– Юк, болар хан сакчылары түгел, каган шымчылары. Бер нәрсәгә гаҗәпләнәм: кем аларга хәбәр итте икән?
– Фанәгүрдә каган шымчылары!..
– Фанәгүрдә, Камай, Фанәгүрдә. Болгарда да каган яклы кешеләр бар, хәтта илханнар арасында да…
– Әйт, әйтеп бетер, буйтур.
– Атлан атыңа, күп белсәң, тиз картаерсың. Киттек, Камай. Икенче юлдан барабыз.
Әйе, болар Батбай илханның кешеләре булуы да мөмкин иде. Хәтерли Илбарыс, олуг ханның өлкән угланы Батбайны әүвәл Кубрат ханның энесе Шамбат хан укытты, ул Баштуга киткәч, төптәңре Ирсан укытты, укытучы Константин килеп җитмәгән иде әле. Өлкән углан беркайчан да төптәңре сүзеннән чыкмас. Ул аны олуг хан атасыннан да якынрак күрә. «Нигә кирәк булдым икән Батбай илханга?»– дип уйланды Илбарыс буйтур. Чынын гына әйткәндә, аның илханнар арасында барган бәхәсләргә катнашасы килми иде. Кубрат хан буйтурны Кодрак илханга бирде. Соңыннан буйтурга җиткерделәр: Батбай илхан аны үзенә сораган булган икән. Олуг хан аны тыңларга да теләмәгән. Менә хәзер аны Батбай кешеләре куа чыктылар. Җиткән хәлдә ни кылырга тиеш иде ул? Орышырга яисә аларның теләген үтәргә?.. Юк, орышырга, ул олуг хан йомышы белән бара.
Диңгез яклап җил кузгалды. Далага дымлы һава тарала башлады. Көтүчеләр учак алганнар, берсе җырлап утыра. Элек булса, Илбарыс буйтур көтүчеләр янына туктар, алар белән яңа суйган куй ите ашар иде, бүген исә аның берәүгә дә күренәсе килмәде. Ул кичәле-бүгенле генә инанды: илханнар арасында бердәмлек юк. Батбай илхан сиздереп каганны яклый, Чәчкәне каганга бирү ягында… Ә Чәчкәне император улы Юстинианга да, Йулыш каганга да бирдерәсе килми буйтурның, ул үзе олуг хан кызын ярата. Юлга чыкканда, олуг хан аңа: «Буйтурым, исән-имин әйләнеп кайтсаң, мин сине куандырырмын… Иң зур теләгеңә ирешерсең, – диде. Һәм, буйтурның йөзенә чыккан шатлыкны күреп: – Кешегә сиздереп беркайчан да шатланма, углан, балага гына килешә болай шатлану, чын ир-ат кайгысын гына түгел, шатлыгын да яшерә белергә тиеш», – диде.
Олуг хан яныннан чыкканда, буйтур: «Ул миңа Чәчкәне ышандырды!» – дип уйлады. Хәтта кайтарып сорыйсы килде, әмма укытучысы әйткән мәгънәле сүзләр исенә төшеп туктап калды. Укытучысы аңа: «Кошны атып, мәхәббәтне яулап алалар, яулап алган мәхәббәт татлырак була», – дигән иде.
Чираттагы мәҗлес шуны күрсәтте: илханнар да, кавханнар да икегә аерылдылар. Берәүләре, каган белән берләшик, дип баралар, икенчеләре империягә йөз тотарга өндиләр. Кубрат хан бу якка да, теге якка да дәшми утырды. Төптәңре Ирсан белән өлкән углан Батбай каганны яклыйлар, алар белән килешеп, кайбер кавханнар баш кагып утырдылар. Мәҗлестән соң Кубрат хан Балкыр илханга— куылган олуг кавханына – хат язарга булды. Ул аны яңадан сарайга чакырды, олуг кавхан өч-дүрт тел белә, ул хезмәт иткәндә, кавханнар арасында ике төрле сөйләүчеләр юк иде. Гаҗәбе шул иде: каганны ханша да яклый сыман тоелды ханга. Әллә тоелды гынамы? Каенише Көбер хан да апасын яклап чыкса… Дөрес, яшь көтригур ханы аның белән бәхәсләшеп тормады, миңа барыбер дигәндәй, кул селтәп, мәҗлесне ташлап чыгып китте. Мәсьәлә ачык иде: көтригурлар ханы бер якны да якламый. Болгарда ике төркем барлыкка килде. Уйланырлык иде Кубрат ханга. Мәгәр күпме генә уйламасын, ул биргән вәгъдәсеннән кире кайтмас, император Ираклийга тугрылыклы булып калыр.
Моңа кадәр Кубрат хан кавханнарның берсен дә җәзага тартмады. Хәер, сәбәбе дә юк иде. Хәзер әнә үзенә каршы булган кавханнарны җәзага тартмый да булмастыр. Ул алардан берәм-берәм сорау алыр. Башта төптәңре Ирсанны чакыртыр. Әйе, төптәңре Ирсаннан башларга дигән фикергә килде ул һәм аны алырга йомышчысын җибәрде.
Төптәңрене китереп тә җиткерделәр. Килеп керде дә төптәңре, тәхет янына узды, ханга баш ормады, ияк кенә кагып алды һәм бер читкәрәк барып утырды.
– Сөйлә, төптәңре, ни өчен бирегә китерелүең чамалыйсыңдыр дип уйлыйм?
– Мин сиңа бик күп еллар игелекле хезмәт иттем, хан. Хәзер әнә иң яман дошманыңа әверелеп барам. Син, хан, хаклыкны үзеңдә генә дип барасың. Шамбат энең белән дә араны өздең, ул әнә үзенә бер дәүләт корып ята. Ул инде Кыелда дисең. Әмин юк дим. Яман яу кардәш хазарлар ягыннан түгел, румнардан киләдер. Син, олуг хан, төптәңре сукыр көйгә эш итә, берни күрми дә, белми дә дип уйлыйсың бугай. Төптәңре Ирсан беркайчан да сукыр көйгә эш итмәде. Синең шымчыларың янында минекеләр дә йөри, Биләмҗирдә дә, Баштуда да кешеләрем бар: каган чынлап та Болгарга яу чабарга җыена. Мәгәр аның Болгарга яу чапмавы да мөмкин… Моның өчен… Күктә – Тәңре, җирдә— мин…
– «Җирдә – мин», – диде олуг хан, кинаяләп үзалдына сөйләшкәндәй. – Җирдә – мин. Синме хаклы икән, төптәңре, минме? Әйдә, без аны шахмат бүлмәсендә хәл итик. Син җиңсәң— синеке дөрес, мин җиңсәм – минеке. Кем җиңә, шул Тәңредән куәт-зиһен ала булып чыга, шул хаклы булыр, төптәңре. Җиңеләсең икән, төптәңре, мин ни телим, шуны кылырмын. Мин барысын да беләм, төптәңре. Батбай илханны да, кайбер кавханнарны да котыртучы син. Каганны яклап чыгуыңны мин аңламыйм. Заманында каганның нәселен, Ашина ыруының тамырын кисеп йөрүчеләрнең берсе синең атаң булды. Каган моны белә, кулына килеп керү белән, ул аны хәтереңә төшерер һәм сине ат койрыгына тагарга кушар. Күрәсең, төптәңре, телисеңме моны, юкмы – безнең язмышлар бергә бәйләнгән. Батбай илхан бары тик синең коткыга бирелгән, ул үз хатасын бик тиз аңлар. Өлкән илхан буларак, ул да каган илханнарын юк итүгә катнашты. Кичерерме илханны каган? Белмим. Каган нәселеннән бер Йулыш илхан исән калды, аны ашиналылар, ак ат тиресенә салып, каган итеп күтәргәннәр. Аны каган итүче – минем кылычтан котылып калган Җаек бәк. Мин картайдым, төптәңре, ханша Аппакның да миңа каршы булуын телисеңдер. Мәгәр алай булмастыр… Ә Шамбатка тимә, ул күптән инде үз көнен үзе күрә. Утыр, төптәңре, ал кулыңа ак һәм кара шәкелне… Әйе, сиңа кара шәкелләр белән уйнарга туры килер, каралар чыкты… Йөр, төптәңре. Йөр, йөр. Шахмат уены күңелне тынычландыра, шул ук вакытта дошманыңның көчен билгеләргә мөмкинлек бирә. Шахмат өстәле өстендәге ат шәкеле чын ат түгел, йөр, кыю бул, мәҗлестәге кебек. Исеңнән чыгармасаң иде, төптәңре, кешегә, үз хыялын тормышка ашыру өчен, иң әүвәл тәхет кирәк. Ә Болгар тәхетендә Кубрат хан утыра, син түгел. Минем ил-сараемда биш төмән алаем бар. Һәр илханда өчәр төмәннән артык, илханнар минем бер сүзем белән яуга кузгалырга торалар. Әмма мин моны эшләмим. Каганның көчен сынау өчен, мин Итилгә йырмак алай җибәрдем, Фанәгүрдән түгел. Фанәгүрдән җибәрсәм, каган шымчылары бу турыда аңа бик тиз җиткерерләр иде, мин аңа йырмак алайны Көбер ханнан алырга куштым, буйтурыма, угланыма, Саклаб угланы Илбарыска. Буйтур Җаек бәк алае белән очрашыр, көчләрен сынашырлар. Илбарыс буйтурга мин ышанам, йомышымны йомышлар. Беренче тапкыр гына күзгә-күз дошман белән очрашуы түгел. Аннан исән-имин кайтса, мин аны кече кавхан Актай урынына куярмын.