Выбрать главу

– Әйт әле, укытучы, базилевс Алла илчесеме?

– Император Ираклий минем кебек үк гади бер кеше, олуг хан.

Кубрат хан беравык сүзсез утырды, аннары кузгалып китте, укытучы аңа иярде.

– Төптәңре Ирсан: «Тәңре мине хан итеп дөньяга китергән», – дип бара. Хакмы ул?

– Мөмкин булса, бу соравыгызга җавап бирмәс идем, олуг хан.

– Нигә?

– Олуг хан, патша яисә хан булып алган һәр кеше, дәрәҗәсе үсә барган саен, үзендә чиксез кодрәтләр күрә, иң хәтәре – тора-бара ул моңа үзе дә ышана башлый. Әмма аңа да үлем килә. Бактың исә, ул да гап-гади бер кеше икән: туа, үсә, чәчәк ата, картая, үлә. Үлемсез бары тик мәхәббәт кенә, олуг хан.

– Мәхәббәт?! – дип гаҗәпләнә калды хан.

– Әйе, олуг хан, мәхәббәт. Бары тик ул үлемсез. Кешене чир түгел, көнчелек үтерә. Алланың бүләге акыл булыр, олуг хан.

– Мин сине император кууына бөтенләй шаккатмый башладым, укытучы. Синең дусларың бармы? Бар, дисең. Мәхәббәттә көчле кеше дуслыкта таркау булыр, диләр. Барысы да Тәңредә.

– Һәр халыкның үз догасы, олуг хан. Күк-кояш барчабызга да бер.

– Хокукны кешегә кем бирә, укытучы?

– Олуг хан, кешегә хокукны башкарган эше бирә. Болгар дәүләтен дәвам итәрдәй угланнарыгыз бар, аларның күбесен мин укыттым. Мин аларга ышанам, юлларын дөрес сайларлар.

– Укытучы, җитеп торыр, арыдым мин синең әңгәмәңнән. Син, Константин, сәүдәгәрләр сараена баргала. Хакыйкать бәхәстә табыла. Бәхәстә белем табылыр, бәхәстә өмет чагылыр диләр.

– Шулай итәрмен, олуг хан.

22

Кояш баеганнан соң, диңгез яклап дымлы һава агыла, көндез бик бөркү булгач, Кубрат хан Кызсарайның тәрәзәләрен ачып куярга кушкан иде, кичке салкынча һава килә башлагач, тәрәзәләрне яптырды, берсен генә ачык калдыртты. Кубрат хан диңгез ягыннан күзен дә алмады. Фарсы тимерчеләре ясаган тимергә алтын йөгерткән челтәрләр аша бүлмәгә көннең соңгы кояш нурлары төшә, дымлы диңгез һавасы йомшак ястык булып идәнгә җәелә. Ханга һава җитми кебек иде. Савир кавхан артыннан киткән йомышчы алай һаман кайтмый.

Кубрат хан тәрәзә төбенә утырды. Биредән Фанәгүр уч төбендәгедәй күренә. Кала биек дивар белән уратып алынган, диварларга грек утын ата торган ташаткычлар да куелса?.. Каган Фанәгүр кебек каланы ни тырышса да ала алмас, камап торыр-торыр да китеп барыр. Китеп барыр, бер елдан тагын әйләнеп килер. Ни кылырга? Әллә соң төптәңрене калада калдырырга булганмы? Кан дошманыммы ул минем? Юк. Юк, димә, ул – минем тәхетемне алырга өндәүче, илханнар күңеленә коткы салучы. Ни генә булмасын, хәзер соң инде. Төптәңре Ирсанны берәү дә коткара алмас. Төптәңре Ирсан юлда, тиздән аларны җәллад Карабаш куып җитәр…

Кыска гына вакыт эчендә үтереш-суеш күз алдына килүгә, Кубрат хан өшеп китте, җиләненә төренә төште. Көтригурлар ханы Көбер ничегрәк кабул итте икән апасын?.. Илбарыс буйтур кайларда, ниләр кылып йөри икән? Нигә Кодрак илханнан хәбәр юк?.. Шулай ук Өске Кирмән чыннан да камаудамы?.. Әгәр дә мәгәр Өске Кирмән камауда икән, буйтур шунда таба кузгалгандыр. Хак анысы, буйтурга хан андый боерык бирмәде, мәгәр буйтур моны үзе эшләр, чөнки Кодрак илхан авыр хәлдә— камауда. Анда Чәчкә, анда Болгарның чиге, анда Болгарның Төн илләре халыклары белән сәүдә итү төбәкләре.

Кубрат хан калада бар биналардан да биек булып калкып чыккан чиркәү манарасына күз төшереп алды. Әнә нинди мәһабәт, күркәм биналар сала христиан динен өстен чыгару өчен греклар. Нигә без дә Тәңрене шулай күтәрмибез икән? Артык ышануданмы, башка бер-бер сәбәп бармы?

Төптәңре Ирсан Биләмҗиргә китеп бара, аны тиздән… Үзебезнең тамырны үзебез кисмибезме икән?..

Шулвакыт Кубрат хан янына кече кавхан керде:

– Олуг хан, Илбарыс буйтурдан хәбәрче бар.

– Дәш, керсен!

Кубрат хан, кабалана-кабалана, хәбәрче кертеп биргән тузны сүтте, хатның тамгасына игътибар итте. Тамга Илбарыс угланныкы иде.

«Олуг хан, менә ике көн инде каган бәге Җаек безне куа килә. Җаек бәк Итилнең сул ягында, мин уң ягында. Без әкрен генә Өске Кирмәнгә таба хәрәкәт итәбез. Җаек бәк безнең якка чыгарга кыймый, миндәге алайның санын белмәүдән дип уйлыйм. Җаек бәкнең төп көче үзе белән түгел кебек. Миңа калса, ул кемнедер көтә. Олуг хан, кыюлыгым җитеп киңәш итәсем килә: Балкыр илхан алае белән Өске Кирмәнгә таба хәрәкәт итә башласа, Җаек бәк бу кадәр кыю йөрмәс иде. Җаек бәктә төмәннән артык алай бар, диләр. Әлегә Балкыр илханда бер төмән алай, олуг хан.