Выбрать главу

– Бирелдем, олуг хан.

Төптәңре Ирсан янчыгын чыгарды, олуг ханга бер көмеш дирһәм сузды.

– Булыр, төптәңре, куй. Бер сүзем бар үзеңә, төптәңре. Мин сине бүген сарай төрмәсенә ябарга боерам. Ачуланма. Сабыр, сабыр ит, төптәңре. Шымчыларым җиткерделәр, һаман илханнарны котыртасың икән. Минем илханнарны сынап карарга исәбем, төптәңре. Ул-бу булмаса, димәк, аларны котыртучы син, төптәңре. Син югалгач, ни кылырлар… Әйе, кылган эшләренә карап җәзасын бирермен. Мин әйттем!

– Олуг хан?..

Кубрат хан аны тыңламый иде инде, ул кул чапты, һәм бүлмәгә шунда ук ике алып атылып керде. Алар төптәңрене култыклап алып чыктылар.

– Олуг хан, олуг хан, минем сиңа бер сүз әйтәсем бар…

– Туктагыз! Әйт, төптәңре, сүзең!

– Бүген-иртәгә Өске Кирмәнне Җаек бәк камап алачак, кызың Чәчкәне әсир итеп Биләмҗиргә алып китәчәк. Син соңга калдың, олуг хан.

– Моны сиңа кем җиткерде, мәкерле җан?!

– Дала – җилсез, ил хәбәрсез булмый, хан.

Кубрат хан кул селтәде, алыплар төптәңрегә яңадан сөйләргә бирмәделәр, җилтерәтеп алып чыгып киттеләр.

Кубрат хан чапанына төренә төште, шахмат бүлмәсендә ишекле-түрле йөренергә кереште. Каганнан килгән яучыларны ул тоткарларга кушкан иде… Яучылардан күз дә алмый ышанычлы кешеләр йөри. Яучылар ябуда диярлек. Аларны кунак итәләр, ашаталар, эчертәләр, һәр адымнарын күзәтеп торалар. Төптәңре Ирсан яучыларны кайтыпкиттеләр дип белә, чөнки Кубрат хан аларны капкадан озатып җибәргән иде, берара юл киткәч, кире кайтартты. Яучылар— Фанәгүрдә. Шулай булгач, кем җиткерде икән каганга буйтурның Итилгә китүе турында?..

Кубрат хан ни кылырга белмәде. Өске Кирмән камауда. Күпме тора алыр Кодрак илхан? Бит аңарда нибарысы йырмак алай. Төмәннән артык алай белән Өске Кирмәнгә килгән Җаек бәк, бәлкем, кирмәнне алгандыр да инде, Чәчкәне каганга алып китеп барадыр.

Олуг хан тәхет ягына үтте, кече кавханны чакыртты. Актай килеп тә җитте:

– Мин тыңлыйм, олуг хан.

– Кече кавхан, яучыларның барлык әйберләрен, атларын, дөяләрен биреп, капкадан чыгарып җибәр. Менә бу хатны баш яучыга бир, ә менә бу кылычны, – олуг хан кече кавханга Дәмәшкъ сәүдәгәрләре китергән кылычны сузды, – Кубрат хан исеменнән Йулыш каганга тапшырсыннар. Мин әйттем!

– Кылыч?! – дип аптырый калды кече кавхан. – Йулыш каганга кылыч… Бу бит, олуг хан…

– Кавхан Актай, үтә кушкан боерыкны!

– Баш өсте, олуг хан.

Кече кавхан чыгып киткәч, Кубрат хан каганга язган хатның эчтәлеген исенә төшерде. Хатның эчтәлегеннән ул янә бер тапкыр канәгать калды.

«Тәңре киңәше белән язам мин сиңа бу хатны, кече каган. Тәңре үзе иман итте миңа. Төрки халкының олуг ханы Кубрат, Йулыш каган, сиңа киңәш итәм: җәйләүләремә, болын-тугайларыма кермә. Мин картайдым, мәгәр минем биш илханым бар, алар белән орышырга туры килер сиңа, кече каган. Чәчкә кызымны сиңа бирмәскә булдым. Төрки— вәгъдәсез, кош канатсыз булмас, кызым базилевс угланы Юстинианга ярәшкән. Мин әйттем!

Дулу ыруы Бөек Болгар олуг ханы Кубрат».

Хат эчтәлеген янә бер күңеленнән укып чыгуга, Кубрат хан җансакчысын чакырды:

– Ханшаны дәш!

– Баш өсте, олуг хан.

Ханша озак көттермәде, килеп тә җитте. Ханша өстендә— Румнан кайтарылган алсу төстәге бәрхет күлмәк, аягында— челтәр бантлап чигелгән болгар читеге, башында – кеш тиресе белән уратып каелган энҗеле калфак.

– Ханша! – диде хан, Аппак түргә узуга. – Ханша, авыр көннәр җитте ханыңа. Җаек бәк Өске Кирмәнне камаган, Чәчкәне әсир итмәкче. Илбарыс буйтур барып җитә алдымы икән ыстанга, энең Көбер хан бирдеме икән йырмак алай?.. Чәчкәбезне коткарырга кирәк, ханша. Атаң ыстанына кузгал, ханша. Үзең белән минем бер төмән йырмак алаем ал. Алайга үзең баш, ханша. Мин әйттем!

– Соравым өчен кичер, ханым. Илбарыс угланга ни вәгъдә иткән идең?

– Мин аны сарайга кавхан итеп алырмын, ханша.

Аппак ханша баш иде, борылып китмәкче булды, мәгәр яңадан тукталды.

– Кубрат, – диде ул тыныч кына. – Каган орыш кыры эзли, Фанәгүргә юнәлсә, берүзең генә йолып кала алырсыңмы?

– Фанәгүрне саклармын, ханша. Фанәгүрне ала алмас Йулыш каган, килә икән – каберен шунда табар.

Аппак килешеп ияк какты һәм чыгып китте.

Кубрат хан ачулы иде, үз-үзенә ачулы иде, хатынын нинди җаваплы йомышка озата, кавханнарына әмер биргәндәй сөйләште:

– Йомышчы!

– Ни боера хан?

– Кем син, әллә грекмы?

– Атам – болгар, анам – грек, олуг хан.

– Туным бир!

Олуг ханга шундук камалы тун китерделәр. Кубрат хан, ашыгып, сарай алачыгына атлады. Симай ата аны елмаеп каршы алды. Алачыкта йөзләрчә кеше эшли, бер урында нидер кайнаталар, икенче урында нидер киптерәләр, һәр җирдә төбе очлаеп килгән калын чүлмәкләр, өченче җирдә шушы чүлмәкләргә грек уты тутыралар иде.