– Йә, нигә телең йоттың, төптәңре?
– Тел йотмаслыкмы, олуг хан? – Төптәңре Ирсан янәдән хан каршында баш орды. – Тел йотмаслыкмы? – диде төптәңре, чарасыздан аның күзләре яшь белән тулды. – Ышанычыгызны акларга тырышырмын, олуг хан, гомерем дә кызганмам.
Төптәңре ханга күз төшереп алды. «Иелгән башны кылыч кисми», – дип уйлады ул.
– Йә, ни әйтерсең, төптәңре?
– Ышанычны ышаныч белән аклармын, олуг хан. – Үзе уйлады: «Каганның төптәңресе Үрәгәйгә картлык килгән, соңгы көннәрен яши икән инде. Каган мине рәнҗетмәс, Үрәгәй урынына төптәңре итеп куяр, менә шуннан соң без синең белән алышып карарбыз, Кубрат хан».
– Сиңа зур йомыш йөклим, төптәңре.
Төптәңре Ирсан янә баш орды.
– Коткар мине, олуг хан. Җибәрмә Биләмҗиргә илче итеп. Атам кылган явызлыкларны каган белә, ул мине ат койрыгына тактырыр, мичкәгә салып диңгезгә җибәрер…
Төптәңре әкрен генә башын күтәрде, олуг хан йөзенә күз сирпеп алды. Хәйлә килеп чыга булса кирәк, хан аның сүзенә колак салды, ниятен аңларга теләгәндәй, бер мәлгә сүзсез торды:
– Мин сине Биләмҗиргә зур йөк белән җибәрәм, Ирсан. Шул йөкне башкарып кайтканда гына, мин сине кичерә алырмын.
– Олуг хан, Болгар өчен мин барысын да эшләрмен.
Хан таягын күтәрде, нидер уйланып идәнгә төшерми торды, ахыр хәл итте – төшерде. Бу аның «алып китегез күз алдымнан бу кешене» дигән шартлы хәрәкәте иде.
Шушы көннән Кубрат хан сарайдагы һәр өченче кешегә шикләнеп карый башлады: каган шымчысы түгелме? Хәтта беренче ярдәмчесе Актай кавхан белән сөйләшкәндә дә әйтер сүзен әйтеп бетермәде.
Атна-ун көнгә бер Кубрат хан сарай мәктәбенә бара иде. Ул анда нәниләргә Румнан килгән җимешләр өләшә, әле бер баланың, әле икенче баланың башыннан сыйпый-сыйпый, сабыйларны багучы хатыннан: «Бусы кемнеке, бусы кайсы илханныкы яисә кавханныкы?» – дип сорый, кайберләрендә үз чалымнарын күреп, куанып бетә алмый иде. Сарай мәктәбендә бары тик илханнарның, кавханнарның, тарханнарның, Кубрат ханга аерата якын булган кешеләрнең балалары гына укый иде. Аларны грек Константин укыта, шунда ук аларны алостазлар орыш уеннарына өйрәтәләр.
Сарай мәктәбенә килеп керү белән, олуг ханны балалар сырып алды. Олуг хан аларга биленә таккан күн капчыктан уч-уч җимешләр ташлады. Балалар, чыр-чу килеп, җимеш җыярга сибелделәр, бары тик арадан берәү генә үлән арасына сибелгән җимешләргә исе китмәгән кебек басып торды. Олуг хан аны үз янына чакырып алды, капчыктан чыгарып, бер җимеш сузды. Малай җимешне алды, ханга баш иеп рәхмәт әйтте һәм бер читкәрәк китеп басты. Шунда аңа калган балалар берәм-берәм җимеш китереп бирә башладылар. Олуг хан малайны бармак селкеп кенә янә үз янына чакырып алды.
– Кил әле, кил, минем яныма кил!
Ир бала аптырый калды, әле кулындагы җимешләргә, әле аптырап калган малайларга карады, шулай да олуг хан янына килми булдыра алмады.
– Кем угланы буласың, атың ничек?
– Атам кавхан Савир буладыр, анам…
– Анаңның аты юкмы әллә?
– Анамның аты Артыкбикә, олуг хан.
– Олуг хан… – дип кабатлады Кубрат хан. – Кем өйрәтте моны сиңа, миңа олуг хан дип дәшәргә?
– Укытучы Константин, олуг хан.
– Җавапка остасың, углан. Тик миңа әйт әле, нигә сиңа иптәшләрең һәрберсе берәр җимеш биреп чыкты?
– Минем атам олуг кавхан, ә аларның…
– Бар, һәрберсенә җимешләрен кире өләшеп чык. Берсен дә калдырма. Кулыңда ничә бармак синең? – Малай бармакларын тырпайтты. – Дөрес әйтәсең – биш. Әикенче кулыңда?.. – Малай икенче кулының бармакларын тырпайтып җибәрде, кулындагы җимешләре үләнгә сибелде. – Тагын биш. Ике кулыңда күпме була?..
– Ун, олуг хан.
– Ун, углан, ун, – диде Кубрат хан һәм китеп барды.
Аның кәефе юк иде. Ул буй алган угланнар ягына атлады. Мәктәпләрне укытучы сызымнары буенча эшләткән иде Кубрат хан, үзенә таба килүче укытучыны күреп, олуг хан туктап калгандай итте. Укытучыны күргән саен, Кубрат хан үзе дә аңлап бетермәгән уңайсызлану тоя иде. Укытучы аңа: «Олуг хан, сез минем хатларны укып барасыз икән бит!» – дип әйтер кебек иде.
– Хәерле киләсез, олуг хан!
– Хәерле, хәерле, укытучы! Үзең тазамы соң?
Константин йөрәк турына кулын куеп баш иде, ханны алдан уздырып җибәрде.
– Сезгә рәхмәтемнең чиге юк, олуг хан. Бабам Симокаттаның башы җиденче күктә.
– Ул биредә Симай ата, укытучы, ишетәсеңме, Симай ата. Бабаң сөйкемле карт. Ә син, укытучы, Патшакаланы сагынасыңмы?
– Юк, олуг хан. Кала миңа ят, ә менә калада яшәүчеләр…