Выбрать главу

– Сөрәнче, әмер булмаячак. Сабыр итик, Җаек бәк безне тозакка каптырмакчы. Ашыкмыйк.

Аръяктагы сөрән салучы кычкырды да кычкырды, шул бер үк сүзләрне кабатлады.

– Әйт, сөрәнче. Юкка тамагың ертма, диген. Илбарыс буйтур бәк теләген кабул итми, диген.

Болгар сөрәнчесеннән бу сүзләрне ишетүгә, хазар сөрәнчесе таллыклар арасындагы чатырларга таба юнәлде. Чатырларны бер-берсеннән шактый ерак куйганнар. Сөрәнче иң арыга куелган чатырга керде, шактый озак торганнан соң әйләнеп килде һәм бик озак дәшми торды. Болгарлар да, хазарлар да сабырсызлана башладылар. Берничә хазар алыбы, тез тиңентен суга кереп, яр башындагы болгарларны укка алмак булдылар, әмма уклар, ярга җитәр-җитмәс, суга чумдылар. Ниһаять, сөрәнче кулларын авызына куыш итеп куйды. Әмма сөрән салмады, болгарлар ягына аткан алыпларга нәрсәдер әйтте, тегеләре, ашыга-ашыга, судан чыктылар, яр башына менеп утырдылар.

«Димәк, боларның биредән китмәскә исәпләре, – дип уйлады буйтур. – Без дә китә алмыйбыз, Җаек бәк белә, буйтур беркая да китмәячәк, чөнки әсир болгарларны, Кубрат ханның кызы Чәчкәне күреп алды. Аннары буйтурга кирмәнгә барудан ни файда? Иртәме-соңмы кирмән барыбер каганныкы булыр, иң мөһиме – хан кызы Чәчкә алар кулында. Җаек бәк нигәдер елга аша чыгарга теләми. Нигә? Әллә бар максаты хан кызы Чәчкәне кулына төшерү булганмы?.. Шулай да булуы ихтимал ич. Йулыш каган хан кызына өйләнер, телиме моны, юкмы Кубрат хан, тора-бара ризалашыр…»

Юк, алай дип уйлыйсы килми иде буйтурның.

«Йулыш каган – Кубрат ханның кан дошманы, ул аңа кызын бирергә беркайчан да риза булмас. Риза булмаса ни, кыз бит инде каган кулында. Бүген-иртәгә хан кызын Биләмҗиргә илтеп җиткерерләр. Каган Кубрат ханга илчеләр җибәрер… Килешер Кубрат хан, килешми кая барсын…»

– Буйтур, сөрәнче дәшмәс булды.

– Әйдә, ашыйбыз.

Ашап-эчтеләр, һәр ун кешегә учак алдылар. Буйтур һәр ун алыпка өчәр учак куярга кушты. Җаек бәк буйтурда алай аз дип уйламасын.

Кояш баеды. Буйтур һаман ияр өстенә утырып уйланды. Ул бөтен бер Болгар илен, җәйләү-биләмәләрен күз алдына китерергә тырышып карады. Кубрат хан Батбай илхан белән Аспарух илханга, Маныч елгасы буена килегез, дип хәбәр салгандыр. Балкыр илханның каган белән очрашуы бар. Әмма ул төп орыш булмас. Төп орыш кайда булыр?.. Буйтур белми иде. Хәбәр килү белән, Илбарыс төп орыш төбәгенә килер, әмма ул башта Кодрак илхан янына барыр, аның уң канатына басар. Нинди хәлләрдә кулга төшерделәр икән хазарлар хан кызы Чәчкәне? Кодрак илхан үзе, алае кайда? Барысын да кырып бетерделәрме әллә?!

Эңгер иңде, төн килде, караңгы төште. Ике ярда да учаклар яна. Буйтур ягында да учаклар шактый. Бәлкем, Җаек бәк, төп көчен күрсәтмәс өчен, учакларны азрак яктыргандыр…

Аръяк яр сөзәк, яр буеннан ук таллыклар, аннары болын башлана, бире якка шактый текә һәм биек яр менәсе бар. Хазарларның күбесе яр астында ятып калыр, болгарлар тиз генә бирешмәс. Әмма барыбер сан хәл итәр. Ни өчен соң әле Җаек бәк бу якка чыгарга тиеш ди? Аның кулында хан кызы. Ул максатына иреште. Ул хәзер Биләмҗиргә кузгалыр, каганны куандырыр…

Буйтур уйланды, учаклар да сүнә башлады. Уң кулы Камай буйтур янында, ул да буйтурына ни әйтергә белми изалана. Нинди киңәш бирсә дә, кабул итмәс кебек буйтуры. Аръякта чатыр тирәли, пумала кисәү тотып, каравыл йөренә. Чәчкә шул чатырда булса кирәк, үткер күзле хатыннар шулай диделәр. Чатырда Чәчкә булса, Җаек бәк тә андадыр. Чәчкә Җаек бәк кулында. Кубрат хан Йулыш каганның яучыларын куып кайтарып җибәрде, ә монда хан кызы Чәчкә аның кулында. Хан кызы кулына төшү белән, Җаек бәк каганга сөенче җибәргәндер…

Буйтур ияренә кырын ятты. Ике як ярда да каравыллар тора. Болгарларның атлары үз яннарында гына, тезгеннәре аякларына бәйләнгән, быргы кычкыртуга яисә сөрәнче оран салуга, алар сикереп торырга әзер. Алып атка мендеме, аны тиз генә алуы кыен. Төркидә тикмәгә генә «Атка менгән— канат элгән» димиләр. Буйтурның кашкасы яр буендагы чирәмне ашый, аның вакыт-вакыт, тынычсызланып, аръяктагы атларның кешнәүләренә колакларын торгызуы буйтурның күңеленә әллә ниткән шомлы уйлар сала иде. Бераздан кашка тынычланды, янә чирәм утлый башлады, ахыр ашап туйдымы, буйтурның халәтен аңлавы идеме, иясе янына килде, иңенә башын салды, бертын, ни әйтер икән хуҗам дигәндәй, шул рәвештә торды. Буйтур атның йомшак иреннәреннән сыйпады, маңгаеннан сөйде, колак артларын, муен асларын кашыды. Хуҗасын яратуынсиздерергә теләпме, кашка, иреннәрен кыймылдатып, буйтурның чәчләренә кагылып алды.

– Их, кашка, кашка, белсәң икән хуҗаңның хәлләрен?! – диде буйтур, уфтанып.

Ат, иясенең хәлен аңлагандай, башын күтәрде, колакларын торгызып, аръякка карады.