Выбрать главу

– Шулмы булды ирек, Ямат агай?! Ирек ул әнә… Һавадагы кошлар…

24

Балкыр илханнан ике-өч көн саен хәбәр килеп торды. Җаек бәк төп алае белән Итил буйлап югарыга күтәрелә икән. Батбай илхан исә дәшмәде, киткән бер йомышчы эзсез югала торды, Кубрат ханның моңа җаны көйде, әмма кавханнарына әйтергә ашыкмады. Аланнар белән төркиләр арасында вак-төяк чуалышлар булып алгандыр. Балкыр илхан хәбәр итеп тора: каганның Биләмҗирдән чыкканы юк. Ниһаять, Кодрак илханнан хәбәрче килеп җитте. Җаек бәк Өске Кирмәнне камаган, Чәчкәне сорый икән. Чәчкә, үзе теләп, Җаек бәккә чыга, һәм аны Биләмҗиргә озаталар. Бу хәбәр белән килгән йомышчыны чак кына кыйнап ташламады Кубрат хан. Йөрәк купмаслык хәбәрме, ничек хан янына кереп шул сүзне әйтмәк кирәк! Чәчкәне Биләмҗиргә алып китеп баралар!.. Кодрак илхан кайда? Адай тархан ни караган?!

Хәбәрчене чыгарып җибәргәч, Кубрат хан үз-үзенә урын таба алмады. Тәңре шаһит, каган өчен яуламады ул җәйләү-биләмәләрен. Нигә, һич югы, Аппак кайтмый? Ни кылып ята көтригурлар ыстанында?

Кубрат хан бүлмә буйлап йөренде-йөренде дә кече кавханга философны чакырырга кушты.

Философ Иоанн Фасиан көттерми килеп тә җитте.

– Киңәш ит, философ, ни кылыйм? Кызым Чәчкәне каган бәге әсир иткән, каганның башкаласы Биләмҗиргә алып китеп бара икән. Кодрак илхан каганның уң кулы Җаек бәккә каршылык күрсәтмәгән… Өлкән угланым Батбай дәшми, җибәргән йомышчыларым әйләнеп кайтмый. Киңәш бир, философ, яу чыгыйммы, көтимме?..

– Олуг хан, – диде философ, хан янәшәсенә утырып. – Сезнең кулда дошман турында төгәл мәгълүматлар бармы?

Кубрат хан шикләнебрәк философка карады. Гадәттә, философ Дәмәшкъ кафтаны киеп йөрер иде, бүген исә аның өстендә кызылга зәңгәр буй төшкән Рум чапаны, билен шул ук төстәге пута белән буган.

– Димәк, төгәл мәгълүматларыгыз юк, олуг хан?

– Нә киңәш итәргә исәбең, философ?

– Дәүләт белән дәүләт арасында орыш булыр алдыннандошманның көчен, кайчан яу чыгасын төп-төгәл белергә кирәк, олуг хан.

– Шуннан, шуннан?

– Бәлкем, безгә, базилевс илчеләре булып, хан кызын каган кулыннан алырга язгандыр, олуг хан.

– Тәңрем!

– Аллаһы Тәгалә ярдәм итәр, олуг хан.

– Итәр, – диде хан, философка карамый гына. – Итәр…

Кубрат хан кузгалды, гасабиланып, ишекле-түрле йөренә башлады.

– Миңа бер кораб бирегез, Кубрат хан. Румда ясалган галера. Без – Рум илчеләре. Патрикий Симеонны алырмын.

– Патрикий Симеон нигә?

– Дин әһеле – ил әһеле, хан. Дин әһеленең илче белән булуы каганны тәмам инандырачак. Мин Болгар аша бармам Биләмҗиргә. Барыр юлым диңгездән булмас, әүвәл Тын елга буенча күтәрелербез, аннары галераны, арбада тартып, Итилгә чыгарырбыз. Беррәттән илчеләр дә, багучылар да булырбыз.

– Максатың, философ?

– Максат, олуг хан, кызыгыз Чәчкәне ничек кенә булса да кулга төшерү, каганның чын уй-теләген белү…

– Сезне танучылар табылса?..

– Мин сакал үстерәм, патрикий Симеонны хазарлардан белгән кеше булмады кебек.

– Ишкәкчеләр итеп кемне алырсыз?

– Ишкәкчеләргә көтригурларны алырга булыр, Румда ишкәккә күбрәк алар утыра.

Кубрат хан янә йөренеп килде, философ каршына туктады.

– Сиңа билгеле булса кирәк, философ, кызым Чәчкәгә каган яучылар җибәргән иде, мин аларны куып диярлек кайтарып җибәрдем, ә ул әнә нинди мәкер уйлап тапкан – ниндидер юллар белән Өске Кирмәндәге Чәчкәне кулына төшергән. Биләмҗиргә алып кайтып җиткерсәләр, каган миңа янә яучылар җибәрер, бу юлы инде ышанып җибәрер, риза булсам-булмасам да, каган Чәчкәгә өйләнер. Төрки халкы бу никахны кабул итәр, мин каган белән орыша да алмам. Чәчкә базилевс угланы Юстинианга ярәшкән. Бер кызны ике тапкыр ярәшмиләр… Әллә соң Тәңре шулай телиме, философ? Кичә бик яман төш күрдем, ни дип юрарга да белмәдем, төш юраучыга әйтергә курыктым.

– Төш юрау уйдырма ул, хан.

– Уйдырма, – диде хан, шикләнә төшеп. – Уйдырма. Сиңа уйдырмадыр да бит. Каганда төптәңре булып Үрәгәй карт тора. Яше йөзгә җитеп килә бугай инде. Төптәңре Ирсан юкка чыкты, аның шунда булуы бар, философ.

– Биләмҗирдә безнең кешеләр дә бар, олуг хан. Төптәңре Ирсан илен саткан икән, аны юлдан тиз алып ташларбыз.

– Соңгы сүзең ошатмадым, философ…

Кубрат хан тәхетенә менеп утырды, уйга калды. Шактый утыргач кына әйтә куйды:

– Мин риза, философ. Кайчан сәфәр чыгарсың?

– Мөмкин булса, иртәгә үк кузгалыр идем, олуг хан.

Кубрат хан таягы белән деңк итеп идәнгә төртте, шундук кече кавхан килеп керде.

– Кече кавхан, философ Иоанн Фасианга иң яхшы грек галерасын сайлап бир, сораган кешеләрен бир! Хан казнасыннан бүләкләр биреп җибәр, кайсын сорый, шуны илтеп корабка төят. Кулына ике мең алтын дирһәм тапшыр. Мин әйттем!