Кичә ул Кафа һәм Сутау калаларыннан килгән сәүдәгәрләрдән гәрәбә муенса сатып алган иде. Сарай имчесе: «Муенса тамак чиреннән дәвалый», – дигән булды. Ә Кубрат хан аны бөтенләй башка максат белән алган иде: хатынын куандырырга теләде. Тәхетенә килеп утыргач, Кубрат хан кесәсен капшап карады. Муенса кесәдә иде. Аннары әкрен генә торды да Аппак янына килде, кесәсеннән муенсаны алып, хатынына кидерде. Аппак кинәт кенә ханның күкрәгенә капланды да тынып калды. Кубрат ханның йөрәге дөп-дөп тибә иде. Ниһаять, Аппак күзләрен күтәрде, мөлаем елмаеп, ханның күзләренә карады. Янә Кубрат хан үзе дә аңлап бетермәгән ниндидер югалып калу тойды. Аппакның күк йөзедәй зәңгәр күзләрендә шатлык чаткылары җемелди иде. Кубрат ханның җаны актарылды, ул, яшь чактагы шикелле, чак кына ханшаны кулына күтәреп алмады.
Дәнис кораб башында утыра, йөгереп килгән дулкыннар көймә читенә бәреләләр дә янәдән су эченә кереп сеңәләр. Тын елганы менүгә, ыстандагы көтригурлар көймәне озын арбага куйдылар, мичәүләп атлар җиктеләр дә Итил суына китереп төшерделәр, хәзер кораб ишкәксез дә су агымы белән шактый тиз түбәнгә төшә иде. Тагын ике-өч көннән Хазар диңгезенә җитәрләр, аннан ярты көнлек юл кала.
Дәнис бер нәрсәгә төшенеп җитми иде: нигә, әйтик, император белән Кубрат хан берләшеп каганга яу килмиләр?.. Кубрат хан антлар кенәзе белән дә килешү булдыра алыр иде. Һәркем үзен генә кайгырта…
Башына килгән уйларны читкә куып, Дәнис туган илен исенә төшерде. Үзен Кубрат ханга биреп җибәргән кенәзе Ратомирга әле булса ачулы иде ул. Оныта алмады туган якларын, башта төшләренә кереп изалады, Агасике кызына өйләнгәч кенә каядыр төшеп югалды туган як төшләре. Эгина барысын да оныттырды. Дәнис аннан башка берәүне дә күрмәде, күрергә дә теләмәде. Эгина аның өчен тормыш үзе, яшәү мәгънәсе иде. Эгина әллә су анасы, әллә шымчы булып чыкты шунда. Хәзер дә оныта алмый Эгинаны Дәнис. Ул аны менә хәзер су төбеннән килеп чыкса да кабул итәр иде, ул гынамы, әйдә диңгез алласы патшалыгына, дисә, ике дә уйламый төшеп китәр иде.
Койрыкчы Дәнис күлмәк астындагы Перун алласын капшап карады, алла урынында иде. Ул, тынычланып, янәдән уйга чумды. Бер төнне Эгина шул алласын муеныннан салдырып алган да үз йоласының кош тәпиен тагып куйган. Дәнис сикереп торды да тәрене, салып, почмакка атып бәрде һәм Перунын табып муенына такты. Эгина шунда: «Варвар, варвар, варвар», – дип такмаклый-такмаклый, үкереп-үртәлеп җылаган иде. Көчкә тынычландырды Дәнис хатынын. Ул чакта аның су анасы икәнен белми иде әле.
…Ышаныч төрлечә килә икән кешегә. Кубрат ханга биреп җибәргәч тә Дәнис кача ала иде. Чөнки беренче төндә үк хан аңа сак куймады. Нәкъ менә шуның тәэсирендә килде бугай Дәнис Фанәгүргә. Ул вакытта Фанәгүрне корып кына яталар иде әле. Кайчандыр греклар нигез салган каланы әүвәл болгарларның бабалары һуннар җимереп китәләр. Бары тик болгарлар оешып, Кубрат хан ярым утрак тормышка күчкәч һәм Фанәгүрне үзенең башкаласы итеп сайлагач кына, греклар яңадан бирегә күпләп күчеп килә башлыйлар, төзелеш эшләренә керешәләр. Кубрат хан аларга аз түләми. Калага юллар салына, су үткәрелә, кала тирәли биек дивар өелә.
Дәнис Перунын уч төбенә кысты. Перун алласы аны бик күп җирләрдән исән-имин алып кайтты, боерса, биредән дә исән-сау әйләнеп кайтыр. Хәйләкәр дә соң бу философ. Базилевс илчесе, имеш. Таба бит, әй! Хан кызы Чәчкәне каган кулыннан алмак булып бара. Хәер, бу философта мең хәйлә бар, диләр, кирәк икән, сихерли дә ала, имеш. Бу грекларның барысы да сихерчеләрме әллә?.. Философ сихерчедер, дин әһеле Симеон— юк. Әллә ул да Эгина кебек ырымчымы?..
Дәнис янә бер хикмәтле хәлне исенә төшерде. Бервакыт Фанәгүрдә кисәктән дөнья куйган грекны күмделәр, күмделәр дә каберенә агачтан тәре ясап утырттылар. Фанәгүрдәге чиркәү башына да шундый ук тәре куелган. Әйе, греклар каберләренә тәре утыртып куялар, Дәнисне болгарлар ничек күмәрләр, антлар кебек яндырырлармы, әллә, булмаса, болгарлар кебек бөтен корал-байлыкларын куеп, җир астына ләхет алып тыгарлармы?.. Моңа кадәр Дәниснең бу турыда уйланганы юк иде әле, бүген исә, Биләмҗиргә сәфәр чыккач, ул кинәт үлем турында уйлана башлады. Әллә соң аңа да үлем якынаямы? Юкса нигә уйлана башлады ул үлем турында?..
Олуг ханның бу йомышын да исән-сау башкарып кайтса, Дәнис уй-теләген ачып салыр иде. Бәлкем, олуг хан аны тыңларга да теләмәс, ә бәлкем Дәниснең үтенеченә каршы да килмәс. Кыскасы, Дәниснең Кыякаланы кайтып күрәсе килә иде, үзе туып үскән Ворух елга буйларын. Соңгы вакытта антлар ягыннан Фанәгүргә сәүдәгәрләр сирәк килә башлады. Дәнис моның сәбәбен белергә тиеш. Антларга да, Болгарга да сәүдә эшен җанландыру уңай булачак. Бәлкем әле, Кубрат хан Ратомир кенәзгә грек утының серен дә ачар. Туган ягына кайтырга рөхсәт алса, Дәнис үзе белән Илбарыс буйтурны да алыр иде.