«Императрица Мартинаны?» дип сорарга иткән иде Кубрат хан, укытучы йөзендә сагыш күреп дәшмәде.
– Болгар балалары зиһенлеме, укытучы?
– Аллаһы Тәгалә балаларның барысына да тигез итеп зиһен өләшә, олуг хан. Калганы кешенең үзеннән тора.
– Алай булгач, ахмаклар каян килә соң, укытучы?
– Ахмакларны надан дәүләт бирә, олуг хан.
Олуг хан укытучыга сирпелеп карады, әмма дәшмәде, атлавын белде.
– Әйт әле, укытучы, Аллаһы Тәгалә адәм дөньяга килгәнче үк аның кем буласын беләме?
– Юк, белми, олуг хан. Язмышны һәр кеше үзе ясый.
«Син дә үз язмышың үзең ясадыңмы? Император сине, хатыны Мартинага гашыйк булганың өчен, Фанәгүргә сөрде. Ә син, укытучы, язмыш, дисең. Язмыш ул – Тәңре сызган юл. Һәр кешегә туганчы ук юл сыза Тәңре, шул юл белән син бара-бара гомер итәсең. Үлемең дә Тәңре кулында. Ул аны әллә кайдан белә, әллә кайчан сызып куйган…»
– Укытучы, менә бездә кара болгарлар һәм ак болгарлар бар. Халык шулай дип йөри. Укыган болгарны белекле диләр. Тамга танымаганны элек-электән кара болгар дигәннәр, белекле, димәк, ак болгар. Аннары, укытучы, язмышны да Тәңре бер дә син дигәнчә аңлатмый. Кешенең язмышы, ул дөньяга килгәнче үк, Тәңре тарафыннан язылып куела.
– Кем ул Тәңре, олуг хан? Сез инанган Алла түгелме?
– Мин табынган Тәңре, укытучы.
– Сәер, олуг хан, каршы әйтергә җөрьәт итәм. Беркемдә дөньяга олуг хан яисә кече хан булып тумый. Сезгә Бөек Болгарның олуг ханы булу өчен ун еллар буена ашиналылар династиясе белән очрашырга туры килә. Әгәр дә мәгәр сез ул вакытта җиңелгән булсагыз…
– Ярар, укытучы, калдырып торыйк бу бәхәсне. Буй алган угланнар кайда?.. Хәрби уеннарда, дисең… Укытучы, мин бу сорауны философка да биргән идем: греклар аллаларын адәм заты итеп күз алдына китерәләр. Кеше кеше күңеленә сыя аламы? Төрки Тәңресе – күк йөзе, кояш. Бер нәрсә бар: яхшысы да, яманы да күк-кояш астында кылына. Күк астында барчабызга да урын җитәрлек, нигә кирәк булды икән акыллы грекларга адәм баласын алла итү?
– Кеше сурәтендәге алламы ул, күк-кояш йөзендәге Тәңреме, олуг хан, күңелең инанган нәрсә булыр. Бөтен хикмәт – халкың кабул иткән йоланың дәүләт эчтәлегенә җавап бирүендә. Грекларда ул – Христос, болгарларда – Тәңре.
– Атаң Феофан тикмәгә генә сине Болгарда калдырмаган икән, укытучы. Илеңдә булсаң, әллә кайчан башың чапкан булырлар иде.
– Минем башым башка нәрсә өчен чапкан булырлар иде, олуг хан.
– Акыллы кеше – дәүләт терәге, укытучы. Ә син…
Кубрат хан шып туктап калды. «Ни сөйли ул? Акыл сата. Атасы Феофан калдырмады аны, Кубрат хан да алып калмады, укытучы Константинны император Ираклий хатыны Мартинаны яраткан өчен сөргән. Яраткан өчен! Мин ни өчен Балкыр илханга сөрдем кавханым Савирны? Миңа каршы сүз әйткән өчен түгелме?»
– Мин белекле болгарларны дәүләт терәге булырлар дип укытам, грек Константин.
– Үрнәк дәүләт төзергә дип сезгә кадәр меңләгән патшалар, ханнар, шаһлар хыялланган, олуг хан. Әмма әле булса төзи алганнары юк. Башта аларның яшь чактагы хыяллары тормышка ашмаган, шуннан алар дусларыарасыннан дошманнар эзләп таба башлаган, тормышка ашмаган хыялларының үчен алардан алган, аннары картлык килгән – һәркайсы үзе турында гына кайгыртырга тотынган, үз-үзен карауга гына күчкән. Әйтик, борынгы Мисыр фиргавеннәре үзләрен таш пирамидалар белән мәңгеләштерергә омтылганнар һәм алар моңа күпмедер күләмдә ирешкәннәр дә. Ассирия патшалары асылма бакча-сарайлар салдырганнар, шуның белән үзләренә бу дөньяда җәннәт ачмакчы булганнар. Грек императорлары исә дөньяда тиңе булмаган храмнар төзегәннәр, ә менә аларның хыялындагы идеаль дәүләт барыбер тумаган. Патшалар, ханнар, шаһлар өчен туса да, халык өчен тумаган.
Кубрат хан туктады, таш эскәмиягә утырды, укытучыга янәшәсеннән урын күрсәтте.
– Нигә син бу хәтле кыю, укытучы?
– Идеаль дәүләткә идеаль йола кирәк, олуг хан.
– Иң яшь йола кемдә, укытучы?
– Иң яшь йола сарациннарда, олуг хан. Әмма пәйгамбәртитулы алгач, Алла илчесе изге Мөхәммәд тә йоласына кылыч белән юл сала.
– Христианнар?
– Алар да кимен куймыйлар.
– Болгар нинди йола алырга тиеш, укытучы?
– Дәүләт төзелешенә камил йола, олуг хан.
– Сине тикмәгә генә кумаган икән император, укытучы. Баш бар үзеңдә… Әңгәмәң кызык булды. Уйландыра. Тагын бер сорау сиңа, укытучы. Камил дәүләт өчен әлеге берйола да ярамый, дидең, каян алмак кирәк ул йоланы?
– Болгар ниндидер йола алырга соңга калды, яңа йола яңа дәүләт төзелгәндә кирәк, хәзер Болгарда Тәңре өстенлек итә.
– Иң камил йоланы булдыру авырмы, укытучы?
– Иң камил йола – гадел хан, гадел император. Дәүләт башлыгы яман кеше икән, аның өчен йола пәрдә генә, кылган явызлыкларын каплау өчен корылган чаршау гына. Менә күрәсезме, олуг хан? – Укытучы бармакларын тырпайтты. – Кулдагы бармаклар да тигез түгел, йолалар ничек тигез булсын ди. Инде менә хәзер карагыз, олуг хан, – дип, йодрыгын йомды укытучы, – иң камил йола барлык халыклардагы иң гадел гореф-гадәтләрне эченә җыйган йола булыр, олуг хан.