– Ничә чүлмәк ясалды инде, оста ата?
– Йөздән артып китте, хан.
– Ташаткычларга куя торганнары да ясаламы, оста?
– Ясала, хан. Ташаткычларны корабларга да куярга була.
– Корабларга? Әйбәт.
– Базилевсның ташаткычлар куйган йөзләгән галерасы бар, хан.
Олуг хан дәшмәс булды, тын гына алачыкны карап йөрде, ахыр чыгып китте. Аннан ул кораб осталарына сугылды. Кораблар белән янә грек эш итә иде, аның кул астында дистәләрчә кеше эшли, яр буендагы комлыкта унлап кораб кынасы кырылып ята, алар тирәсендә кешеләр мәш килә.
Олуг ханны күрүгә, оста грек каршы ашыкты. Олуг хан аңа эш хакын алтын белән түли иде, грек акчага хирыс иде:
– Олуг хан, монда килеп безне дә бәхетле иттегез.
– Бәхетең шуннан гына торса, мин килгәләрмен, төп оста. – Олуг хан ясалып бетеп яткан корабларга күз төшереп алды. – Ничә кораб суга төшерелде инде?
– Унике, олуг хан.
– Унике, – дип кабатлады олуг хан. – Әзер корабларга ташаткычлар куйдыр, һәр ташаткычка өстәмә хак алырсың!
– Булыр, олуг хан. Ташаткычлар куелган булыр.
Төптәңрене аерым төрмәгә яптылар. Төнлә белән ышанычлы кешесе аша ул Саксин кавханны чакыртты. Челтәрле тимер тәрәзә аша алар озак итеп сөйләштеләр. Каравыл торучы алып алар янына килеп-килеп киткәләде. Олуг хан бу турыда белсә, каравыл алыпның башын кисәчәкләр. Каравыл борчулы, Саксин кавханның тизрәк китүен тели иде. Фанәгүрдә төптәңредән барысы да курка, каршы сүз әйтергә кыймыйлар. Төптәңре, төрмәдә утырса да, күрер күзгә тыныч иде. Саксин кавханга ул Кубрат хан белән булган низагын сөйләде бугай, тегесе тизрәк китү ягын карады.
Саксин кавхан киткәч, төптәңре уйланып утырды. Кубрат хан барысын да беләм, күреп торам дип уйлый бугай, әмма ахыр чиктә төптәңре барыбер аны төп башына утыртыр.
Мәгәр Кубрат хан төптәңре уйлаганча ук гамьсез түгел иде. Төптәңрене төрмәгә утырткач та, ул каравылбашны чакыртты һәм төптәңре янына килергә теләгән бер кешене уздырырга, әмма чыкканда тотып ябарга боерды. Саксин кавханнан соң төптәңре янына тагын бер кеше килде, төптәңре аның белән дә озак сөйләшеп торды, һәм бу кешене дә тотып яптылар. Япкан җирдән олуг хан каршына китерелгән Саксин кавханны Кубрат хан кайтарып җибәрде, ә менә икенче кешене тоткарлады.
Чем-кара сакаллы, чәче иңнәренә хәтле төшкән кеше, каршысында Кубрат ханның үзен күргәч, бөтенләй коелып төште, дер-дер калтыранырга тотынды. Кубрат ханаңа эчемлек салып бирергә кушты, көмеш табакка куеп китерелгән бер җам эчемлек эчкәч кенә ят кешенең куллары калтыраудан туктады. Бераздан ул шактый тынычланды, иркенләбрәк утырды. Әмма куркуы үтмәгән иде әле. Аның күзләре ялт-йолт килә, чынлап та олуг хан алдында утыруына ышанып җитми иде кебек.
– Атың әйт, атың ничек? – дип сорады Кубрат хан.
– Атым Карат, олуг хан, көбәче Бакыр угланы Карат.
Кубрат хан чабу астыннан итек башын чыгарыбрак куйды. Олуг ханның хәйләсе шуннан гыйбарәт иде: әгәр дә мәгәр бу адәм каган кешесе булса, ул аның итек башын үбәргә егылачак, инде каган кешесе түгел икән, моны эшләмәс, чөнки ялагайланучыларны олуг ханның җене сөйми иде. Кубрат ханның итек башын күрүгә, кеше баш орды, үрмәләп килеп, ханның итек башын үпте.
– Каган җибәрдеме?
– Сәүдәгәр мин, олуг хан, Фанәгүргә тауар алып килдем. Тире, җилем, мамык, тимер, бакыр китердем. Киемнәрем дә бар.
– Төптәңрегә нигә килдең, йомышың әйт!
– Олуг хан, ул миннән ике чапан сатып алды, чапаннар алтын җепләр белән тукылган иде, акчасын бирмәгән иде.
– Син ул акчаны хан төрмәсенә килеп алырга булдыңмы?..
– Миңа әйттеләр, олуг хан, иртәгә аның башын кисәчәкләр…
– Башын? – дип гаҗәпләнде Кубрат хан. – Кисәчәкләр! Кем әйтте?
– Саксин кавхан, олуг хан.
Кубрат хан уйланды. Төптәңренең ябылуы турында бары тик ике кеше белә иде: каравылбаш һәм хан үзе. Димәк, Саксин кавханга да, бу куркак җанга да төптәңренең төрмәдә утыруы турында каравылбаш сүз тараткан.
Кубрат хан төптәңренең өеннән чапаннарны алып килергә кушты. Чапан алырга киткән алып күп тә үтми әйләнеп тә кайтты. Чапаннар чынлап та төптәңре өендә икән.
– Нигә ала килмәдең? – дип сорады олуг хан. – Хәзер үк чапаннарны китереп җиткер. Бер аягың – монда, бер аягың анда булсын!
– Чапаннар бәһасез, олуг хан.
– Чапаннарны куеп тор, карендәш. Ни әйтте сиңа төптәңре? Каганга бер-бер хат бирдеме, телдән генә әйтергәкуштымы?
– Мин бары тик сәүдәгәр, олуг хан. Сәүдәгәрнең тауары— алдан, акылы арттан йөри.
– Җәлладны чакырыгыз! – дип боерды Кубрат хан.
Бүлмәгә тоташ карадан киенгән, күзләрен генә калдырып йөзенә битлек кигән, башына очларын тырпайтып кара яулык бәйләгән сарай җәллады килеп керде. Җәлладны күрде дә сәүдәгәр тәмам телсез калды. Аның янәдән куллары дерелди башлады, иреннәре калтыранды, ул, хан алдында йөзтүбән капланырга дип, бер адым ясаган иде, ханның җансакчылары аны, култык астыннан эләктереп, аякка бастырдылар.