Выбрать главу

Олуг хан сөйләде, төптәңре Ирсан уйланды. Никадәр мәкер бу Кубрат ханда! Аның улы кебек кешене күрә торып үлемгә җибәргән. Җаек бәктә кимендә өч төмән алай, Илбарыс буйтур аңа каршы бер йырмак алай белән бара, имеш. Әйе, тозакны әйбәт корган Кубрат хан. Әмма бер нәрсәне уйлап бетермәгән – Болгардагы каган шымчыларын. Төптәңре алар белән иртәгә үк элемтәгә керер. Керер дә Җаек бәк белән Илбарыс буйтурның йырмак алае очрашканчы каганга хәбәр итәр. Орыш булмый калыр. Буйтур каган ягына күчәр… Менә ни өчен төптәңре Ирсан ханга каршы сүз әйтмәде. Аның биредән исән-имин чыгып китәсе килә иде. Кубрат хан яныннан исән-имин чыгып китә алса, ул барысына да ирешер: ике туган халыкны орыштырмас. Төптәңре Ирсан өчен кайсы ыру ил башында торса да барыбер, бары тик ике туган халыклар гына орышмасын. Бу ике халык тату яшәргә тиеш. Дулу белән Ашина ыруларына дала бүләселәре юк, җәйләүләре табгачларның биек диварларына кадәр. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, дигән бабаларыбыз. Ә Кубрат хан моны аңламый, бер базилевска йөз тота. Вәгъдә, имеш! Андый вәгъдәләрне мең бирә, мең тапкыр кире ала греклар.

Төптәңре Ирсанның ханга оттырасы килми иде. Кубрат хан элек-электән үк шахмат уенын ярата, шуңа күрә аерым бүлмә булдырды. Бу бүлмәдә олуг хан берничә тапкыр шахмат уеннары уздырды. Уеннарга илханнар, кавханнар, тарханнар катнашты. Уен отканнарны олуг хан олылады, бүләкләр бирде, оттырганнарны мыскыл итте, мүкәләтеп йөртте, үгез, кәҗә итеп кычкыртты. Олуг хан бик көчле уенчылардан түгел. Әмма вакыт-вакыт иң көчле уенчыларны да шаккатырып тоташтан откалады, беренче урынга чыккалады. Шахмат шәкелләрен ул да Дәмәшкъ каласыннан китертте, һәр шәкелгә алтын белән түләде.

Төптәңре уйланды, ханның эче поша башлады, тәрәзәгә карап алды. Көн кичкә авышып килә иде инде. Төптәңре сизде, олуг хан каядыр ашыга, йә булмаса, кемне дә булса көтә. Моңа кадәр олуг хан һәрвакыт төптәңрене җиңеп килде, ләкин бүген олуг хан таркау уйнады. Гадәт буенча, уен оттырган кеше отучыга бер көмеш дирһәм түләргә тиеш. Үзе кертте бу гадәтне олуг хан һәм барысыннан да карусыз үтәүне таләп итте. Олуг хан үзе дә янчыгында һәрчак алтын-көмеш йөртте.

Уен дәвам итте, төптәңре ашыкмады, озын-озак уйлады. Көтмәгәндә төптәңре ике шәкелен югалтты. Олуг хан аркасын терәбрәк утырды, кинаяләп елмайды:

– Бирел, төптәңре, шахмат ул – хәрбиләр уены. Шахмат ул – орыш кыры. Ә син – Тәңре корты.