Выбрать главу

Дәнис маңгаеннан тирен сөртте, философ янына килде.

– Син чынлап та сихерче икән, философ.

– Койрыкчы Дәнис, корабны ярдан ераграк тот, тиздән Биләмҗир булыр, – диде.

Философ шулай дисә дә, Биләмҗиргә бу көнне җитә алмадылар. Кичкә таба диңгез өстенә томан төште, күп тә үтми, сибәләп яңгыр ява башлады. Патрикий Симеон өске катка күтәрелде, уңлы-суллы чукынып алды, койрыкчы Дәнис янына килде.

– Сак бул, томан. Ишетәсеңме, койрыкчы, сак бул, – диде.

«Ә моны нигә алып бара икән философ, – дип уйлады Дәнис, дин әһеле кушканга ризалыгын белдереп, ияк какты. – Кулыннан тәре төшкәне юк».

– Һәй, койрыкны ярдәмчеңә бир дә үзең кил әле бире, – диде патрикий Симеон Дәнискә.

– Ни йомышың төште койрыкчыга, йола башы?

– Утыр яныма, менә монда, ышыкка.

Дин әһеле күрер күзгә куркак кына кебек иде, тегенең янәшәсенә килеп утыруга, Дәнис үзе дә аңлап бетермәгән тартыну тойды.

– Карале, Симеон, синең үз аллаңны күргәнең бармы?

– Алла күзгә күренәме, тәүбә диген, Дәнис. Аның сурәте генә күз алдында булырга тиеш. Моннан соң алай димә, авызыңнан җил алсын андый яман сүзләрне.

– Күргәнең юк, димәк. Ә менә мин Перунымны гел куенымда йөртәм. Шулай миңа тынычрак, шулай җанга якынрак. Ә синең кайда йөридер ул аллаң – бер шайтан үзе белә.

Патрикий чукынып алды.

– Аллаһы Тәгаләнең кодрәте зур, варвар. Шушы гөнаһларымнан арыныйм, тазарыныйм дисәң, хәзер үк әйткән сүзләреңнән тәүбә ит.

– Ничек итеп?

– Як-ягыңа төкеренеп, чукынып ал. Менә болай. – Патрикий Симеон, уңлы-суллы чукынып, уң һәм сул иңе аша төкеренеп алды.

Дәнис аның хәрәкәтләрен кабатлады. Патрикий Симеон канәгать калды.

– Баштан ук Христоска иман китергән булсаң, хатының Эгина да китмәгән булыр иде синнән.

– Ул сихерче, ырымчы иде, су анасы сурәтендә йөрде.

– Бернинди дә су анасы түгел иде ул, Дәнис. Мин барысын да беләм. Перуныңнан ваз кич тә менә бу тәрене муеныңа так. Минем сүзем тыңласаң, Фанәгүргә кайтуыңа, хатының Эгина өеңдә булачак.

– Фанәгүрдә, өемдә?.. Сөйләмә тузга язмаганны, Симеон. Димәк, син дә сихерче икәнсең. Соң, моңа ничек ышанмак кирәк. Без монда, ә ул синең кодрәтең белән Фанәгүрдә, имеш.

– Минем кодрәтем белән түгел, Христос кодрәте белән. Бер киңәш сиңа, варвар: тартып өз дә Перуныңны, ташла диңгезгә, шундук Аллаһы Тәгалә алдында йөзең яктырып китәр.

– Диңгезгә?! Акылдан шаштыңмы әллә син?! Перун аллам— минем җаным да, тәнем дә.

– Үлгәч, җаның күккә ашар, тәнең җирдә черер.

– Әйтмә миңа моннан битәр андый сүзләр, әллә ни эшләп ташлавым бар, – диде Дәнис һәм дин әһеле ягына әйләнеп тә карамый китеп барды.

Кояш кинәттән чыкты шикелле. Диңгез өстендәге томан таралмаган иде әле, корабка таба көймә килүе күренде. Өске катка менеп баскан философ:

– Каганның тарханы, басма төшерегез! – дип боерды.

Тархан корабка кермәде, төшергән басмага аяк басмады.

– Сәфәрчеләрне кем дип белик?

– Бөек рум галиҗәнаплары император Ираклий илчесе корабы булыр, олуг тархан.

– Шәп әйттең, – диде философ янәшәсендә басып торган Дәнискә. – Шушы мизгелдән соң син – минем тылмачым, мин төркине белмим. Ишеттеңме, койрыкчы?!

Каган тарханы румнарның кораб очына эленгән әләмгә күз төшереп алды, аннары үзенә генә аңлаешлы бер киная белән елмаеп куйды.

– Каган сезне кабул итәрме-юкмы, белмим…

Иоанн Фасиан басмага керде, тарханның уч төбенә бер янчык алтын ташлады. Каган тарханы, янчыктагы алтынның авырлыгын чамалап, уч төбендә сикертеп алды. Моны күреп, Дәнис: «Җиңел котыла бу сихерче Кубрат хан алтыннары белән», – дип уйлап куйды.

– Каганның кабул итүен тиз арада хәбәр итәрләр, Рум илчесе, – диде тархан һәм көймәсен борып китеп барды.

– Философ, алтынны күбрәк бирмәдеңме бу күпкән корсакка?

– Юк, койрыкчы, күп бирмәдем. Сәясәт беркайчан да акча санаганны яратмый, Дәнис. Акча санаган сәясәт йә ота, йә оттыра. Ә миңа оту кирәк, без каганга зур йомыш белән килдек.

– Һы, бу сәясәт дигәнең миңа караңгы. Отуга китсә, мин риза. Карале, философ, каганның сарае тулы җария кызлар, ди. Хакмы икән шул?

– Эгинаны оныта да башладыңмы әллә, Дәнис? Хатын сатып алырга исәбең бармы? Әйе, җария кызлар каганда җитәрлек. Сорасаң, бирүе бар. Мәгәр син сорамассың. Син минем бары тик тылмачым гына, койрыкчы Дәнис, ишетәсеңме, тылмачым…

– Ярый, ярый, баш өсте, философ. Барысын да син дигәнчә итәрмен. Алай да кыйммәт икән ул сәясәт дигәнең.

– Кыйммәт, Дәнис. Бик кыйммәт. Сәясәт дөньядагы бар нәрсәдән дә кыйммәт.

– Сатмаса, һич югы, бүләк итеп биреп җибәрсен иде бер җариясен.