– Илчеләрең исән-сау әйләнеп кайтырлармы? Каган башларын кистермәсме? Аларны иң әүвәл Үрәгәй кабул итмәс. Төптәңре Үрәгәй гомер-гомергә румнарны яратмады.
– Каган Үрәгәйне тыңлармы, ханша? Картайган индетөптәңре Үрәгәй, бер аягы белән гүрдә. Мине Үрәгәй түгел, төптәңре Ирсан борчый, ханша. Батбай углан аның коткысына бирелде, сихерләде илханны карт төлке, сихерләде. Әле булса хәбәре юк. Киткән бер йомышчым әйләнеп кайтмый.
– Илне яшь илханга бирер идең, хан. Картайдың, шик-шөбһә белән яшисең.
Кубрат хан кисәк торып басты, текәлеп, ханшага карады, ханның карашын Аппак ияген чөя төшебрәк кабул итте. Хан аңа бер сүз дә әйтмәде, борылды да сарайга юнәлде. Кинәт җавапсыз калуының сәбәбе бар иде: ханша сүзендә хаклык күрде ул. «Мин үзем дә күрәм ич, нигә ул мине ашыктыра!»– дип уйлады хан, артыннан килүче ханшаның аяк тавышларына колак салып. Шик юк, орышка кадәр Бөек Болгар алаен илханнарның берсе җитәкләргә тиеш. Әмма кайсы илханга тәвәккәлләп ил-җәйләүләрне тапшырырга?..
Йулыш каганны заманында җизнәсе Җаек бәк коткарып калды. Ашина ыруы җир йөзендә каламы, юкмы дип бөтен Тын елга, Итил суы буйларының асты өскә килгәндә, унике яшьлек Йулыш илханны Җаек бәк Харәземга алып китә. Кубрат хан куа бармады, яулаган җәйләүләрне барлыйсы, элек каганга буйсынган бәкләр белән араны өзәсе бар иде. Бәкләрнең кайберләре аны шундук олуг хан итеп кабул иттеләр, әмма баш күтәрүчеләре дә булмады түгел, аларның күбесен юк итте Кубрат хан, бер ишесе, Кубраттагы гайрәтне күреп, буйсынырга мәҗбүр булды. Хәзер әнә шул бәкләр Йулыш илханны каган итеп ак киездә күтәргәннәр, җәйләүләр даулыйлар, алай җыялар, каганны яклыйлар. Әйе, тагын бер күзгә-күз очрашасы бар икән әле ашиналылар белән. Хәзер инде Кубрат хан ашиналыларның түрә башларын калдырмас, бер ишесен ат койрыгына тактырыр, бер ишесен, камытка утыртып, Фанәгүр төрмәләрендә черетер. Мәгәр моның өчен Кубрат ханга иң әүвәл Йулыш каганны җиңү кирәк иде. Йулыш каганны Харәзем шаһы яклый, төмән-төмән алай бирә. Ә Харәзем шаһы – император Ираклийның кан дошманы. Менә шушындый җаваплы чорда ханша, тәхеткә үзең теләгән илханны утырт, дип җанга тия. Тәхеткә яңа олуг хан утыруга, илханнар үзара орыш башламаслармы? Батбай әнә әле үк баш бирми…
Кубрат беркайчан да ханша Аппакның ни теләвен аңлап бетермәде. Ханша әле елмая-көлә, шатлыктан тау чишмәседәй чылтырый, әле елга өстенә төшкән иртәнге томан кебек тынып, йомылып кала. Моңа кадәр Кубрат хан Аппагы турында беркайчан да баш бетереп уйламады. Көче-куәте шулхәтле бөек иде ки, күп вакытта ул ханшаны күрде дә, күрмәде дә, киңәш-сабакларына бик сирәк колак салды, хәтта тыңлаган чакларында да ахыр чиктә үзенчә эшләде, үзенчә хәл итте. Аппак бар— әйбәт, юк – ансыз да яши алыр сыман иде. Бүген исә Кубрат хан, гомерендә беренче тапкыр дияргә була, уйга калды. Аппак аны яратып яшәдеме? Укытучы Константинның хатларын укыганда, хан бер нәрсәгә шакката иде: чынлап та, шулай яратып була микән бу хатын-кыз затын?
Алар сарайга керделәр, Кубрат хан янә Аппакка күз төшереп алды. Хикмәтле хәл: ул ханшада шундый гүзәллек күрде ки, әйтерсең ханша бу чибәрлеген кая булса яшереп торган иде. Хан үзенең хатынына беренче тапкыр, күп еллар элек булганнан соң, кабат янә бер сокланып карады. Яратып яшәдеме икән ирен? Яраткандыр, яратмаганда, алты бала табып бирер идеме? Әле булса хәтерендә: күктәге айдай чибәр кыз озын керфекләрен еш-еш каккалап каршына килеп баскач, Кубратның аяк астындагы җир чайкалып киткән шикелле булган иде. Тәмам сихерләде шунда Тугры хан кызы яшь Кубрат ханны. Бу халәттән бик тиз айныды айнуын Кубрат хан, әмма ул чакта Аппакны күргәч тә яшен суккандай катып калган иде. Тора-бара гадәтләнә башлады, беренче күргәч тә яшен чыбыркысыдай чәчрәп киткән мәхәббәт югалган кебек иде, инде менә картаеп килгәндә тагын әллә нишләде Кубрат хан. Ханшасы ханша гына түгел, гүя күктән төшкән фәрештә иде. Нишләп алай картайган көнендә шундый шашынып ярату килде микән? Әллә соң ул мәхәббәт дигәне картлыкта янә бер әйләнеп кайтамы?.. Әллә үлеме якынаямы?.. Үләр алдыннан иң якын кешеләрең турында уйлый башлыйсың, диләр бит. Кубрат ханның Аппагы – чынлап та гүзәлләрнең гүзәле. Бер аксакал, Аппакны күргәч: «Чү-ү, олан, әйтмә каты сүз хатыныңа, бу балага Тәңре кулы тигән, юкса бу кадәр сылу була алмас иде», – дигән иде. Ул вакытта Кубрат хан аксакалның сүзләренә колак та салмады. Менә бүген исә, еллар үтә-үтә бала тапмый башлагач, Аппагы яшәреп, тагы да гүзәлләнеп киткән иде.