«Әллә соң атым да беләме минем ник борчылганны?» – дип уйлады буйтур, атның кыланышына аптырый калып.
Каравыл алыплар яр буйлап йөренәләр, кайсы ат өстендә, кайсы тезгенен бил путасына бәйләгән дә тирә-юньне күзәтә-күзәтә атлый бирә, һәрбер каравылның багасы төбәге бар, иң әүвәл ул шул тирәне күзәтә. Ләкин инде караңгы төште, рәтләп күренми башлады. Аръякта учаклар гына җемелди.
Буйтур торып басты, атының башыннан сөйде, уң кулы Камайны дәште:
– Камай, кил әле бире! Киңәшем бар… Мин аръякка чыгарга булдым. Кирмәннең ни хәлдә калуын белеп булмасмы… Юкса Җаек бәк безне юри биредә тота кебек. Әсир болгарлар янына үтә алсам белермен. Хан кызы Чәчкәне Җаек бәк нык саклыйдыр…
Камай каушабрак, мәгәр тавышын тыя төшеп:
– Мөмкин хәлме, буйтурым, хазарлар әсирләрне дә, хан кызын да күз карасыдай саклыйлар. Сине тотулары бар!
– Уң кулым Камай, мин шулай хәл иттем. Боерам: мин кире әйләнеп кайтмасам, иртәгә таң беленер-беленмәс, йырмак алай белән Өске Кирмәнгә юнәләсең. Мин Өске Кирмәннең Җаек бәк кулында булуына ышанып җитмим. Миңа калса, Җаек бәк хан кызы Чәчкәне хәйлә белән кулына төшергәндер. Алай белән аръякка чыгып орышсак, алар бик күп, безне турап ташларлар. Мин үзем генә чыгам, Тәңре ярдәменнән ташламас…
– Чыкма, буйтур, китик Өске Кирмәнгә, буйтурым!
– Юк, баһадир, мин шулай кылдым.
Буйтур уң кулы Камайны кочагына алды, битләрен биткә тидерделәр.
– Мин барысын да син кушканча эшләрмен, буйтур.
– Минем кашканы үзең белән ал. Кирмәнгә исән-имин барып җитсәгез, барысы да сау-таза булсалар, атымны Кодрак илханга бир. Алыпларга иртән генә әйт: буйтур хан кызын коткарырга аръякка чыкты, безгә кирмәнгә кузгалырга боерды, диген.
Буйтур ук савытын салды, калканын, өске киемен Камайга бирде. Аннары ике укны сындырды да бил каешына кыстырды, ике хәнҗәрен ике якка тыкты.
– Әйләнеп кайтмасам, баһадир, кылычым Кодрак илханга тапшыр…
– Буйтурым, юлың Тәңрегә тапшыр, аның кодрәте киң…
Буйтур тагын бер ук алды, өчкә сындырды да ике өлешен Камайга бирде, уклы башын үзенә алды.
– Укның урта өлешен төптәңрегә, койрыгын укытучыга бирерсең, Фанәгүргә кайта алмасаң, икесен дә Кодрак илханга бир.
Илбарыс буйтур яр буена төште, су янында киемнәрен салды, каешын шәрә биленә такты. Аннары ике камыш кисеп алды, баш-башларын кисеп өреп карады, шуннан соң гына киемнәрен бау белән бәйләде, баш очына күтәрде.
– Игелекле юл сиңа, буйтур! – дип калды Камай баһадир.
Су буйтурның тезенә җитте, биленә, Илбарыс акрын гына, шапылдамаска тырышып, аръякка таба йөзде. Буйтур аръяктагы вак таллыкларга чамалады, әмма аны елга агымы түбәнгәрәк агызды. Аягы төпкә тигәч, ул ике камышны алды, авызына капты һәм, чумып, су төбеннән барды. Сай җиргә җитү белән, башын судан чыгарды һәм сак кына яр буена чыкты. Яр буенда каравыл йөри. Буйтур, судан чыгуга, таллыкка керде, чүгәләп тынып калды. Авыз эченнән җыр мырлый-мырлый, каравыл үтеп китте, күп тә үтми, ул янә әйләнеп килде. Каравыл таллык яныннан гына узды, буйтур аның хәтта әчкелтем кием исен тоеп калды. Каравыл алып бертуктаусыз арлы-бирле йөренде.
Каравыл алып, үч иткәндәй, нәкъ буйтур чүгәләгән куак-таллар яныннан ике-өч тапкыр узды. Чүгәләп утыра-утыра буйтурның аяклары оеды, буыны тәмам бушагач, лып итеп артына утырды. Астындагы чыбык чыртлап сынды, алып, йөгереп, таллыкка килде. Шул мәлдә яр буенда балык чупылдап алды. Каравыл, тирә-ягына карана-карана, бертын басып торды да үзалдына сөйләнә-сөйләнә китеп барды. Буйтур сынык укларның берсен авызына капты, биленнән каешын салды, тиз-тиз өстенә киенде. Шуннан соң сак кына таллар арасыннан чыкты, куак кырыена посып, каравылны көтә башлады.
Буйтур торып басты. Бу юлы яр буеннан ук килә иде каравыл алып. Буйтур таллыккарак чигенде, каравылның үтеп киткәнен көтеп торды. Ниһаять, якын-тирәдә аяк тавышлары тынды. Буйтур яр өстенә менде, куактан куаклыкка күчә-күчә, чатырларга таба елышты. Менә ул җиргә ятты, чатырга таба түшендә шуышып барды. Чатырга ун-унбиш адым калгач, әрем куаклары артына посып, бик озак күзәтеп торды. Кисәү тоткан ике алып чатыр ишеге янында торалар, чатыр артында беркем дә күренми. Бу чатырдан арырак куе шомыртлык башлана, анда янә ике чатыр куелган. Төн караңгы, әмма күз ияләшә төшкәч, ун-унбиш адымнан кеше гәүдәсен абайларга була иде. Хан кызы Чәчкә кайсы чатырда? Көндезен Чәчкәне менә бу чатырга алып кереп киткәннәр иде. Кисәү тоткан алыплар нидер сөйләшәләр, мәзәк әйтешәләр, көлешәләр. Буйтур әкрен генә чатырга таба шуышты. Аның авызында хәнҗәр, итек кунычына тыккан өч сынык ук очы бар. Менә чатыр. Буйтур чатыр ефәгенә колагын куеп диярлек тын калды. Эчтә һичнинди тавыш юк иде… Каравыл алыплар да мәзәк сөйләүдән туктадылар. Кемнәр бу чатырда?.. Җаек бәк үземе, йә булмаса, Чәчкәме? Әллә соң үткер күзле хатыннар ялгыштылармы?.. Чәчкә монда булса, әсир алыплар кайда? Үткер күзле хатыннар, әсир алыпларны ябулы кибетләр янында күрдек, диделәр. Каравыл алыплар янә пышын-пышын сөйләшә башладылар, йокламаска тырышалар. Сөйләшүдән туктауга, берсе капчыгыннан кипкән ит чыгарды булса кирәк, икәүләшеп чупыл-чупыл тозлы ит чәйнәделәр.