Выбрать главу

– Угланнар-илханнар! Бабаларыбыз, аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, дигәннәр. Бер учма уктай бердәмяшәгез. Бердәм, тату яшәсәгез, сезне беркем дә җиңә алмас, җәйләүләрегезгә малларын да кертмәс. Инде бер-берегездән аерылышып яшәсәгез, һәркем үз ыруы, үз биләмәләре өчен генә кайгыртса, җәйләүләрегезгә дошман керер, кәләшләрегезне, кардәшләрегезне, сеңелләрегезне, бөтен ыруыгызны кылыч белән турап ташларлар, сөңге белән кадап үтерерләр, исән калганнарыгызны кол итеп чит җирләргә сатарлар. Бердәм булыгыз. Бердәм булган – береккән, ялгыз калган – кол иткән. Киңәш иткән – уңар, киңәшсез – туңар. Бердәм киңәшеп яшәгез. Шул булыр, илханнар, минем сезгә әманәт-васыятем. Мин әйттем, кардәшләр, аксакаллар, кавханнар!

Сүзе беткәч, Кубрат хан илханнар янында утыручы үги оланы Илбарыс баһадирга карады:

– Инде, Илбарыс баһадир, син бире кил.

Илбарыс баһадир хан янына атлаганда, табында чышын-пышын сөйләшү китте. Илбарыс баһадир хан янына килеп баскач, хан аңа билендәге путасын салып бирде.

– Баһадир, син бәйләмең белән Кодрак илханда булырсың.– Хан пута өстенә хәнҗәрен, кылычын салды. – Мин сиңа, баһадир, үз алаемнан бер төмән алай бирәм. Аксакаллар! – Кавханнарга карады олуг хан. – Өске Кирмәннән хәбәр килде. Угры Чалбай хан Өске Кирмәнне алган, андагы кардәшләребез болгар-грекларны әсир иткән. Угрылыгын антлар эчеп тә ташламаган Чалбай ханны кирмәннән куып чыгаруны Саклаб кавхан угланы Илбарыс баһадирга йөклим. – Кубрат, киңәш сорагандай, ханшага карап алды, ханша аңа сизелер-сизелмәс кенә ияк какты. – Кирмәнне Чалбай кулыннан ал, Итил, Чулман елгалары буенда яшәүче төрки-угор халыклары белән сәүдә эшен җайга сал. Үзең кирәк тапкан иң оста алыпларны, мәргәннәрне алаемнан сайлап ал. Кирмәнне алуга, Фанәгүргә хәбәр җибәр. – Олуг хан хәзинә башы кавханга бармак изәде. – Кавхан, баһадирга хан казнасыннан Дәмәшкъ сәүдәгәрләреннән алган көмеш табак-савытлар, кирәк кадәр корал, көтүлегемнән ат бир. Баһадир, бүләкләрне болгар белән сәүдә итәргә килешкән кабилә башлыкларына бирерсең. Кайтышлый каенишем Көбер ханга керерсең, аңа Румнан килгән алтын табакны бүләк итәрсең. – Хан тамак кырды, ашап-эчәргә кыстап йөргән табынбашка күз төшереп алды. – Чалбай ханның башын Фанәгүргә җибәрерсең. Кодрак илхан ыруы белән үз биләмәләренә Дәмәшкътән кайткач күчеп китәр. Болгарга асыл корычтан ясалган Дәмәшкъ кораллары кирәк. Кодрак илхан шунда чыгып китәр. Мин әйттем!

Илбарыс баһадир хан биргән әйберләрне артында басып торган ярдәмчесенә сузды, бирде дә хан алдында бил бөкте.

– Олуг хан, атам, йөкләгән ышанычың аклармын. Итил-Чулман буендагы халыклар белән сәүдә эшләрен җайга салырмын. Болгарның Өске Кирмәнен кайтарып алу өчен гомеремне дә кызганмам.

– Сувар кавхан, орыш атларының башы, баһадирга иң яхшы атларны бир, – диде хан, – орышларда даннары арткан алыпларым бир. – Хан карашы белән алостаз Дәянны эзләп тапты: – Алостаз Дәян, сине Илбарыс баһадир белән җибәрәм. Мин әйттем!

Алостаз Дәян, озын, чандыр гәүдәсен урталай бөкләп, ханга ризалыгын белдерде.

– Инде ашагыз, эчегез, – диде хан. – Табыната, кыста кунакларны, китер кымыз, китер әче бал.

Ашап-эчкәч, табындагылар шаулаша башладылар. Кубрат хан ханша Аппак белән киңәшеп утырды. Шуннан хан кинәт күтәрелде дә:

– Халаек, кунаклар килү хөрмәтенә, илхан Кодрак белән Илбарыс баһадир юлга чыгу хөрмәтенә иртәгә диңгез буенда Кызкуыш туе уздырырга булдым. Сөрәнчеләр, халыкка бүген үк оран салыгыз. Мин әйттем.

Көтелмәгән бу хәбәрне күтәреп алдылар, өйләнмәгән баһадирларның түбәләре күккә тиде, баш киемнәре чөелде, ул да түгел, сөрән салучылар, иртәгә Кызкуыш туе, орыш уеннары була, дип оран сала-сала, калага чыгып киттеләр. Барысы да белә иде: бу төндә, бу төндә генә түгел, бу ике төндә бер генә кыз да керфеген йоммаячак, сөйгәнен-сайлаганын уйлап чыгачак, Тәңредән сөйгәненең куып җитүен теләячәк.

Кодрак илхан да, Илбарыс баһадир да юлга Кызкуыш туеннан соң гына чыгып китәргә өстәмә боерык алдылар. Шул боерыкны алганнан соң, Илбарыс баһадир урынына килеп утырды һәм Чәчкәдән күзен дә алмады. Ханша баһадирның бу карашын тагын ошатып бетермәде. Мәҗлес тәмамланып бетәр-бетмәс, Чәчкәне ияртеп чыгып китте.