Җаек бәк уйланды, җитмәсә, буйтур оран салмый, ялындыра. Буйтурның алае аръякта булмавына Җаек бәк тә ышана, әмма күңелен тынычландырасы килә аның.
– Ишетәсеңме, оран сал, буйтур!
Хан кызы Чәчкә каган кулына кергән хәлдә ул Кубрат ханга шартлар куярга тиеш иде. Кабул итәрме Кубрат хан каган шартларын, юкмы – анысы Җаек бәкне борчымады, иң мөһиме: кулга җиңел генә төшерелгән хан кызы юкка чыкты һәм кем аркасында?.. Каравыл алыплары аркасында. Ә бәк аларга, җитмәсә, алтын өләште… Нигә кирәк аңа бу буйтур? Хәзер бер чара кала: Ямат бәк белән буйтурны Биләмҗиргә озатырга. Каган үзе хәл итсен Кубрат буйтурының язмышын. Каганның шымчыларына ышанганда, Көбер хан каганга каршы чыкмаска сүз биргән икән. Әмма ышанып җитеп буламы көтригурларга? Көбер хан – Кубрат ханның каенише…
– Ямат бәк! – диде артында басып торган сәүдәгәргә Җаекбәк, аръяктан күзен алмыйча. – Син бүген үк Биләмҗиргәкитәсең. Буйтурны үз кулың белән каганга тапшырасың. Мин Өске Кирмәнгә таба кузгалам. Каганга әйт: хан кызы тиздән Биләмҗирдә булыр, дип әйтте олуг бәк, диген. Кубрат хан кызы Чәчкә миннән беркая да китмәс…
– Ихтыярың, олуг бәк. Әмма кыеп әйтәсем килә: мин бирегә Кубрат хан кызын алырга дип килгән идем, каган йомышы, бәк.
Җаек бәк, беравык дәшми, фикерен туплый торды.
– Боерыгым үтә, Ямат бәк!
– Миңа каган гына боера ала, олуг бәк.
– Хан кызын бу буйтурга син сатып җибәрдең, Ямат бәк, – дип, сәүдәгәргә таба борылды Җаек бәк. – Син сатып җибәрдең! Буйтур ат койрыгына тагылыр, сиңа һичкем ышанмас.
– Баш өсте, олуг бәк. Кайчан кузгалыйм, ниләралыйм?
– Бер кибет ал, ун алып сиңа. Итил буйлары минем кулда, сәүдәгәр.
– Тәңре, сакланганны саклармын, дигән, олуг бәк.
– Каравылбаш, Ямат бәк белән син китәрсең, иң батыр дигән ун алыпны ал! – диде Җаек бәк, аннары бөтенләй Ямат бәккә таба борылды. – Ишетәсеңме, Ямат бәк, Кубрат хан буйтуры миңа исән килеш кирәк, башыннан бер чәче төшеп калса, җаның-башың белән җавап бирерсең. Без бу буйтур белән франкларга чаклы яу чабарбыз әле. – Җаек бәк буйтур ягына сирпелеп алды. – Тәңре кылган булса…
Буйтурны кабык төпле кибеткә утырттылар. Арба бәргәләнүдән буйтурның бөтен тәне авырта, куллары ойый башлады. Ул арба артыннан терк-терк юырттырып барган Ямат бәккә карап барды.
Язмыш аларны бу кеше белән тагын очраштырды. Теге вакытта Кубрат хан сәүдәгәрне кайтарып җибәрде, ә ул әнә һаман этлекләр эшләп йөри – хан кызын каганга алып кайтып бирергә ышандырган. Үз чиратында каган бу бурычны – хан кызын Ямат бәк кулына төшереп бирүне— Җаек бәккә йөкләгән. Ни Ямат бәк, ни Җаек бәк каган йомышын үти алмадылар. Җаек бәк киредән Өске Кирмәнгә борылды. Ямат бәк иске танышы белән каган янына кайтып бара. Ни эшләтер каган Ямат бәкне?.. Нигә миңа бу буйтур, миңа Кубрат хан кызы Чәчкә кирәк, диярме, әллә, булмаса, җизнәсе сүзенә ышанып көтәргә булырмы?..
– Ямат бәк, кулларым чиштерсәң иде, кулларым ойый.
– Чишегез буйтурның кулларын! – дип боерды Ямат бәк.
– Ат бирсәң, Ямат бәк, ат өстендә кайтыр идем Биләмҗиргә.
– Ат! Төркиләрнең гореф-гадәтләрен белмисең, буйтур. Атка менгән төрки әсир кеше түгел, алып булыр. Ә син – минем әсирем.
– Кубрат хан сине ат биреп озаткан иде, Ямат бәк.
Ямат бәк буйтурны гүя ишетмәде, атын бәк янәшәсеннән атлатып барган алыпка:
– Нинди халык бу болгарлар, – дип зарлана башлады. – Теге көнне кирмәндәгеләр хан кызын чыгармый йөдәттеләр. Сөмрәү кош кулга төшкәч, елга аша йөзеп чыгып, бусы коткара. Моның өчен сине, буйтур, каган ат койрыгына тагар, каганның талканы коры. Җаек бәк тә иманлы, мин булсам, елга буенда ук башың кистергән булыр идем. Синең язмышың каган кулында, буйтур. Ул ни әйтер, шул булыр. Мин Кубрат ханга бер ат урынына коралы-ние белән бер кораб калдырдым. Яхшы, каган кичерде. Мин аңа әйттем, уфтанма, каган, дидем, ул кораб барыбер безнеке булыр, һо-һо-һо!.. Минем каган алдында йөзем ак, буйтур. Җаек бәк уйлансын. Өске Кирмәнне алу аңа җиңел булмас, Кодрак илханны юмаларга, хәйлә белән хан кызын кулына төшерергә Ямат бәк бар иде.
Каравылбаш телгә килде:
– Буйтур каганга тере килеш кирәкме, Ямат ага?
– Җаек бәк хан кызы урынына Кубрат ханның асрауга алган угланы белән котылмакчы. Анысын каган үзе хәл итәр.
– Карга күзен карга чукымый, Ямат ага.
– Тик тор, каравылбаш Бүрке, – диде Ямат, ачуланып. – Тый телең!