Выбрать главу

Баһадир кораллар өчен төптимерче Агасикенең учына уннан артык көмеш дирһәм салды. Төптимерче дирһәмнәрне алъяпкыч кесәсенә койды, уңлы-суллы чукынып алды. Шуннан соң гына тимерчеләренә кул изәде, янәсе, башлагыз.

Төптимерче алачыгында өч-дүрт кол тота иде. Кубрат хан тарафыннан болгарларга кол тоту тыелса да, Румнан күчеп килгән осталарга рөхсәт ителә иде. Бүген тимерчедә ике кол эшли. Берсе чүкеч белән эш итә, икенчесе күрек баса. Дәү чүкеч белән эш итүче кол аксыл чәчле, зәңгәр күзле, урта буйлы адәм иде. Баһадир аның юан беләкләренә карап торды-торды да:

– Агасике, сат миңа бу колың? – диде.

Грек хәйләкәр елмайды, кол ягына күз төшереп алды, аннары, чылгыйланып килгән, очлары көйгән мыекларын сыпырып:

– Колым сатмыйм, мин аны үзем белән алам, – диде.

– Кил әле бире, – диде колга баһадир. – Әй син, бире кил, дим!

Кол теләр-теләмәс кенә алар каршына килеп басты. Баһадир аны янә баштанаяк карап алды.

– Мин аны шул ике-өч ел эчендә менә дигән тимерче иттем, баһадир.

Илбарыс баһадир төптимерчегә ун бармагын тырпайтты.

– Сатмыйм, дидем, баһадир. Мин аны үзем белән алам. Минем синең алаеңда буласым килә, баһадир.

Шулчак кол тимерче дәү чүкече белән җир идәнгә орды.

– Беләге юан берне егар, белеме бар меңне егар, дигәннәр, хак әйткәннәр өлкәннәр, – диде Агасике.

– Кабаланма, – диде баһадир колга. – Ирекне җиргә баш орып алмыйлар, яу чабып алалар. Мин риза, Агасике, җыен. Китәсе көнне сиңа Адай хәбәр итәр.

Төптимерчедән чыккач, алар кием тегүчеләр, савыт-саба, чүлмәкчеләр урамнарыннан уздылар һәм төпсарай боҗрасына килеп чыктылар. Әнә төптәңре өе. Төптәңре Ирсанны күргән бер кеше аңа бил бөгә, ак юл тели. Кыска муенлы, иңенә бигүк күзгә ташланмаган чапан салган, башына туладан баскан кәләпүш кигән, күкрәгенә уч төбеннән зуррак кояш сурәте төшерелгән алтын тәңкә таккан төптәңре, юлыңда очрап, күзеңә туры караса, бер мәлгә каушап каласың. Бу кешедә Тәңре үзе биргән илаһи көч бар сыман. Үзенә шикләнебрәк караган, каршы килгәндә бил бөкмәгән кешене төптәңре туктатыр да: «Тәңренең көче чиксез, ул бер мизгелдә җир йөзендәге һәммәбезне юк та итә ала, шушы җирдә гөлбакча да булдыра ала. Җирдәге һәммә тереклек Тәңре кодрәте белән яши. Барча нигъмәт тә, җир куеныннан чыккан май да Тәңренеке. Тели— бирә, тели – тартып ала. Синең өстеңдәге чапан да аныкы. Ышанмасаң, кояшка бак, бераз карап тор», – дияр.

Кеше күккә карый, кояшта күзе чагылудан ни кылырга белми, шуннан кеше төптәңренең сүзләренә ышана, аңа бил бөгә-бөгә китеп бара.

Төптәңре аларга каршы очрады. Баһадир да, уң кулы Адай да, күкрәкләренә кулларын куеп, аңа бил бөктеләр.

Төптәңре, алар белән исәнләшүгә, баһадирны җитәкләпалды, туры Аспарух илхан өенә алып китте. Илхан өенә ул, үз-үзенә ышанып, ишекне каерып ачып керде. Илхан аларны гаҗәпләнебрәк каршы алды.

– Төкле аякларыгыз белән, кунаклар, түрдән узыгыз, – диде илхан һәм чаршау артындагы хатынына нидер әйтергә өлгерде. – Утырышыгыз, кадерле кунаклар. Каравыш, кунакларга кымыз китер!

– Эчемлек тә биримме, илханым? – дип, чаршау артыннан каравыш кыз килеп чыкты.

Ләкин кымызны каравыш кыз түгел, илханның хатыны алып керде, ул тыйнак кына кунакларга баш иде, чүлмәк белән кымызны түр яктагы таш өстәлгә куйды, чокырлар китерде. Шуннан ул баһадирны чаршау артына дәшеп алды.

– Баһадир, каенсеңлем сине ярата. Атам-анам риза булсалар, мин Кызкуыш туенда аннан тоттырыр идем, ди.

– Нәрсә сез анда пышылдашасыз?! – дип, алар янына илхан килеп керде. Шул чакта урамда сөрәнченең Кызкуыш туена чакырган ораны ишетелде.

– Мин баһадирны Кызкуыш туенда катнашырга котыртам, – диде яшь хатын.

– Котыртма, башта Өске Кирмәнне алып, угры Чалбай ханның башын Фанәгүргә җибәрсен, – диде илхан һәм баһадирны түр якка алып чыгып китте.

Барысы да өстәл тирәли утырышкач, төптәңре сүз алды.

– Илхан Аспарух, – диде ул, кулындагы мөгезне кыса төшеп. – Буйтур Аспарух, әйтче миңа, олуг хан нигә гел философ Иоанн Фасиан белән көннәрен уздыра?

– Төптәңре, атам яуда яралангач, аны грек табибы терелтте. Алимче белән син булдыра алмадың. Әйтмә сүз грекларга, алар Болгарны утрак тормышка күчермәкчеләр. Алар миңа да якын халык. Хак, минем гомерем җәйләүләремдә уза… Алай да, алай да, төптәңре…