«Хак әйтәләр, яшьлек белмәүдән интегер, картлык кыласын кылып өлгермәүдән интегер, дип. Киңәшләре хак, бүген үк Батбай белән Аспарух угланнарга хәбәр салырга: Маныч елгасына килсеннәр, үзем дә алаем белән шунда юнәлермен. Грек— калада, төрки – далада очрашыр. Фанәгүрне аксакалларга калдырам, сакласыннар».
Кубрат хан таягын янә идәнгә деңкеде, шундук каршына алсакчы килеп басты.
– Кече кавхан Актайны дәш!
Кече кавхан Актай килеп җитүгә, хан тәхетеннән кузгалды.
– Кавхан, Батбай илхан белән Аспарух илханга хәбәрче чаптыр! Бар булган алайларын җыеп, Маныч елгасына таба кузгалсыннар. Истәлекче, яз! Сәнә христианнарча алты йөз дә кырык икенче язның бәне Җылан елында Болгар ханы Кубрат угланнары белән каган алаена каршы Маныч елгасына таба кузгалды. Кече кавхан, бу әмерем сиңа: хан болынындагы яу атларын, иярләп, йөгәнләп, алыпларга өләшсеннәр. Мин әйттем!
– Баш өсте, олуг хан. Кыеп әйтергә базам, олуг хан, җәллад Карабаш кайтты, керергә сорый.
– Керсен, – диде олуг хан, йөзе үзгәреп.
Кубрат ханга кинәт курку килде. Төптәңре Ирсанның үлеме шулай куркыттымы? Җәллад Карабаш беркайчан да аның боерыкларын үтәмичә калмады, барысын да җиренә җиткереп кайткандыр.
Җәллад Карабаш аның янына кыяр-кыймас кына килеп керде.
– Йә-йә, ни булды?
– Олуг хан, боерыгың үти алмадым, төптәңре Ирсанны Батбай илхан алыплары аланнар иленә урлап алып киткәннәр.
Кубрат хан иркен сулыш алды, эченә җылы йөгерде.
– Төптәңре исән, аны Батбай илхан урлаган, һәм син аны урлаттың?
– Олуг хан, Батбай илханда өч йөзләп алып иде, без һични кыла алмадык.
– Бар, кит! Кит, югал күземнән! Сыртың каезлыйсы иде дә синең моның өчен… Ярый, оныт ул турыда, Карабаш, ишетәсеңме, оныт! Кече кавхан, миңа каган яучыларын китер! Әйе, әйе, миңа, менә монда, тәхетем каршына.
– Яучыларны төптәңре Ирсан белән тагын да алданрак озаттык бит, олуг хан.
– Шулай бит әле. Вакыт төн инде, башым катты. Каган сәүдәгәре Яматны китер дияргә иткән идем мин, кече кавхан. Соң булса да китер. Менә монда, тәхетем каршына.
Сәүдәгәр кергәндә, Кубрат хан тәхетендә утыра иде инде. Каган сәүдәгәре Ямат бәк Кубрат хан янына узды, баш орды. Олуг хан итек башын чапан чабуы астына яшерде, яратмый иде хан итек башын ялаучыларны.
– Тор, сәүдәгәр, тыңла. Син каган йомышын йомышлый алмадың. Син – каган сәүдәгәре, каган сине үзе хөкем итсен. Мин сине Биләмҗиргә кайтарып җибәрергә булдым. Әйе, Ямат бәк, сиңа мин тормыш бүләк итәм. Әмма ул бүләкне минем йомышым йомышласаң гына алырсың: каганга менә бу хатны тапшыр! Киңәш итәм: акылың – алдан, аягың арттан йөрсен! Хан үтенечен үтәмәсәң, Тәңре безне теге дөньяда булса да очраштырыр, Тәңренең кодрәте киң.
Сәүдәгәр хатны кулына алды, авырлыгын тойгандай тотып торды, аннары иснәп карады, хаттан дала үләне исе килә иде.
– Кече кавхан Актай, Йулыш каган сәүдәгәренә ат бир, биш көнлек азык бир.
Ямат бәк янә олуг хан аягына егылырга иткән иде, аны ике яктан ике алып эләктереп алды да җилтерәтеп алып чыгып китте.
Илбарыс буйтур Көбер ханнан алган бер төмән йырмак алае белән уң як ярдан Өске Кирмәнгә күтәрелә, аның һәр адымын күзәтеп, Җаек бәк елганың сул ярыннан бара бирде. Икесе дә ашыгалар, атларын бик сирәк ял иттерәләр иде. Җаек бәкнең елга аша чыгарга теләмәвен буйтур аңламый иде. Шуннан буйтур хәйләгә кереште. Ул алаен дүрт төркемгә бүлде һәм Җаек бәк албагаучылары күзәткән төбәкләрдә уратып-әйләндереп ике-өч тапкыр уздырды. Буйтурның тизрәк Өске Кирмәнгә җитәсе килә иде. Анда Чәчкә, анда Кодрак илхан.
Әле уратыбрак, әле яр буйлап юыртып барганда, Илбарыс буйтур аръяктан күзен дә алмады. Киң болынга килеп чыктылар һәм шунда кунарга булдылар. Көтригурлар үзләре белән ерактан күрүче хатыннар йөртәләр. Буйтур аларны Камай баһадирга бирде.
– Баһадир! – дип кычкырды буйтур. – Камай баһадир, аръякта хазарлар күренәме? Хатыннарың карасын әле.
Камай баһадир килеп тә җитте.
– Буйтур, Җаек бәкне күрүче юк, әллә монда, әллә юк. Күренми. Минемчә, буйтур, хазарлар икегә бүленгәннәрдер. Җаек бәк төп көче белән Өске Кирмәнне камауда тотадыр, әмонда йырмак алаен җибәргәндер. Күп булсалар, бире чыгарлар иде, орышырлар иде, буйтур.
Шулчак хатын-кызларның берсе кычкырды:
– Аръякта хазарлар! Аланның очы юктыр сыман. Ял итәргә каршы якка туктадылар!
– Нишлибез, буйтур, кунабызмы, кузгалабызмы?
– Кунабыз, атлар йончыды. Боер, һәр ике якка каравыл алыплар җибәр, ашчылар казан ассыннар.
Шулай диде дә буйтур, аттан төшеп, иярен салдырды, кашкасын тышаулап җибәрде. Буйтур җиргә куелган ияр өстенә утырды, яр кырыена килеп җитеп, урнашып йөргән хазарларга карап тора башлады.