– Телгә йозак салып буламы, Ямат ага?! Аннары ул бер миндә генә булса икән.
– Каган телең кискәнне көтәсеңме әллә син, каравылбаш Бүрке?!
– Минекен киссә, башка сөйләр. Болгарлар – безнең кардәшләр, икесе дә бертуган төрки халык. Ни бүләбез?!
– Хатының котырттымы, хатының болгар диделәр?! – дип сорады кинаяләп Ямат бәк каравылбаш алыптан.
– Болгар, Ямат агай, болгар булыр хатыным. Безгә, болгарларга, яу чабарга түгел, әнә куәтләнеп килгән сарациннар белән алышырга кирәк. Алар әнә Тимер Капка тирәсендә күренә башлаганнар, ди. Сарациннан битәр Биләмҗирне яһүд басты, болгарда өч болгарга бер грек булса, Биләмҗирдә өч хазарга бер яһүд, каган белән бер табында ашыйлар, – диде Бүрке.
– Хак әйтәсең, Бүрке, хак әйтәсең. Мин үзем дә Кубрат хан белән орыш ягында түгел. Кубрат хан әнә мине исән калдырды, ат биреп җибәрде. Болгарлар белән бүлгән далаларыбыз юк. Яшә тату, сәүдә ит, Тәңресе бер, теле, гореф-гадәте… Кичә Биләмҗирдән хәбәр юллаучы килде. Кубрат ханның төптәңресе Ирсанны илхан Батбай каганга биреп җибәргән икән. Каганның төптәңресе Үрәгәй картайды, авызында – теше, сүзендә ямау юк. Ә Җаек бәк кызны яңадан кулына төшерә алмас. Кыз – кирмәндә. Анда Кодрак илхан. Эт авызыннан сөяк алып булмый. Җаек бәккә мин үзем дә ачулы, Бүрке. Ул минем иң сылу кәнизәкләремне бер дирһәмсез тартып алды, өстеннән дәгъва белән каганга бардым. Ярый, кире алып бирермен, кәнизәкләрең Румга илтеп сатарсың, диде, ә үзе кыл да кыймылдатмады. Үзең әйтмешли, карга карганың күзен чукымый. Моны Җаек бәккә җиткергәннәр, шуннан соң бәк миңа ачу тота, җай чыккан саен, әче итеп чеметә. Ишеттеңме, киткәндә ни диде: буйтурның башыннан, имеш, бер чәче дә коелмасын. Күр, ни ди бит! Гарьлегеңнән җир тишегенә кереп китәрсең…
Арба артыннан ат атлатып килгән Ямат бәк белән каравылбаш, җилле генә юырттырып, алга уздылар, аларның урынын икенчеләре биләде.
Кояш югарыга күтәрелгән саен, көн эсселәнә барды. Җигүле атлар да юыртудан адымга күчтеләр, койрыклары белән чебен-черкине куып, әкрен генә атлыйлар. Кем дә аларны ашыктырмый, атлар үзләре дә ашыкмыйлар иде. Күрәсең, Ямат бәк үзе дә бик ашыкмый иде. Биләмҗиргә кайтуга, аны каган чакырыр, төпченер. Җаек бәкнең ачуын аңардан алыр. Кем белә, өметләнеп кайтадыр Ямат бәк: бәлкем, Җаек бәк хан кызын бик тиз кулга төшерер һәм, куып ук җитмәсә дә, тиз арада кайтып та җитәр…
Атларны куаларга тотындылар. Арба дыңгырдаудан, сикәлтәләрдә селкетүдән эчләр төшмәле иде. Көн кичкә таба авыша башлады. Көнозын диярлек юлда булдылар. Ахыр зур булмаган калага тукталдылар, каравыл алып агач кисмәктән буйтурга су китереп эчерде.
– Эч, буйтур, әйдә, күр күрмәгәнеңне, – диде каравылбаш, кинаяле елмаеп, Ямат бәккә күз кысып алды. – Эч, эч, Биләмҗиргә кадәр әллә тия мондый салкын су, әллә юк…
Илбарыс буйтур кипшегән иреннәрен ялап алды, кисмәк читенә иреннәрен терәде һәм йотылып эчә башлады. Ниһаять, ул эчеп туйды, Бүрке алыпка рәхмәт әйтте, аңа игелек теләде.
– Бүрке, Биләмҗир еракмы әле?
– Тагын ике тапкыр су эчәрсең әле, буйтур. Эчәргә су тапсак… Ашарыңа мә, тозлы ит кимер, сусауны баса.
Итне чәйнәп бетергәч, буйтурга бер җам кымыз салып китерде каравылбаш Бүрке.
– Игелекле бул, Бүрке.
– Игелек ни ул, буйтур. Әнә кем игелекле бу дөньяда – Ямат агай. Явызлык кылган саен, игелеге арта бара.
– Ни сөйлисең син анда? – дип сорады арырак торучы Ямат бәк. – Бетер, кузгалабыз.
Кояш баешка таба тәгәри, атлар бер көйгә генә юырталар. Ямат бәк юыртып барган атлар көенә җырлап җибәрде. Матур җырлый иде сәүдәгәр, тавышы моңлы иде, ә менә кылган эшләре бер дә тавышына тәңгәл килми икән. Күп тә үтми, кояш офык читенә кереп батты, ул арада эңгер иңде, юлчылар туктамадылар, һаман елга буйлап түбән төштеләр. Берара баргач, юлчылар диңгезгә җиттеләр. Дымлы диңгез исе күкрәккә тулды, атлар да җиллерәк юырта башлады.
Кичүне караңгы төшкәндә генә кичтеләр. Кичүне узып, бертын баруга, кичке шәфәкъ әкрен генә эреп югалды, диңгезгә җиткәндә, караңгы төн канатын җәйде. Ай калыкты, ул каяндыр диңгез артыннан тәгәрәп чыкты. Хазар диңгезе өстеннән офыктан ярга кадәр көмеш сукмак сузылды. Юл диңгез буеннан бара. Буйтур арбаның әле бер урынына, әле икенче урынына күчеп утырды, ни генә кылмасын, янбашлары авыртуга түзәр хәле калмады. Арба артыннан атларын юырттырып барган Ямат бәк белән каравылбаш Бүрке тагын сөйләшәләр:
– Каган Җаек бәкне яклар дисеңме, Ямат агай?
– Яклар. Төптәңре Үрәгәй дә, аксакаллар да берни дә кыра алмаслар.
– Каган рөхсәт итсә, син бу буйтурны кол итеп сат, Ямат агай. Кимендә ике мең алтын бирәчәкләр. Кубрат ханның ятим угланы дисеңме?!
– Кем алыр, Патшакалада булса икән ул. Румлыларның кол күрделәрме, күзләре тона. Төркидә колларга да алып иреге бирелә: өйләнә һәм бала үстерә ала, мал-туар тотарга хакы бар.