– Их, моның янына кымыз да булса икән! – диде берсе.
– Биргәнне аша. Кызы булгач, кымызы да булыр.Әнә күрәсеңме болгар әсирләре торган кибетне, шуның күршесендәге кибеттә чүлмәк-чүлмәк кымыз булыр, ә кызы…
– Тансык, алып килим бер чүлмәген чәлеп. Ашчыга ике көмеш дирһәм бирсәң, ул бәкнең үзен дә сатачак.
– Һи, бар, тик сак бул.
– Барысы да йоклый. Таныш ул минем. Ашчыны әйтәм.
– Әйтәм бит, сак бул.
Чатырдан егерме адымнар чамасы җирдә учак яна, учак тирәли алыплар утырганнар. Кайсылары йоклый, кайсылары шыпырт кына сөйләшеп утыра. Берсе йокламый, учакка әледән-әле коры-сары ташлап тора. Буйтур алардан курыкмады, әмма кире әйләнеп киткәндә алар кырыннан үтәргә туры киләчәк. Нишләргә? Көтәргәме, әллә…
Шулвакыт чатыр эчендә нечкә ир-ат тавышы ишетелде:
– Бала, ят, йокла.
Җавап юк, буйтурның йөрәге колак төбенә килеп тибә башлагандай булды. Кемгә дәште?.. Кем?..
Төн урталарында һаваны болытлар томалады, караңгылык тагы да куерды. Буйтур учакка карамаска тырышты. Учакка карасаң, караңгыга бик озак күз ияләнми. Ярты төннән соң учаклар берәм-берәм сүнә башлады. Буйтур чатырның ефәгенә кагылып алды. Тынлык. Буйтур авызыннан хәнҗәрен алды, сак кына чатыр ефәген тиште. Юк, ишетмәделәр. Буйтур, сыңар күзен генә тишеккә куеп, эчкә күз ташлады.
Төп чатыр уртасында хәрәм ага утыра, буйтур аның хәрәм ага икәнен йөз-кыяфәтеннән үк белде, буйтур тишкән тишекнең сул ягында хан кызы Чәчкә. Чәчкәне күргәч, буйтурның йөрәге ярсынып тибә башлады. Чәчкәнең күлмәк изүе ертылган, күкрәкчәсендә берничә көмеш тәңкә генә калган. Бу ни инде?! Чәчкә әсир! Шулай ук Җаек бәк кирмәнне алган микәнни?.. Чәчкә монда. Кайда Кодрак илхан, кайда аның алае?!
Чатырның ике ягына ике шәмдәл куелган, җил кергәнгә дә куркынып, дерелдәп киткән шәмдәл утларыннан түбә өстендә сәер шәүләләр биешә. Хәрәм ага шул шәүләләргә караган да каткан, әйтерсең таш сын. Буйтур тишекне зурайта төште, ефәк киселүне ишетепме, хәрәм ага ялт итеп артына әйләнеп карады. Шулчак Чәчкә торып басты, мендәрен алып, тишек турына ташлады. Күреп эшләдеме ул моны, белми-күрми генәме, буйтур һични аңламады. Хәрәм ага мыгырданып алды, аннары торды да ишек яры күчеп утырды. Буйтур тишекне тагы да зурайта төште. Хәрәм ага тагын шиккә калды, Чәчкәгә үз урынына күчәргә кушты. Чәчкә телгә килде.
– Агай, кил әле бире, утыр әле яныма! – диде Чәчкә ягымлы һәм назлы тавыш белән. – Сукранма әле алай. Әйт әле, кемгә шулай тырышып хезмәт итәсең?
– Йулыш каганга, кыз олан. Йулыш каганга.
– Утыр әле яныма, агай! – Хәрәм ага Чәчкә янәшәсенә килеп утырды, Чәчкә аңа мендәрдән урын бирде. – Мине саклаган өчен Җаек бәк ничә алтын түли инде?
– Алтын юк, кыз олан. Җаек бәк мине ашата-эчертә, йомшак түшәгендә йоклата.
– Коткар мине, агай. Мине коткарсаң, мин сиңа ирек бирер идем. Җирең-ыруың кай җәйләүләрдә?.. Мин сине җәйләвеңә кайтарып җибәрер идем. Ирек алыр идең.
– Нигә ул миңа ирек, кыз олан? Син бирерсең, башка берәү алыр. Юк ирек миңа бу якты дөньяда, кыз олан.
– Алайса, мин сиңа җырлыйм, агай. Җырлыйммы?
– Җырла, кыз олан, җырла, җылама гына. Җырла,җыр җанны юата, шәраб канны кузгата, диләр әнә каган җарияләре.
Нидер сизенгән Чәчкә шактый кычкырып җырлап җибәрде:
Чәчкә җырлый башлауга, ишек янында торган каравыл алып, чатыр чаршавын күтәреп, эчке якка карады.
– Моңланма, моңланма, хан кызы. Тиздән Биләмҗиргә алып китәрләр, каганга биреп туй итәрләр.
Каравылда торучы алып, артына каерылып, иптәшенә нидер әйтте, алар гөрләтеп көлешеп алдылар. Шул чакта буйтур чатыр ефәген зур итеп ярып җибәрде. Хәрәм ага янә як-ягына каранып алды.
– Тагын җырлыйммы, агай?
– Җырлама, кыз олан. Каравылларны котыртма.
– Бичара син, агай, Алла бичарасы, Тәңре колы…
Чәчкә хәрәм аганың башыннан сөйде, теге сискәнеп китте, авыз эченнән нидер мыгырданды. Шулчак хәрәм аганың муенына бау салынды һәм ул, аһ дияргә дә өлгермичә, бер якка ауды. Җылан кебек шуышып чатыр эченә кергән буйтур хәрәм аганың авызына чүпрәк тутырды, кул-аягын бәйләде. Бу хәлгә авыз ачып сүз катарга кыймый торган Чәчкәгә ымлады.