Выбрать главу

Ул арада хазар алыплары белән болгар-көтригур алыплары уктан алышка керештеләр. Әмма тегеләрнең дә, боларның да уклары ярга җитми иде. Шуннан берсен берсе мыскыл итү, көлешү китте. Илбарыс буйтурга бу ошамады, алыпларга укларын әрәм итмәскә кушты. Ук йөртүчеләр дә сукраналар, алар да уктан атышкан алыпларны орышалар иде. Җирән чәчле, ак тәнле көтригурлар кәҗә сакаллы хазарлардан кәҗә булып кычкырып көләргә тотындылар, тегеләре болгар-көтригурларны бүре булып улап мыскыл иттеләр.

Ук атышып, мыскыл итешеп туйгач, ике як ярдагы алыплар атлар белән төрле әкәмәтләр күрсәтә башладылар. Сул як ярдагы хазар кола айгырын ике аягында йөртеп алып китте. Болгар мәргәне дә моны кабатлады. Ул да түгел, бер хазар думбра чиертергә тотынды, хазарның аты шул көйгә ауман-тәүмән килә-килә биеп китте. Болгарлар шаккаттылар. Мәгәр болгар алыплары арасында да җитезләр табылды. Бер алып атка сикереп менде дә, ат чабып барганда, малкайның корсагы астыннан әйләнеп кире ияренә менеп атланды. Җавап итеп, аръяктагы хазар янәдән атын ике аягында йөртеп алып китте. Хазарның кыланышы буйтурга ошамады, кинәт аның күз алдына мәргән Ташбулат килде. Укларын ул аръякка җиткерер, кәпрәеп атын ике аякта йөрткән хазарны укка алыр иде. Кайларда йөри икән ул кыю һәм батыр мәргән?! Көтригур мәргәне угор кенәзенең кияве булды да куйды. Угорлар Болгарга да, Хазарга да, Антларга да ясак түләмиләр, әмма өчесе белән дә бик теләп сәүдә итәләр.

Илбарыс буйтур күк йөзенә карады. Биектә-биектә тилгән тибрәлә иде. Үткен күзле тилгән! Аръякта күпме алай, син барысын да күрәсеңдер, ә менә мине билгесезлек борчый. Кайда Җаек бәк? Нигә күренми? Тилгән үзенә корбан эзлидер. Җаек бәк кемне эзли икән?.. Җаек бәк кирмәнне алса, Чәчкәне әсир итәр. Бер Чәчкәне генәме?! Юк, Җаек бәк кирмәнне ала алмагандыр. Кирмәнне алган булса, йырмак алаен безнең арттан җибәрмәс иде. Җаек бәкнең бу алае – кирмәнне камап торган төп алайның хәбәрчеседер. Өске Кирмәнгә зур алай килә икән, Җаек бәк тиз генә аръякка чыгачак, котылу җаен эзләячәк… Бик ихтимал ич. Иртәгәдән дә калмый, алар Өске Кирмәнгә җитәрләр, орышсыз булмас. Илбарыс буйтур көтмәгәндә килеп чыгар, хазарларны кисәр-кадар да тагын качып китәр, бераздан тагын килеп чыгар, тагын орышыр.

Шулвакыт аръяктагы хазарлар арасында шау-шу купты, бер төркем җайдак елганың югары ягына таба чапты, озак тормастан алар әйләнеп тә кайттылар. Илбарыс буйтур Камайга карады:

– Хатыннарны чакыр, баһадир.

Ераккүрер хатыннар буйтур янына килделәр.

– Ни күрәсез, шул турыда сөйли барыгыз!

– Буйтур, – диде, кулын маңгаена куеп, хатыннарның өлкәнрәге. – Яр буйлап әсир төшкән болгар алыпларын алып киләләр. Ничә алыпмы?.. Җиде. Җиде алып күрәм. Алардан алдарак арбага утырган хатын-кыз күрәм. Арбасы ике көпчәкле…

Буйтур үткер күзле хатын янына ук килеп басты:

– Йә-йә, тагын ни күрәсең?

– Аларга бик күп алыплар ияргән. Бик күп, буйтур. Арбадагы хатын-кыз күркәм киемле, түшендәге тәңкәләре ялт-йолт итә. Хазарлар атларын атлатып кына, ашыкмый гына киләләр.

Өске яклап төшүче хазарлар якынайган саен, болгарлар яр кырыена елыша бардылар. Шик юк, хазарларның кулында болгар әсирләре иде. Ә менә хатын-кызы кем? Үткер күзле хатыннар танымыйлар. Менә арба нык кына якын килде, таллыклар янына туктады. Арбадан…

Илбарыс белән Камай, беравыздан диярлек:

– Чәчкә, хан кызы Чәчкә! – дип әйттеләр һәм бер-берсенә карашып та алдылар.

Бу хәлгә ышану мөмкин түгел иде. Шулай ук хазарлар кирмәнне алдылар микәнни?..

– Алай түгел, алай түгел, буйтур. Кирмәнне хазарлар ала алмас!

– Ә Чәчкә, хан кызы Чәчкә ничек хазарлар кулына әсир төшкән?!

– Буйтур, алар кирмәнне алганнар. Әнә Җаек бәк үзе килә. Әнә күрәсеңме тулпарын?

Бу чынлап та Җаек бәк иде. Җаек бәк килеп җитәрәк, аңа каршы чапкан җайдаклар нидер әйттеләр, әмма бәк елганың уң ягына рәтләп күз дә ташламады. Җансакчыларына нидер әйтте, һәм алар көлешеп алдылар.

– Чәчкә Җаек бәк кулында! – дип, беравыздан кычкырып җибәрделәр баһадир белән буйтур.

Илбарыс буйтур үзендә баһадир Камайның карашын тойды, ул аңардан сүз көтте, мәгәр буйтур бу мәлдә нәрсә дә булса әйтүдән гаҗиз иде.

– Чынлап та, хан кызы Чәчкә бит бу, буйтур, – диде Камай.

– Күрәм, – диде, ниһаять, буйтур. – Исегез китмәгән кебек кыланыгыз. Баһадир, боер, алыплар учак-учак таралсыннар, ашарга утырсыннар.

Таллар артына ике-өч чатыр кордылар, Җаек бәк шунда юнәлде. Күп тә үтми, хазарларның сөрәнчесе яр кырына килде:

– Илбарыс буйтур, алаең Җаек бәк ягына алып чыксаң, бәк сине уң кулы итәчәк, хан кызын иленә җибәрәчәк.

Илбарыс буйтур яңак итен чәйнәде, дәшмәде, аның янәшәсенә сөрәнчесе килеп басты, буйтур ни әйтер дип, оран салырга хәзерләнде.