– Бәк, кыз урлау төркидә гаеп саналмый иде кебек, каган бозса гына инде бабалар гадәтен…
– Буйтур, буйтур, синең әле шаяртырга да хәлең бар икән бит. – Бәк ишек яры басып торган җәлладына күз кысты. – Җәллад Көркүл, нишләтә идең әле син үзсүзле әсирләрне?..
Буйтурның артыннан җәллад килеп тотты, шартлатып кулларын артка каерды, Илбарыс буйтур шундук аңын җуйды, күз аллары караңгыланып, җиргә тезләнде, аннары бер якка авып төште. Буйтур исенә килгәндә, аның йөзенә янә су бөркиләр иде. Җаек бәк утыра, янәшәсендә Ямат сәүдәгәр.
– Буйтур, ике гомер яшәргә исәбеңме әллә? Юктыр бит?! Дәшмисең. Ярый, буйтур, инде әйт менә, нигә сиңа Ашина ыруы каганнары ошамый? Табгач императорына йөз тоткан өченме, йә булмаса, Йулыш каган үземе?.. Әйдә, дәшмә. Дәшмәү – санлау дигән сүз, санлау – килешү билгесе, диләр. Белеп китсә иде бу якты дөньядан Илбарыс буйтур, төрки халкына хыянәт иткән өчен Кубрат хан үз җәзасын алыр. Йулыш каганның олуг бәге Җаек әйтә моны сиңа! Минем синдәй буйтурларны теге дөньяга җибәрәсем килми. Кубрат ханга яшәргә озак калмады, аның җирләре, җәйләү-биләмәләре барыбер каганга күчәр.
– Тәңре әйттеме моны сиңа, бәк?
– Тәңре, – дип мыскыллы елмайды Җаек бәк. – Тәңре болай диде: «Олуг хан кызын каган алыр», – диде. Кәһ-кәһ-кәһ!..
– Тәңре сине моның өчен кичермәс, Җаек бәк.
– Сиңа киңәшем бар, буйтур. Күч каган ягына, ул сине буш итмәс, төрки дөньясында синдәй буйтурлар сирәк.
– Минем кулларым богауда, тышаулы ат чабалмый.
– Чишегез кулларын! – дип боерды Җаек бәк ни кушсалар, шуны үтәргә торган җансакчыларына.
Буйтурның кулларын чиштеләр, берәүсе аңа утырырга ияр китерде.
– Син коткарган хан кызы, болгар алыплары миңа әсир төшмәгәннәр иде, буйтур. Хан кызы үзе кирмәннән чыкты, болгар алыплары аны озата чыкканнар иде. Син зур хата ясадың, буйтур. Кодрак илхан сеңлесен янә миңа бирер, хан кызы Чәчкә тиздән барыбер Биләмҗирдә булыр. Мин синең йырмак алаең артыннан кузгалам, сине Биләмҗиргә җибәрәм. Сине исән-имин Биләмҗиргә алып кайтып җиткерерләр, башыңдагы бер чәч тә югалмас. Мәгәр бер шарт белән: алаеңа боер, бирегә чыксын. Тиздән кояш чыгар, алаеңа чыгарга оран сал. Каган сиңа рәхмәтен укыр, кичерер. Кирәк икән – җәйләвен, кирәк икән, алаен бирер, малын да кызганмас. Ашина ыруына баш иеп килгән бер генә Дулу буйтуры да үкенмәс.
– Минем алай түгел иде ул, бәк. Көбер ханның йырмак алае. Алар юлдадыр инде.
– Көбер ханга без тимибез. Килешүебез бар. Каган боерыгы. Алаең анда әле, кузгалмаганнар.
– Юк, Җаек бәк, – дип, тавышын күтәрә төште буйтур. – Юк, мин аларга боера алмыйм. Мин моны башым киссәң дә эшләмәячәкмен.
– Бу сүзең өчен мин сине ат койрыгына тагар идем, буйтур. Иллә синең башың яшь әле, акылыңа килерсең дип ышанам. Күңелеңә кемдер яман уй салган. Синең болай да каган алдында языгың зур – хан кызын урладың. Хан кызы ни каганга, ни император угланына булмас, Кодрак илхан кирмәннең капкаларын ачмаса, мин кирмәнне алырмын, мәгәр соңыннан берәү дә исән калмас, хәтта хан кызы да. Хан кызын да үлтерермен. Син Җаек бәк атын ишеткәнең бармы, буйтур, теләгем таш яуса да кылырмын… Бире ярга үзең генә чыктыңмы?
– Үзем генә дисәм дә, алаем белән дисәм дә, син барыбер ышанмас идең, бәк.
– Хак әйтәсең, буйтур. Ышанмас идем. Кеше ышанырлык хәлме? Бер кеше дүрт алыпның башына җиткән, хан кызын, якташларын коткарган. Ярый, килешик, син үзең генә чыктың ди. Максатың нидән гыйбарәт иде?
– Хан кызын коткару, бәк.
– Бу җинаятең өчен бер атнадан каган алдына басарсың, буйтур. Мин сине каганга җибәрергә булдым.
«Димәк, – дип уйлады буйтур, – каган беркая да яу чыкмаган, бер Җаек бәк Итил буйлап җәйләп йөри».
Бәк ишек яры басып торган каравыл алыпларга ияк какты, ике алып буйтурның кулларын бәйләделәр, чатырдан алып чыктылар.
– Елга буена! – дип боерды алар артыннан чыккан Җаек бәк.
Буйтурны, җилтерәтеп, елга буена алып төштеләр. Ул биредән үз алыпларына оран салырга тиеш. Таң аткан, аръяктагы учаклар сүнгән, елга өстенә яр буйларын ялмап томан төшкән иде.
– Бәк, анда бернәрсә дә күренми, томан, – диде каравылбаш.
– Барыбер кычкырсын, – диде Җаек бәк.
Буйтур янәшәсендә басып торган Җаек бәккә күз ташлады, бәк аръякка караган да аскы иренен чәйни, томан эченә кереп сеңгән ярдан күзен дә алмый иде.
– Томан кояш чыккач кына җәелер, олуг бәк, – диде аның артында басып торучы сәүдәгәр Ямат бәк.
– Оран сал, буйтур!
Ни бу? Ниндидер бер йырмак алай башы берүзе чыгып, ике боҗра итеп каравыллар куелган алыплар аша хан кызы Чәчкәне урлый. Аңа, Җаек бәккә, һич тә болгар алыпларының кирәге юк, алар бәк өчен булдылар ни дә, булмадылар ни… Ә менә хан кызы Чәчкәгә зур өметләр баглый иде Җаек бәк. Каганга ул хәбәрче чаптырды: тиздән Кубрат хан кызы Биләмҗирдә булыр… Ә ул юк, кире Өске Кирмәнгә китеп барган. Моның өчен аңа каган рәхмәт әйтмәс… Каган Җаек бәккә зур өметләр баглап, үзенең иң якын олуг сәүдәгәрен хан кызын алырга җибәргән. Ямат сәүдәгәр белән килешүләре кыен булыр. Инде нишләргә?