Бары тик өч көннән генә Илбарыс буйтурның кайтып җитүе турында олуг ханга сөенче китерделәр. Сөенче әйтүчегә Кубрат хан бил путасын салып бирде. Сөенче китерүче әйтте, Илбарыс буйтур каган корабын да тагып кайткан, ул гынамы, грек уты ясауның серен белгән Симай атлы останы алып кайткан. Бу хәбәрне ишеткәч, Кубрат хан куанычыннан ни кылырга белмәде.
Кече кавхан керде, грек картының аңа керергә теләвен хәбәр итте. Кубрат хан, тынычланырга теләп:
– Дәш! – диде.
Мәгәр бу теләге аның ихтыяр көченә буйсынмый, шатлыгы йөзенә үк бәреп чыккан иде.
Кубрат хан Румнан китерелгән көзге каршына килеп басты, өс-башына күз ташлады. Грек утының серен белүче остага гайрәтле булып күренәсе килә иде аның. Кыяфәте ару икән болай. Олуг ханның өстендә базилевсныкы кебек үк кан-кызыл чапан, читләре кеш тиресе белән каелган, күкрәгендә – уч төбе хәтле алтын тәңкә, аякларында – сафьян читекләр. Башындагы очлымның нәкъ маңгай турысында – кояш сурәте ясалган алтын, билендә – каенатасы бүләк итеп калдырган пута. Кубрат хан, килеш-килбәтеннән канәгать калып, тәхетенә менеп утырды. Останы буйтур үзе алып керәчәк, ишек янындагы сөрәнче тәхет бүлмәсенә юнәлгән һәр кешенең атын, дәрәҗәсен кычкырып тора.
Бераздан грек карты керде, аннан бераз кала төшеп буйтур атлый. Грек карты күрер күзгә мөлаем гына күренә: чал чәч, зур сакал, киң маңгай. Өстендә – яшелгә кызыл буй төшкән юка чикмән, аягында – сәхтиян итек.
– Олуг хан, – диде, алгарак чыгып, Илбарыс буйтур, тез чүкте.
– Бас, буйтур! Синең алдыңда мин баш ияргә тиеш бүген. Тор, уң кулыма килеп утыр!
– Олуг хан, – диде грек карты, тыйнак-тыенкы гына баш иде. – Мин оныгым Константинны эзләп килдем.
Карт оста сүзен әйтеп бетерә алмады, Кубрат хан аның янына килде, тез чүгәргә хәзерләнгән картны култык астыннан эләктереп алды.
– Кирәкмәс, оста.
Олуг ханның бу кыланышын ни дип юрарга да белмәгән грек карты бер мәлгә аптырап калды.
– Хөрмәтлем, Симай ата!..
– Симокатта мин, олуг хан. Хәзер Симай аксакал буламдыр. Буйтурың кушкан атым.
– Колагыңа ят булмаса, оста, мин дә сиңа Симай ата диярмен.
Карт елмайды, тагын нидер әйтергә теләде, әмма грек телен яхшы ук сукалаган олуг хан аны култыклап алды һәм юлбарыс тиресе җәйгән урындыкка утыртты.
– Мин, Кубрат хан, бик шат синең Болгарга килүеңә, оста. Килүең сәбәбе – оныгың укытучы Константин…
Симай ата янә аптырап калды. Әллә соң аны, грек утының сере кирәк дигән булып, бөтенләй башка максат белән китерделәрме Фанәгүргә? Кайчандыр базилевс та аның оныгы Константинны атасына гына ияртеп җибәрә. Соңыннан… Симокатта картның ишеткәне бар иде, базилевс үзе яратмаган кешеләрне варварларга җибәрә һәм алардан үтерттерә. Иллә оныгыннан килгән хатларда бер дә андый мәкерле явызлыклар күрмәде. Ул гынамы, Константин болгар халкын мактап яза торган иде. Аннары, Кубрат хан барлык йолаларга да ирек биргән икән…
– Мин бик күп нәрсәләр беләм, олуг хан. Болай каршылавың белән син мине тәмам аптыраттың. Бик тә. Башта буйтурыңнан сорыйм әле. Әйт, әйт әле, кадерлем, бу кеше чынлап та Кубрат хан үземе?
– Үзе, үзе, оста, – диде буйтур, көлемсерәп.
– Йа Хода, мин тагын бөтен нәрсә дә Алла кулында дип йөри идем, Алла сурәтендә йөргән ханнар да бар икән бит бу дөньяда!
– Куй, оста. Барысын да вакыт хәл итә, бар кылган эшләребез дә Тәңре тарафыннан күзәтелә. Мин бары тик Тәңрем кодрәте белән генә шушы тәхеттә утырам.
Симай ата түшәмгә карап чукынып алды.
– Олуг хан, Фанәгүргә чиркәү салдыргансың икән, хакмы шул?
– Хак, оста. Базилевс кызымны улы Юстинианга ярәште. Буласы киявемнең теләге – чиркәүдә никахлашу диделәр.
– Алла куәт бирсен, чын ир-затлар нәселеннән икәнсең, олуг хан. Иллә, олуг хан, базилевска ул хәтле ышанып ятмавың теләр идем. Базилевс бер кулы белән Болгарны, икенче кулы белән Хазарны коралландыра. Буйтурыңшаһит. Хазар корабына грек уты төялгән иде. Ул утны хазарларга беренче генә җибәрүе түгелдер базилевсның.
– Базилевс турында яман сөйләмәсәң иде, оста. Олуг оста, мин бу сүзләрне синең авыздан ишетмәдем. Син монда оныгың күрер өчен килдең, һөнәреңә болгар осталарын да өйрәтсәң иде, Симай ата. Яшәвең сарайда булыр, иң әйбәт бүлмә бирелер, телисең икән, оныгыңны үз яныңа ала аласың. Сарайда кавханнарыма булмаган дәрәҗәдә яшәрсең.