Илбарыс буйтур».
Кубрат хан өстен алыштырды, сарайга ашыкты. Аты юыртып барганда, ул уйланды. Димәк, Көбер хан Илбарыс буйтурга йырмак алай биргән. Бик шәп. Хәзер Балкыр угланга хәбәр салырга булыр. Каганның юлына төшсен, Фанәгүргә килү юлын киссен. Болай булгач, каган Өске Кирмәнгә бармаячак, туры бире чыгачак, Йулыш каган Җаек бәгеннән хәбәр көтә бугай. Хәбәр килү белән, каган Фанәгүргә кузгалыр. Күпме алай белән килергә исәбе каганның?.. Монысы Кубрат ханга караңгы иде.
Сарайда аны философ көтә иде, Кубрат хан тәхетенә менеп утыруга, Иоанн Фасиан аның каршына килеп басты, түбәнчелек белән баш орды:
– Олуг хан, вакытлы-вакытсыз борчуым өчен кичерә күр. Укытучы килгән иде, иртәгә буй алган оланнарның чыгарым көне, рәхим итсен олуг хан, диде.
Кубрат хан философка елмаеп карады:
– Утыр, философ, утырып сөйләш. Укытучыга мең рәхмәт, игелекле зат. Булырмын мин анда, философ. Минем сиңа киңәшем бар, философ. Мәктәп бетергән угланнарның күбесеһөнәрчеләр. Бәхәссез, һөнәрчеләр дә кирәк. Әмма дәүләт бер һөнәрчеләрдән генә тора алмый. Иң әүвәл аңа, философ, җәйләү-биләмәләрен саклау өчен, алай кирәк.
– Олуг хан, болгарлар элек-электән малчылык белән көнкүргәннәр. Халкың синең мал үрчетә, иген игә, аларның тынычлыгын саклау – синең эш, балаларына белем бирү – минемэш.
Шулай диде дә философ борылып чыгып китте. Кубрат хан аны туктатмады, дәшмәде.
Олуг хан йомышчысын дәште:
– Урыннарыннан кузгатып булса да, Алтай белән Култай аксакалларны чакырыгыз! Тиз йөрегез!
Көттеребрәк булса да, аксакалларны олуг хан янына алып килделәр. Ураган агасы белән орышта йөргән аксакалларның бөкреләре чыккан, битләрен җыерчыклар баскан, өсләрендәге тире киемнәреннән ят ис килә иде.
– Утырыгыз, аксакаллар.
Аксакаллар каганның берсе – уң кулында, икенчесе сул кулында орышкан. Ураган каган ырубашлар арасында барган чуалышларда һәлак булгач, Култай кавхан көтригурлар ханы Тугрыга ияреп китә, Алтай кавхан исә яшь хан Кубрат янында кала. Башта Тугры ханга ияреп киткән Култайга җан ачулары чыга Кубрат ханның, әмма язмышын Аппак белән бәйләгәч, кавханны кичерә, хәтта аңа Фанәгүргә кайтырга рөхсәт бирә.
Аксакаллар бер-берсен яратмыйлар, Тугры ханга ияреп киткән өчен, Алтай кавхан Култай кавханга ачулы, картаеп киләләр, әмма үзара тыныша алганнары юк.
Аксакаллар олуг хан күрсәткән урыннарга утырыштылар.
– Тәңре үзеңә көч-куәт бирсен, олуг хан!
– Рәхмәт, олуг кавханнар.
– Безгә нинди йомышы төште икән олуг ханның?
– Мин сезнең киңәшегезгә мохтаҗ, аксакаллар.
– Киңәш, – диештеләр кавханнар һәм күзгә-күз карашып алдылар. – Әйе, без ишеттек, олуг хан, игелегең артып, төптәңре Ирсанны Биләмҗиргә илче итеп җибәргәнсең дип. Хакмы шул?
– Хак, олуг кавханнар. Ил өстенә афәт килгәндә, ата-ул – коралга, ана-кыз өметкә ябышыр, ди. Төптәңре Ирсан миңа каршы илханнарны котыртып йөри. Ил эше белән йөрүе игелеккә булыр дип уйладым.
– Шәп иткәнсең, олуг хан. Илче сукмагы суынмаса, ил илгә суынмас.
– Минем кайгым төптәңре түгел бүген, аксакаллар. Минем кайгым – Өске Кирмән, Кодрак илхан. Каганның бәге Җаек Өске Кирмәнне камаган икән. Йулыш каган Фанәгүргәяу чыкмакчы. Ни кылыйм, аксакаллар, каганны Фанәгүрдә көтимме, каршы чыгыйммы? Киңәшегез әйтегез?!
– Киңәш, – диде Култай кавхан. – Нинди киңәш бирик сиңа, олуг хан? Ашина ыруы гомер-гомергә Болгарга яманлык кылды. Фанәгүргә килсә, калабыз ала алмаса да, болыннарыбызны, грекларның басуларын, гөлбакчаларын кара җир итәр. Каршы чык каганга, шул булыр минем сиңа киңәшем, олуг хан.
– Олуг хан, тыңлама син Култайны. Гомер-гомергә ялагай булды, бүген берне сөйләсә, иртәгә икенчене сөйли. Ялагай карсак төлке ул.
– Минме карсак төлке, минме ялагай?! Олуг хан, бир кылычың, бәхәсне корал аклар, диләр. Бир, олуг хан, кылычың!
– Шапырынма, әтәчләнмә! – дип күтәрелде Алтай кавхан. – Шапырынма, ялагай карсак.
Картлар чәчрәп торып бер-берсенә килә башлауга, Кубрат хан әмер таягы белән деңк итеп идәнгә төртте. Шундук тәхет бүлмәсенә дүрт айбалталы алып килеп керде. Айбалталы алыпларны күрделәр дә олуг кавханнар, уч төпләренә тамак кырып, урыннарына утырыштылар. Кубрат хан, сабырланып калган картларга карап, мыек астыннан гына елмаеп куйды.
– Киңәшең әйт, Алтай кавхан?!
– Минем киңәшем шул булыр, олуг хан. Син үзең аңа яу чап. Дәш угланнарың, җый алаең, яу чык.
– Киңәшегез өчен рәхмәт, аксакаллар. Инде хушыгыз!
Аксакаллар дәрәҗәләрен белеп кенә кузгалдылар, кәкре талдан кисеп алган таякларына таяна-таяна чыгып киттеләр.