Выбрать главу

Дәнис яр буендагы халыкның корабка карап калуларына игътибар итте. Көнләшеп карыйлар кебек тоелды аңа. Әйе, карагыз, карагыз, бу корабны Дәнис үзе ясамаса да, моннан зурракларын ясый ала ул. Мондый корабларны күргәннәре юктыр әле аларның…

– Күргәннәре бар, моннан да зуррак корабларны күргәннәре бар, – диде аның янәшәсенә килеп баскан философ. – Император кораблары Хазар диңгезе аша Итилнең өске ягына күтәрелә башлады. Каган белән император солых төзеп яталар. Хазарларда хәзер йөздән артык грек галерасы бар…

Дәниснең күзләре шар булды: ул уен күңеленнән генә әйткән иде ләбаса, ә философ аның ни уйлаганын әйтте дә бирде! Сихерче түгел диген инде бу грекларны шуннан соң.

– Философ, ә без исән-сау кайта алырбызмы? Сине барысы да күрәзәче диләр.

– Анысы бер Алла кулында, – диде философ. Төн илләре яклап искән җилдән кафтанына төренә төште. – Бүген төнлә суытмагае, җил төньяктан исә башлады.

– Иоанн Фасиан, изге кешеме әллә син, барысы да шулай диләр.

– Без барыбыз да табигать балалары, варвар, Алла коллары.

– Миндәме?

– Син дә, мин дә, Аллаһы Тәгалә ни тели, шуны кыласың.

– Мин үз аллам алдында языклы, философ. Кеше үтердем.

– Син аны үзең теләп үтермәгәнсең, Алла кушкан, йә булмаса, кенәзең, ханың.

– Кемең, кемең?

– Императорлар, ханнар, кенәзләр, каганнар. Алар канга сусый, аларга җәйләүләр җитми. Минем белән сиңа биләмә кирәкми, безгә ике-өч адым җир җитә.

– Миңа анысы да кирәкми, философ. Антлар үлгән кешеләрен көймәгә салып яндыралар.

Шулвакыт корабка таба килүче бер көймә күренде. Баганада Рум дәүләте әләме булса да, көймә корабка якын ук килде. Алда диңгез җәйрәп ята иде инде.

– Каган тарханы, – диде философ койрыкчы Дәнискә. – Боргалама, туры диңгезгә чык. Яр буеннан ерак китмә.

– Әй, корабтагылар, сез кайсы илдән?

– Византия илчеләре галиҗәнаплары император Ираклий корабы, хөрмәтле тархан. Мин базилевс илчесе Иоанн Фасиан буламдыр.

Хазарлар Иоанн Фасианны аңламадылар, философ сүзләрен төрки телдә кабатлады.

– Дәнис, тагын да чынрак булсын өчен, син минем тылмачым булырсың. Кораб императорныкы, илчесе Иоанн Фасиан, – диде аңа философ.

Бераздан көймәдәгеләр баш кага-кага китеп бардылар.

– Беләсеңме кемнәр иде болар? – диде философ. – Каганның елга сакчылары, елга тамагында торалар. Хәзер алар судан чыгарлар, шунда ук каганга йомышчы чаптырырлар. Рум императоры Ираклийдан илче килә, диячәкләр.

– Син моны каян беләсең, философ?

– Логика, – диде Иоанн Фасиан.

– Нәрсә-нәрсә?

– Логика. Шундый фән бар дөньяда.

…Бераздан корабка таба килүче өч-дүрт көймә күренде. Көймәләрне беренче булып күреп алган Дәнис:

– Философ, тагын көймәләр! – дип кычкырды.

– Һәй, корабтагылар, кай тарафка сәфәр тотасыз? – дип кычкырдылар алдагы көймәдән.

– Рум илчеләре, Биләмҗиргә юл тотабыз.

Көймәдәгеләр тиз арада киңәшеп алдылар, ә үзләре һаман корабка якыная баралар иде.

– Юлбасарлар болар, алыпларны дәш! – дип боерды философ.

Дәнис әче итеп сызгырып җибәрде, шундук өскә унике алып менеп басты, уникесендә дә ук-җәяләр, сөңгеләр, орыш кораллары. Әмма көймәдәгеләр гүя алыпларны күрмәделәр дә, һаман корабка якыная бардылар. Алдагы көймә борынына кара сакаллы, киң битле берәү менеп баскан, кулында калканы, җәясе-угы.

– Һәй, корабтагылар! – дип кычкырды кара сакал. – Тауарларыгызны ташлагыз. Без сезгә гомер бүләк итәбез, сез безгә— тауарларыгызны!

– Хәзер, хәзер ташлыйбыз, эттән туган юлбасар! – дип, Дәнис укчыларга боерды: – Юлбасарларга атыгыз!

Көймә ягына уклар очты, көймә башындагы кара сакал чак кына суга егылып төшмәде. Ике көймә кораб янына ук килеп җитте. Корабтагыларны укка ала башладылар. Кайсыдыр утлы ук җибәрде, корабның койрык очына ут капты. Кисмәк белән су алып, өч-дүрт кеше утны сүндерергә ташланды. Корабтагы ике алып, аркаларына ук кадалып, суга очтылар.

Философ койрыктагы ташаткычка бер чүлмәк грек уты куйды. Моны күреп алган Дәнис:

– Беренче көймәгә, әнә шул кара сакал утырган көймәгә җибәр, философ! – дип кычкырды, үзе уктан атты.

Философ чүлмәк филтәсенә ут салды, ташаткычның бавына кылычы белән чапты. Ут чәчеп барган чүлмәк көймә янына барып төште, яман шартлады, һәм шундук кара сакал суга егылды. Икенче чүлмәк икенче көймәгә очты, анысы нәкъ көймә өстенә төште. Көймәгә гөлт итеп ут капты. Юлбасарлар тиз-тиз ярга таба ишә башладылар. Юлбасарлар көймәдән сикереп исән калырга теләгән иптәшләрен дә алып тормадылар.