Симай ата бер тынга уйга калды. Кубрат ханны аңлавы кыен иде. Бер мәлгә Симай картка куркыныч булып китте. Рум дәүләте гасырлар буена грек уты ясауның серен саклап килә, ә ул, империя алачыгында эшләгән иң хөрмәтле осталарның берсе, утның серен варварларга сатарга тиеш. Бәлкем, аңа бөтенләй грек уты кирәкмидер…
– Сиңа да, оста, оныгың Константинга да җил тимәс.
– Җил тимәс, ә менә император Ираклийның кулы җитәр.
– Моңа кадәр Болгар үзе яклы булган берәүне дә рәнҗеттермәде, Симай ата.
– Ярый, хәерле булсын, мин риза, олуг хан. Күрсәт алачыкларыңны!
Олуг хан кул чапты, шундук кече кавхан килеп керде.
– Останы алачыкка озат! Күпме кеше кирәк, шулхәтле һөнәрче бир! Оста сарайның иң яхшы кунак бүлмәсендә яшәргә, хан табынындагын ашарга тиеш. Мин әйттем!
Симай ата чыгып киткәч, Кубрат хан ятим угланы буйтур Илбарыс янына килде, угланны кочагына алды һәм тынып калды.
Күңелендә бер шатлык кайный иде: грек уты булачак! Кешеләр кайгыдан битәр шатлыктан тизрәк үлүчән булалар. Грек утын күрсә, үлсә дә үкенмәс иде Кубрат хан.
Далага чыгуга, Илбарыс буйтурга һәрчак тынычлану килә иде. Кояш баешка таба тәгәри, кичке дала җиле йомшак кына битне сыйпый. Диңгез буенда утырган Фанәгүр артта калды, менә диңгез дә кичке сыек эңгер томанлыгына кереп эреде. Атлар барган мәлгә әледән-әле пошкырып куялар. Менә хан болынына җиттеләр, бу болында бары тик яу атлары гына утлый. Вакыт-вакыт көтүчеләр атлар арасыннан иң әйбәтләрен сайлап тоталар да ияр-йөгәнгә өйрәтәләр: яшь атны кан-тире чыкканчы чаптыралар, шуннан хайван сабырлана, башындагы йөгән һәм өстендәге ияргә ияләшә, гадәтләнә башлый, дуламый, чыгымламый. Өйрәтелгәнатлар хан болынына яңадан әйләнеп кайтмыйлар, шул көннән алып алар кешегә хезмәт итәләр: яу чабалар, сөенче йөртәләр, хәбәр җиткерәләр, сукага җигеләләр, шул көннән алып аларның сыртларыннан – ияр, башларыннан йөгән төшми. Шушы хан болыны яныннан үткәндә, байталлар, рәхәт яшәгән чакларын исләренә төшереп, болында гамьсез утлаган яшь атларны, нәсел атларын күреп, сагышланып кешнәп җибәрәләр, каерылып болынга карыйлар. Кешегә яшьлек кире кайтмаган кебек, башларына йөгән кидерелгән атлар да бу болынга кире әйләнеп кайтмыйлар. Аларның күбесе орыш кырында ятып кала, бер ишесе пычактан китә. Кыскасы, ат үлгәнче кешегә хезмәт итә. Хайван моны беләмедер, кеше белә һәм кулына кергән атны кадерләп карый, вакытында эчерә, ашата, аны кайгыртып яши.
Хан болынын үткәндә, Илбарыс буйтурның кашкасы да каерылып-каерылып карады, сагышланып кешнәп куйды.
Әйләнеп кайтырмы кайчан да булса шушы болынга кашкасы, әллә соң иясе кебек чит-ят җирләрдә ятып калырмы?..
Вакыт аларга буйсынмый иде, аның үз бизмәне, үз үлчәме.
Кичә иртән буйтур Илбарысны олуг хан чакырып алды. Артыннан ханның җансакчысы килүен сизгәч, буйтур сискәнеп киткән иде. Нигә булыр? Әллә соң Чәчкә турында бер-бер нәрсә әйтергә телиме?.. Күңелдә ниндидер өмет чаткысы да җемелдәп куйган булды, шул ук вакытта йөрәккә ниндидер шөбһә дә төште.
Олуг хан аны берни булмаган кебек каршы алырга теләде, мәгәр буйтур күрде: хан борчулы, гасабилана, күзләрендә кайгыру галәмәтләре.
– Илбарыс углан! – диде олуг хан, буйтур янына килеп басуга. – Илбарыс углан, сиңа мин янә бер йомыш йөкләргә булдым. Башкарган эшләрең өчен олуг хан башым белән сиңа баш орам, углан. Болгарга игелегең күп булды. Йомышым шуннан гыйбарәттер, углан. Үзең белән Патшакалага барган Камайны ал да көтригурлар ыстанына кит. Көбер хан сиңа бер төмән йырмак алай бирер. Шул алай белән Итилгә юнәл. Итил буйлап каганның уң кулы Җаек бәк җәйли, янында төмән алай, ди. Итилнең уң ягына чыкса Җаек бәк – орыш, көчен сынап кара, мәгәр кулына эләкмәскә тырыш. Көчен сына да кач. Барышың Өске Кирмән булыр, торышың янә шунда. Кодрак илханның уң кулына басарсың. Мин әйттем, углан.
Менә алар юлга чыктылар. Бик тиз кояш баеды, күзгә күренеп караңгы төшә башлады. Атларга юл таныш, бертуктаусыз терк-терк юырталар. Буйтур күккә карады. Күк гөмбәзе йолдызлар белән бизәлгән иде. Күк йөзен икегә ярып, йолдыз атылды, шул ук вакытта артта ат тояклары тавышы ишетелде. Илбарыс буйтурның йөрәге кагып куйды, тезгенен җыя төште, тиз генә юл буендагы таллыкларга борылды, Камай сүзсез буйтурга иярде. Таллар арасына кергәч, атларыннан төштеләр, ат башларын кочаклап тынып калдылар. Чаптырып унлап җайдак үтеп китте. Кайсыдыр: «Ерак китмәгәннәрдер, кояш баер алдыннан гына чыктылар», – диде. Буйтур кылыч сабына тотынды. Ат тоягы тавышларына тынып калган тартай яңадан кычкыра башлады.
– Буйтур, мин берәүсен тавышыннан таныдым. Сарайда хезмәт итә. Олуг хан җансакчыларымы әллә? Кемне эзлиләр?..