– Калыпка утыртыгыз! – дип боерды хан.
Сәүдәгәрне алып чыгып киткәч, берүзе бер бүлмәдә уйланып утырды олуг хан. Төрле хәлләр күрде ул үз гомерендә, әмма иң яратмаганы, сөймәгәне ялган иде. Бер тапкыр аңа төптәңре: «Кешегә хәзер агулы ук кирәкми, кешегә хәзер җылы сүз кирәк», – дигән иде. Кемгә кирәк синең җылы сүзең? Менә бу сатлык сәүдәгәргәме? Каган йомышы белән Фанәгүргә килеп, ил серен җыеп йөрүчегәме?
Кубрат хан ышана иде, төптәңрене тәмам фаш итү өчен сәүдәгәр барысын да сөйләр, сөйләми хәле юк. Шуннан соң хан барлык кавханнарны да җыяр, җыяр да төптәңренең башын кисәргә яисә ат койрыгына тагарга хөкем чыгарыр… Тик халык аны аңлармы? Төптәңре Ирсанның халык алдында абруе зур, күбесе аны, чынлап та, Тәңре илчесе дип белә. Юк, бу юл белән төптәңрене җиңеп булмастыр.
Кубрат хан бүгенге көнгә кадәр төптәңре белән бәхәсләшеп кенә килгән иде, хәзер эшләр җитдиләнде, икесе ике ярда басып сөйләшә башладылар. Бал корты да үзенә тимәсәләр чакмый ич, бар эше бал җыю, ә инде аңа тияләр икән, ул шундук агулы угын сиңа батыра. Кубрат хан да моннан соң чагар, илгә хыянәт иткәннәрне, кем генә булмасын, кичермәс.
Мәгәр уйлана торгач, Кубрат хан бөтенләй башка бер фикергә килде. Иртәгә үк төптәңрене каганга илче итеп җибәрергә. Аннан исән-имин әйләнеп кайта икән… Юк, болгар алыплары аны юлда ук… Алыплар түгел, җәлладка йөкләр ул андый бурычны. Әйе, җәллад аны юлда ук…
Икенче көнне иртән иртүк көн тууга дога кылгач, Кубрат хан төрмәдәге төптәңре Ирсанны сарайга китерергә кушты. Олуг ханнан бу боерыкны алган каравылбаш аңламый торды. Нигә дип кичә япкан җинаятьчене бүген чыгарырга ди?..
– Төптәңре Ирсаннымы? – дип кайтарып сорады каравылбаш.
– Әйе, төптәңре Ирсанны, каравылбаш.
Каравылбаш чыгып китүгә, хан җәлладны чакыртты. Җәллад хан каршына килеп баскач, олуг хан аңа текәлеп карап алды. Ничәмә ел хезмәт итә инде аңа җәллад, хан аның беркайчан да елмайганын күрмәде, ул бары тик олуг хан әмерен үтәде.
– Карабаш, син миңа күп еллар хезмәт итәсең. Тугры булдың, сүзем тыңладың, һәр кушкан йомышым җиренә җиткереп башкардың. Тыңла ханың, Карабаш. Бүген өйләдән соң төптәңре Ирсан Биләмҗиргә чыгып китәр, аның янында юлдашлары булыр. Алар Биләмҗиргә барып җитмәскә тиешләр. Кул астыңа ун алып ал. Аңладыңмы ханны?
Җәллад Карабаш, гадәттәгечә, дәшмәде, карусыз килешеп, боерыгыгыз үтәлер, олуг хан, дигәндәй, баш иде, аннары борылды да чыгып китте.
Җәллад Карабаш чыгып киткәч, Кубрат хан урыныннан кузгалды, йөренеп килде. Барысы да ул уйлаганча барса, кара җылан каганның койрыгына басачак Кубрат хан. Беренчедән, кан дошманына әверелеп барган төптәңре Ирсаннан котылачак; икенчедән, сәүдәгәрдән каганның уй-теләген сөзеп алачак; өченчедән, өлкән угланы Батбайны котыртучыдан коткарачак. Илхан сукыр тавык кебек, ә сукыр тавыкка сукмак кирәкми. Күрер-белер дә булган хәлләрне, үзе үк атасы алдына килеп баш орыр.
Аяк тавышлары ишетелүгә, Кубрат хан тәхетенә утырды. Тынычлану аңа хәтта тәхетенә утыргач та килмәде.
Төптәңре Ирсан килеп керде, бу юлы ул ханга баш ормады, туры ханга карады. Кубрат хан кайнап торган ачуын чак кына эченә йотып җибәрә алды.
– Мин уйладым-уйладым да, төптәңре Ирсан, сине каганга илче итеп җибәрергә булдым. Йомышың шуннан гыйбарәт булыр: каган чынлап та Болгарга яу чабарга уйлыймы? Ничә төмән алае бар? Яу чыгар айлары, көннәре? Каган белән килешү якларын сиңа йөклим, төптәңре Ирсан. Мин әйттем!
Төптәңре Ирсан ханнан һич тә моны көтмәгән иде. Ул бер мәлгә ни әйтергә белми аптырап калды. Шул мизгел эчендә ул ханның сүз сөрешен аңларга теләде. Болгарның олуг ханы каганны яклаган кешене нигә дип Биләмҗиргә җибәрә? Аучының бүрене оясына җибәрүе белән бер бит бу. Вакытны сузу нияте белән, төптәңре хан алдына килеп баш орды. Бу аның, ышанычың аклармын, мин элеккечә үк синең колың, дип әйтергә теләве иде, әмма аның керә-керешкә баш ормавын, ә менә тора-торып маңгаен идәнгә бәрә-бәрә ант итүен олуг хан ошатмады, төптәңренең бу кыланышына авыз чите белән генә елмаеп куйды. Бәхәссез, хан ниятендә ниндидер мәкер күрде төптәңре, әмма бу кадәр кыска арада гына ханның ни теләвен аңлавы кыен иде. Ирсан үзен Тәңре кулына тапшырырга булды. Ул үз гомерендә беренче тапкыр диярлек Тәңренең булуына ышанды. Аның уенча, төне буена төрмәдә дога кылган Ирсанның моң-зары, ниһаять, Тәңрегә барып җиткән, һәм ул үз чиратында олуг хан күңелендәге коткыны җуйган, менә хәзер хан янә аның белән дустанә яшәргә тели – Биләмҗиргә илче итеп җибәрмәкче. Болар берсе дә хан теләге белән түгел, Тәңре теләге, Тәңре кодрәте белән.