Выбрать главу

Көн төшлеккә авышкач, Кубрат хан бүлмәсенә узды, аны ханша көтә иде инде. Табын янында элек илханнардан берәү яисә Чәчкә кызлары булыр иде, хәзер әнә икәүдән-икәү генә калдылар, икесе дә шул турыда уйлап, күзгә-күз карашып алдылар.

Табын янында Кубрат хан әйтте ханшага:

– Аштан соң Өске Кирмәннән кайткан йомышчы чапкын алыпны кабул итәм. Син дә керерсең, ханша, – диде.

Ашап-эчкәч, Кубрат хан тизрәк тәхет бүлмәсенә ашыкты, кабалана төшебрәк тәхетенә менеп утырды, йомышчыны дәшәргә кушты. Аның тизрәк Өске Кирмәндәге хәлләрне беләсе килә иде. Ул арада ханның янәшәсенә ханша килеп утырды. Йөгерә-атлый йомышчы алып килеп керде, хан каршына килеп баш орды:

– Кадерле олуг хан, гүзәлләрнең гүзәле ханша, кыюлыгым җитеп хәбәр итәм: буйтурның йырмак алае Өске Кирмәнгә килеп җитте. Барысы да исән-сау кирмәнгә кереп урнашты…

– Йә-йә, сөйлә, – диде хан, сабырсызланып.

– Олуг хан, сөенче, ятим угланыгыз Илбарыс буйтур, төнлә белән Итил елгасын йөзеп чыгып, Җаек бәктәге җиде тотык болгар алыбын һәм кызыгыз Чәчкәне коткарды. Чәчкә кызыгыз хәзер Өске Кирмәндә, Кодрак илхан карамагында!

Кубрат хан тәхетеннән сикереп торды, йомышчыны кочагына сөреп алды. Аннары, таягын төя-төя, йомышчыларны чакырды:

– Кече кавхан! Сарайдагы бар булган булышчыларны чакыр. Тиз! Сөрәнче, оран сал, җыелсыннар тәхет бүлмәсенә.

Бүлмәгә бик тиз халык җыелды, шуннан Кубрат хан йомышчы алыпка:

– Сөйлә, алып! – диде.

– Мин сөйләдем бит инде, олуг хан.

– Тагын бер әйт.

Йомышчы алып янә сүзләрен кабатлады. Шуннан соң Кубрат хан йомышчыны янә кочагына алды, уңлы-суллы битләреннән үпте.

– Истәлекче, яз! Атың, атың ничек, баһадир?

– Мин баһадир түгел, олуг хан, йомышчы алып.

– Берегең кемдә?

– Алостаз Дәянда. Атым Торгын булыр, олуг хан.

– Истәлекче, яз! Торгын алып бүген көннән минем баһадирым булыр. Кече кавхан, баһадирга алаемнан мең алып бир, береге белән алостаз Дәянда булыр. Мин әйттем!

– Баш өсте, олуг хан.

– Буйтур Илбарыс үзе котыла алмады, олуг хан. Аны Җаек бәк, әсир итеп, Биләмҗиргә озатты…

Ханша аһ итте, әмма Кубрат хан аның ягына хәтта әйләнеп тә карамады.

– Тәңре бар икән әле, буйтур исән, – диде олуг хан. – Баһадир, син иртәгә иртүк Өске Кирмәнгә кузгал. Кирмән камауда булса да, булмаса да, Кодрак илханга хәбәр итәргә тырыш. Олуг хан тиз арада Маныч елгасына таба кузгала, Кодрак илхан шунда килсен. Үзең белән йөз алып ал. – Олуг хан кече кавханга таба борылды. – Актай кавхан, минем алаемнан баһадирга йөз алып бир, сыналган, үткер алыплар бир. Мин әйттем!

Ханша телгә килде:

– Ханым, Чәчкә кызыбызны алырга бүген үк алай җибәр яисә үзең юлга чык. Алып кайт Фанәгүргә балабызны.

– Ханша, Кодрак илхан кызыбыз Чәчкәне Маныч елгасына алып килер, мин аңа шулай боердым. Кирмәндә һичкем белмәгән яшерен капка бар.

– Хан, каганның уң кулы Җаек бәк янә Өске Кирмәнгә кузгалган. Ул кулына Чәчкәне төшермичә тынычланмас.

– Илчеләр кайтмыйча, мин Фанәгүрдән кузгалмыйм, ханша.

Кубрат хан барчасына да баш иде, бу аның китәргә рөхсәт дигән шартлы билгесе иде. Олуг хан янында ханша гына калды.

– Ханша, менә ничә көн инде император Ираклийдан сурәткә табынучылар агыла. Ни кылыйм?

– Кабул ит, җир бир. Кеше – кешедән, таш таштан ерак китә алмый.

Кубрат хан шахмат бүлмәсенә таба кузгалды:

– Ханша, базилевс ачуланмасмы икән? Ул аларны анда утта яндыра икән, төрмәләргә яба, илләреннән сөрә.

– Ханым, син бөтен хәбәрне дә соңга калып ишетәсең. Император Ираклий Патшакалада юк, сарациннар белән орышып йөри. Безнең ятим угланыбыз да әнә каган кулына әсир төшкән. Буйтур Чәчкәне ярата иде.

– Ярату, ханша, игелекле эш. Ярату гаеп түгел, яратмау гаеп. Алар бер анадан туган балалардай үстеләр. Туган туганны яратмаса, туган туган белән тату яшәмәсә, илгә афәт килер. Кичә генә базилевстан җиде кораб корал килде. Мин вәгъдәмдә калам, минем базилевсның ачуын китерәсем килми, ханша. Мин беләм, ханша, алар бер-берсен яраталар иде, ярату гаепме, дим ич!

– Базилевс каганга да корал сатып ята, үзең күрдең, буйтурың алып кайтып күрсәтте. Ә син, ханым, каганның сәүдәгәрен иленә кайтарып җибәрдең.

Олуг хан бакчага чыкты, алмагач төбендәге эскәмиягә утырды:

– Бу арада минем башым катты, ханша. Корал сатуда мин базилевсны гаепли алмыйм. Мин ул турыда бик күптәннән ишетә киләм. Базилевс аны күз буяу өчен эшли. Рум императоры безгә корал гына түгел, ефәк, киҗе тукымалар, имбир, борыч, җиләк-җимешләр дә җибәреп тора. Син, ханша, кыска акыллы дип уйлыйсың кебек мине. Ханың ул хәтле кыска акыллы түгел. Мин Биләмҗиргә шымчы илчеләр җибәрдем. Алар бөтенләй хазарлар көтмәгән яктан барып керерләр Биләмҗиргә, шул җайдан ул яктагы биләмәләрне дә күрерләр. Җаек бәк ни кылып ята анда? Мин философка зур өмет баглыйм, ханша.