Каравыл алып килеп җитәрәк, буйтур аңа хәнҗәрен атты. Иллә шул мәлдә үк икенчесе килеп чыкты, ул әйтерсең җир астыннан калыкты. Буйтур туктады, аны көтеп алды.
– Ни булды? – дип сорады ул, аның өстендә хазар киемнәре, алып шикләнмәскә тиеш иде. – Ни булды, дим?
– Болгарлар качкан, хан кызы да юк! Әнә алар! Әнә!.. Алып буйтур янына ук килеп җитте, буйтур кисәк борылды да аның корсагына сынык ук белән кадады. Алып аның өстенә капланды, алар яныннан елгага таба кисәүле пумала тоткан каравыл алыплар йөгерәләр иде инде. Буйтур күкрәгенә капланган алыпны бер якка этеп җибәрде дә елгага таба йөгерүче каравыл алыпларга иярде. Әмма аннаншикләнделәр, кайсыдыр куып җитте, йөзен кисәү белән яктыртты. Буйтур аның янтыгына хәнҗәрен тыкты, каравыл алып кулыннан кисәүне алды.
Ул арада аны күреп алдылар.
«Соң, өлгермәдем, – дип уйлады буйтур. – Соң! Ятып калганчы атып кал».
Каршы килгән ике алыпка ике сынык угын атты. Һәм елгага ташланды, сөзәк яр астына ул, йөгереп килгән җайдан, суга сикерде. Әмма аягында тора алмады, суга мәтәлде. Торды, иллә ике адым ясый алмады, артыннан уклар сибелде. Ботына ук кадалды. Буйтурга гүя аркан ташладылар, ул кисәк туктап калды, шул арада аны ике хазар алыбы куып җитте, сөйрәп су читенә чыгарды.
Буйтурны уратып алдылар, кисәүләр белән йөзен яктырттылар.
– Болгар албагаучысы, – диештеләр хазар алыплары. – Ике алыпның башына җитте. Их, җаныңны җәһәннәмгә…
– Хан кызы Чәчкә кайда?..
Кем?.. Аннан сорыйлармы?.. Буйтурның башын төйгәннәр, ахры, исенә килә алмый торды, битенә су бөркегәч кенә күзләрен ачты, кай тарафта булуын аңларга теләп, тирә-ягына каранды. Алдында Җаек бәк утыра иде, буйтур аны кыяфәтеннән, киемнәреннән үк таныды. Бәкнең өстендә җофар тиресе белән каймалган кыска сырма, сырма изүен ачып җибәргән, сафьян итек кигән аякларын җәебрәк утырган, куллары тезләрендә, иреннәрендә ачулы елмаю. «Итекне болгарныкын кигән», – дип уйлады буйтур күз алдындагы мәхшәрне бер мизгелгә булса да онытып тору теләге белән. Буйтурның карашы Җаек бәк күршесендә утырган кешегә төште. Күрде дә, күзләре зураеп китте буйтурның. Үз күзләренә үзе ышанмады, аның каршында сәүдәгәр Ямат бәк утыра иде.
– Таныдыңмы, буйтур? – диде киная белән Ямат бәк. – Тау белән тау очрашмаса да, кеше белән кеше очраша, дигәннәр.
– Иске танышмы әллә? – дип сорады Җаек бәк.
– Очрашкан идек бер тапкыр Патшакала юлында. Белеп тор, Җаек бәк, Кодрак илханның уң кулы булыр бу буйтур, олуг ханның тәрбиягә алган угланы Илбарыс.
Иске таныш буйтурны мыскыл итә иде. Илбарыс дәшмәде. «Менә язмыш, кем уйлаган яңадан бу кешене күрермен дип! Ә без менә тагын очраштык. Киң диләр дөньяны, тар икән ул, бик тар. Шик юк, Ямат бәк, ягъни каганның иң ышанычлы баш сәүдәгәре, Җаек бәккә барысын да түкми-чәчми сөйләр. Кичер, Чәчкәм, кайта алмады Илбарысың…»
Буйтур Илбарыс исемен ишетүгә, Җаек бәкнең йөзе ачылып китте, ул утырган җирендә борсаланып алды, аннары башын Ямат бәккә борды:
– Саклаб кавхан угланы Илбарыс буйтурмы?.. Хуш килдең, буйтур! Минем сине бик күптән күрәсем килгән иде. Чалбай ханның башына җиткән баһадир. Башкисәр Чалбай ханны мин тотып каганга илтергә тиеш идем. Ләкин син өлгеррәк булып чыктың. Юлбасар ханның башына җиткән өчен рәхмәт сиңа, буйтур. Ләкин бүген син минем кулда. Син хәзер минем дошманым. Батырлыкларың ишеткәнем бар. Ишеткәнем бар, буйтур. Әйе, алыпларым, яхшы кошны эләктергәнсез. Төнлә белән оча торган бөркетне. – Җаек бәк, кисәүләрен сүндереп, ишек яры баскан каравыл алыпларына карады. – Каравылбаш, буйтурны тоткан һәр алыпка бишәр алтын бир! – дип боерды. – Таң атты, тиздән яктырыр. Боерам: кирмәнгә борылабыз! Хан кызы Чәчкә безнең кулда булыр. Ишетәсеңме, буйтур, безнең кулда!
Ямат бәк Җаек бәкнең колагына үрелеп нидер пышылдады, олуг бәк башын чайкап куйды, гаҗәпләнеп, буйтурга күз төшереп алды, янә башын чайкады һәм шундук кинаяле елмаю кунды иреннәренә. Тыңлап бетергәч, Җаек бәк аягүрә басты, буйтур янына килеп, иягеннән алды, башын күтәреп, күзләренә карады.
– Саклаб кавхан угланы Илбарыс буйтур, хан кызы Чәчкәне коткаручы синме?
Буйтур, башын арткарак ташлап, ияген тартып алды, бер адым артка чикте, шундук каравылбаш аны олуг бәккә табарак этеп җибәрде.
– Телең йоттыңмы әллә, буйтур?
– Юк, бәк, йотмадым.
– Хан кызын…
– Кешенең тәнен әсир итсәгез дә, күңелен әсир итеп булмый, бәк. Син алыпларыңа мине тоткан өчен биш алтын бүләк иттең, ә мин аларның башларын кистерер идем. Хан кызын мин аларның борын асларыннан алып киттем. Әсир төшкән болгарларны да…
– Аларның өчесе елга балыкларына калды. Кинәнмә, буйтур.