Выбрать главу

– Баш өсте, олуг хан. Барысы да син дигәнчә булыр. Олуг хан, кыеп әйтер сүзем бар иде. Аппак ханша кайтты, дала як капкасын узып килә.

– Сөенчеңә рәхмәт, кече кавхан. – Кече кавхан чыгып киткәч, Кубрат хан философка таба борылды: – Койрыкчыны үзем бирәм, койрыкчың Дәнис булыр.

– Мин риза, хан. Мин китим, минем юлга җыенасым бар.

– Ак юл сиңа, философ. Исән-имин кызым алып кайтсаң, бәһам шул галера булыр. Мин әйттем!

Ишектә ханша күренүгә, Кубрат хан тәхетеннән төште, ханшага каршы атлады.

– Ханым Кубрат! – диде Аппак һәм, ашыга төшебрәк, ханга якынлашты. – Ханым, алҗыдым, юл бик озын булды…

Кубрат хан хатынын кочты, битеннән үбеп алды:

– Көбер хан ни хәлдә ята?

– Көбер хан төмән алай белән Маныч елгасына килергә сүз бирде, ханым…

– Тынычлан, ханша! – Кубрат хан хатынының кулыннан алды, түр бүлмәгә әйдәде. – Чәчкә кызыбыз исән… Иртәгә философ Биләмҗиргә китә.

Ханша кисәк туктады, яшьле күзләре белән ханга карады.

– Әйтеп бетер, Җаек бәкнең кызыбыз Чәчкәбезне тотык итеп Биләмҗиргә алып китүе…

– Хак, ханша…

– Кубрат, җый алай, дәш илханнарны, чап яу Биләмҗиргә, коткар кызыбызны! – Аппак иренең җиңенә тотынды, башын күкрәгенә төртте. – Бердәнбер кыз баланы, хан. Ничек оялмый, ничек аны җир упмый, Тәңрем…

– Тынычлан, ханша. Барыбыз да Маныч елгасы буена җыелырбыз. Без җиңәрбез.

– Каган сине картайган дип бара икән, ханым.

– Ашиналылар белән каберең якын булмасын. Әйе, мин картайдым, ханша. Халык сарык түгел, күрә. Әмма минем илханнарым бар, минем бөркетләрем! Бу юлы мин ашиналыларның тамырын корытырмын. Шунсыз безгә рәхәт яшәү килмәс, ханша.

Кубрат хан тәхетенә менеп утырды, таягы белән идәнгә деңк-деңк төрткәләп алды.

– Төпчегем Аслан кирәк миңа бүген. Кайтсын, кайтарсыннар!

– Киләсе җәйгә Аслан илхан император угланы Юстиниан белән Фанәгүргә килергә булган, хан.

– Соң булмасмы, ханша? Үзем сорадым, үзем үк ышанмый утырам. Кем әйтте?

– Көбер хан әйтте, аның Патшакала тулы шымчылары.

Кубрат хан йомышчысын дәшеп алды:

– Табын хәстәрләгез, кымыз куегыз, – диде.

– Яуга кузгалуың кайчан булыр, ханым?

– Биләмҗирдән философ кайткач, ханша.

– Ул тиз генә кайта алмаса, ханым?

– Кайтыр, ханша. Дошман белән орышыр өчен башта аның көчен, алай чамасын белергә кирәк.

– Төптәңре Ирсан Батбай илхан кулында икән, ханым! Илханны ак киезгә утыртып, олуг хан итеп аксакаллардан күтәртәм, дип йөри икән.

Кубрат хан кашын-күзен җимерде, бертын дәшми торды.

– Ханша, – диде Кубрат хан, тешен кысып. – Ханша, миңа каршы төшкән кешене – үз угланыммы ул, иң якын кавханыммы, тарханыммы – көне-сәгате белән ат койрыгына тактырачакмын. Миндә хәзер грек уты бар. Кубрат хан беркемгә дә бирешмәс.

– Ут дошман өчен. Илең саклап калу өчен акыл кирәк, хан. Батбай илхан сиңа каршы булса, нишләрсең?

– Дошманнарым белән ни кылсам, шуны кылырмын, ханша. Баш кисүдән кылыч тутыкмый.

Икенче көнне илчеләр корабын Биләмҗиргә озаткач, Кубрат хан алачыкка Симай ата янына юнәлде. Олуг хан хәзер көнаралаш диярлек алачыкта була, грек уты тутырылган чүлмәкләр белән кызыксына иде. Алачыкка килгән саен, Кубрат хан Симай ата эшенә куанып бетә алмады. Грек уты тутырылган чүлмәкләр белән алачык амбарлары тулды, аларны күргән саен, Кубрат ханның күңеле тынычланып кайта иде. Симай ата дивар башларына ташаткычлар куйдыртты һәм һәр ташаткычка алыплар билгеләде, грек уты тутырылган чүлмәкләр бирергә боерды, аларны кабызырга, атарга өйрәтте. Грек уты тутырылган чүлмәкләрнең шартлавын сынарга Кубрат хан үзе дә килде. Ут төшкән җирдә мәхшәр килгәндәй бар нәрсә дөрләп яна иде.

Сынаулардан Кубрат ханның күңеле күтәрелеп кайтты. Юк, Болгар хәзер беркемгә дә бирешмәс, аңарда грек уты бар. Их, үз гомерен дә бер егерме яшькә яшәртә алса икән!

Сарайга кайткач, Кубрат хан кече кавханын чакырып алды.

– Кече кавхан, Аспарух илханга йомышчы җибәр! Юлда булса да куып җитсен һәм менә бу хатны аңа тапшырсын. Тамга ханныкы! Мин әйттем!

Хатны Кубрат хан кичтән үк яздыртып куйган иде. Хатка нинди җавап килер, Кубрат хан белми. Алай да Аспарух илханга ышана олуг хан, килер ул углан вәгъдәләшкән төбәккә. Ә менә Батбай илханга өченче йомышчы җибәрә инде. Батбай илханга ул төптәңре Ирсанны Маныч елгасы буена, орыш кырына алып килергә боерды. Төптәңре өлкән илхан белән килә кала икән, алар килүенә елга буенда корбан чалдырырга нияте. Бу хәл үзенә күрә бер бәйрәмгә әверелер. Шунда Кубрат хан төптәңре Ирсанны кичерер, шунда илханнарның берсен, ак ат тиресенә күтәртеп, олуг хан итәр.