан балыгын алды да саңак астына хәнҗәр очы белән төртте. Аннары корбан канын алтын чокырларга тамызып чыкты, үз бармагына хәнҗәре белән кадап кан чыгарды, янә чокырларга тамызып чыкты. Хан артыннан илханнар, бармакларын канатып, чокырларга каннарын тамыздылар. Кече кавхан эчемлек китерде, кан кебек эчемлекне чокырларга койды. Беренче булып чокырга хан үрелде, аннары Батбай илхан, аннан калганнары. Бер-берсенә ым кагып кына корбан каны катыш эчемлек салынган ант итү шәрабын эчтеләр.
Олуг хан янә боерды:
– Батбай илхан, синнән – җиде көнгә бер, Кодрак илхан, синнән – биш көнгә бер, Аспарухтан – өч көнгә бер, Балкырдан ике көнгә бер хәбәрче көтәм. Җәегез матур үтсен, мал-туарларыгыз аман булсын, сәүдә эшләрегез уң булсын! Мин әйттем!
Илханнар бер-бер артлы олуг хан каршына килеп баш ордылар да сарайдан чыгып киттеләр.
Кичтән хәле китеп торса да, иртәнге якта Кубрат хан хатлар укып утыра иде инде. Менә тагын кече кавхан аңа укытучы Константинның императрица Мартинага язган хатын китерде. Хан грек телен бик үк яхшы белми иде, шулай да сукалады. Константин хатларны шулхәтле җанга җиңел һәм көйле итеп язган ки, укыган саен укыйсы килеп тора. Укытучы һаман императорны яманлый. Әйе, Ираклий укытучыны тикмәгә генә Фанәгүргә кумаган икән. Аппак янында укытучы кебек кеше уралса, Кубрат хан нишләр иде микән?.. Нишләсен, икенче көнне үк ат койрыгына тактырыр йә, ике аягын ике агачка бәйләтеп, ботын ботка аертыр иде. Император алай итми, хатыны Мартинага гашыйк булган кешене бары тик Фанәгүргә куа. Башта ул үзе Кубрат ханга хат язды. Атасы илче Феофан белән Фанәгүргә киткәч, мең сәбәп табып булса да, Константинны алып кал, дип язды. Сәбәп эзлисе түгел иде Кубрат ханга. Мәгәр ни өчен сер итеп язды икән аңа бу хәл турында император? Соңыннан беленде: атына тап төшүдән курыккан. «Тап төшүдән», – дип кабатлады Кубрат хан. Нинди тап ди ул? Фахишәлеккә юл куймауның бары тик бер чарасы… Болгарда андый эшләр өчен… Йа Тәңрем, никадәр каты җәза ала кеше гашыйк булган өчен Болгарда! Күз алдына китерүе куркыныч. Менә шуның өчен, бәлкем, Кубрат ханның Болгарга яңа йола китерәсе килмидер дә.
Кояш нуры Кубрат хан ашап утырган табынга төште. Өстәл дә Румнан килә иде болгарларга. Тәрәзәләрдәге пыялалар да Румнан килә. Күптән түгел китерелгән пыялаларны Кубрат хан Өске Кирмәнгә озаттырды. Бүген аңа алай җыярга кирәк. Күп, бик күп. Алай җыелыр, ничек аны коралландырырга? Әнә шул пыяланы да ясый белми бит болгарлар. Пыяла да алтынга сатып алына. Хак анысы, Төн илләреннән китерелгән затлы тиреләрне Болгар үзе алтынга сата, әмма Рум ул теләгән коралны бирми. Грек уты кирәк Кубрат ханга бүген. Бик кирәк!