Выбрать главу

Бары тик чатырдан китә төшкәч кенә, буйтур аңа:

– Елгага таба шуыш, тиз! – диде.

Учаклар сүнгән иде инде, учак тирәләрен узгач, аягүрә бастылар. Чәчкә шунда гына бу хәлнең төшендә түгеллеген абайлады бугай, буйтурның күкрәгенә капланды да җылап җибәрде:

– Буйтурым, бәгырем…

– Чәчкә, Чәчкә, җылама, ашык. Тыңла мине, елга аша йөзеп чык та баһадир Камайга әйт: буйтур Өске Кирмәнгә кузгалырга боерды, диген. Әйт, Чәчкә, кирмән кем кулында?..

– Кир-р-мән…

Аларга таба каравыл килә иде, буйтур Чәчкәне елгага таба этебрәк җибәрде.

– Тукталма, йөзеп чык.

– Әй, кем анда?

– Чәчкә, Чәчкә, мин аны тоткарлармын, йөгер, йөгер! Кирмәнгә китегез, чыгу белән, Чәчкә, ишетәсеңме?!

– Кем анда, дим? Кил әле бире! – диде каравыл.

Каравылга дәшәргә кирәк иде, юкса аның оран салуы бар иде. Буйтур җиргә чүгәләде.

– Мин бу. Нигә алай бакырасың?.. Күрмисең, берәү…

– Бире кил, – диде каравыл алып.

– Бик ашыктырма әле син алай, кордаш.

Буйтурның тавышы ошамадымы, каравыл алып шигәя калды, ашыга-кабалана буйтурга таба килә башлады.

– Атың кем, буйсынган баһадирың кем?

– Атым сорый бит әле. Атым… Син биргән атмы әллә ул?.. Менә бетте дә, хәзер киләм.

Каравыл алып, бөтенләй шигәя калып, аны көтеп торды. Буйтурга шул мизгел бик җитте, ул каравыл алыпка хәнҗәрен атты. Алып аһ итте дә йөзтүбән капланды, буйтур ике сикерүдә аның янына җитте, култык астыннан алды да таллар арасына сөйрәп кертте. Ул аны бик тиз чишендерде, өске киемнәрен киеп, елга буена чыкты. Чәчкә елга өстендә күренми иде инде. Диңгез буенда үскән хан кызы суда балыктай йөзә иде. Чәчкә аръякка чыгып җиткәндер, Камай баһадирны уяткандыр. Юк, баһадир йокламагандыр, су буенда аны көтеп торгандыр. Чәчкә буйтурның боерыгынәйтүгә, алар сак кына, сиздерми генә Өске Кирмән ягына юл алырлар. Таллар арасында берничә алып белән атлар калдырырлар. Әсир болгарлар белән исән-имин чыксалар, шул атлар белән буйтур кирмәнгә юнәлер… Буйтурга каршы каравыл килә башлады. Иптәше белән шушы төбәктә очрашырга тиештер дип уйлады буйтур. Ул аңа тамак кырды.

Буйтур янына килгән каравыл алып:

– Бар, кит! – диде.

Илбарыс буйтур әкрен генә китеп барды, ул аркасы белән тоеп атлады, аңа каравыл алып бик озак, караңгылык эченә кереп эрегәнче карап калды. «Ул миннән шикләнде, шулай да ышанды», – дип уйлады буйтур, адымын тизләтә төшеп, болгар алыплары ябылган кибеткә ашыкты. Кибет янында каравыл юк иде, буйтур бераз гаҗәпләнә калды, аңа туктарга да, анда-монда суккаланып йөрергә дә ярамый иде. Ул туры кибеткә юнәлде. Килеп җитәрәк кенә күрде ул, каравыл кибетнең артында икән, учак янында утыра. Икәү, берсе учакка чыбык-чабык ташлаштыра, икенчесе ияренә башын куйган да йоклый. Буйтур кибет янына җитте, шунда ук ярым тавышка гына пышын-пышын сөйләшкән болгарларны ишетте. Шик юк, нәкъ менә шул кибеттә иде әсир болгарлар. Буйтур кибетнең чүпрәген күтәрде, акрын гына:

– Туганнар, болгарлар. Тавыш чыгара күрмәгез. Бу— мин, Кубрат ханның буйтуры Илбарыс, акрын гына иптәшләрегезне уятыгыз да минем арттан шуышыгыз. Туганнар, дим, болгарлар…

Әсир болгарлар ышанмый тордылар, шуннан берсе терәлеп диярлек буйтурның йөзенә бакты. Аннары әйләнде дә:

– Чынлап та Кубрат хан буйтуры Илбарыс, туганнар. Уят мәргәнне…

Болгарлар кибеттән коелган арада, буйтур җиргә чүгәләде, тирә-ягына күз ташлады. Чүгәләгәч, тирә-як әйбәтрәк күренә иде. Кибетне боҗрага алганнар икән, Тәңре саклаган, ул учак яныннан ук үткән. Каравыл алып дип белгәннәрме? Болгарлар уза башласалар, күрүләре, каравыл кычкырулары бар. Шуышып кына үтәргә.

Буйтур кибеттән төшкән бер алыпка:

– Шуышып кына елга ягына таба кузгалыгыз. Әнә бу арадан узыгыз. Андагылар йоклый кебек.

Әсир болгарлар эшнең асылына шундук төшенделәр, җылан кебек берсе артыннан берсе елгага таба түшләрендә шуыштылар. Мәгәр шунда алыплар йоклаган учак яныннан кисәк кенә бер алып күтәрелде һәм, ашыга-кабалана, таллыкларга таба атлады. Болгарлар туктап калдылар. Мәргән алып таллыкка киткән алып артыннан шуышты. Күп тә үтми, ул әйләнеп тә килде. Кулында хәнҗәр иде. Ул, минем арттан кузгалыгыз, дип торып басты, кул изәде.

Барысы да аңа иярделәр. Елга буена җитәрәк, таллык янына тукталдылар.

– Буйтур, – диде кулына хәнҗәр эләктергән мәргән алып, – Җаек бәк безне әсир итмәгән иде. Хан кызы Чәчкә…

Шулчак Чәчкә утырасы чатыр янындагы каравыл оран салды. Ул шулхәтле каты кычкырды ки, бөтен елга буе хәрәкәткә килде.

– Елгага йөгердек! – диде буйтур. – Өсләрегезне сала-сала йөгерегез!.. – Бер алып аларны куып җитеп килә иде инде. – Мин аны тоткарлыйм…