– Арысланнан сөяк артса да, шакалдан артмый, Дәнис. Хан кызы да сәясәт өчен генә кирәк аңа.
– Тагын шул сәясәт, – диде Дәнис, кәефе кырылып.
– Менә тыңла, Дәнис. Каган Кубрат хан кызы Чәчкәгә өйләнде ди. Булуы бармы мондый хәлнең? Бар. Каганның Кубрат хан кызы Чәчкәгә өйләнүе булыр, икенче көнне үк булмаса да, күп тә үтмәс, каган алае белән Фанәгүргә килеп төшәр, төрки дөньясы башына янә Ашина ыруы менеп утырыр… Аңлашылдымы?.. Ә хәзер, бар, койрыкка үзең бас. Тиздән каган бухтасына җитәрбез.
Кораб туктап, басманы салуга, алар янына баягы тархан килеп басты:
– Философ, болай булса, Кубрат хан кызын төшендә дә күрмәячәк. Күрәсең ничек кыланалар?
– Варварлыгың сиздермәсәң иде, Дәнис. Мин сиңа кабат әйтәм, син минем бары тик тылмачым. Минем бер сүземә дә кысылмыйсың.
– Баш өсте, философ. Барысы да син теләгәнчә булыр. Хазар каганы яшь, бик тә үткер, диләр. Эшебезне сизмәсен дип борчылуым, философ.
– Борчылма, барысы да әйбәт булыр. Каган Кубрат хан кызы Чәчкәгә гашыйк. Мәхәббәт бар җирдә сәясәт таркау булыр, шулай ди Кубрат хан.
– Никадәр куәткә ия бу сәясәт дигәнең, философ.
– Сәясәт ул – ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәт, багланыш.
– Кем ясый соң ул сәясәт дигәнне?
– Дәүләтнең зирәк даирәләре, акыллы башлар.
– Хәйләкәр кеше акыллы буламы, философ?
– Хәйлә ул – корал, җәясез ук. Бак әле калага, кара әнә, кара. Кирмән сала белмиләр, ә кала Фанәгүрдән зуррак. Халык ул – көч, куәт, Дәнис. Ә көч белән исәпләшмичә булмый.
Философ артына әйләнеп карады, каганга дигән бүләкләрне күтәргән алыпларны күздән кичерде. Барысы да ул уйлаганча бара иде әлегә. Каравыл башлыгына җиттеләр, Иоанн Фасиан аңа янә бер янчык алтын ташлады.
– Һай кыйммәт икән бу сәясәт дигән нәрсә, философ, – диде Дәнис, каравылбашның уч төбенә барып төшкән янчыкка карый-карый. – Бәһасез икән бу сәясәт дигән нәрсә.
– Кайгырма, тылмач. Ахыр чиктә сине кол итеп сатармын!
– Философ!
– Тылмачмы син, Дәнис?!
– Адым саен ришвәт алалар!
– Ришвәт алу Болгарда юк дисеңме?
– Ришвәт бирүчеләрне дә, алучыларны да Фанәгүрдә ат койрыгына тагалар.
– Хак әйтәсең, Дәнис. Ришвәт халыкның дәүләткә булган ышанычын югалта, гаделне кимсетә, яманга юл ача.
Каган сараена килеп җитүләре булды, тархан каршы алды. Тархан гүя Дәнисне күрмәде дә, грекчаны вата-җимерә илчегә мөрәҗәгать итте.
– Хәериең, илче! Рәхим ит!
– Ишетәсеңме, төркичә аудар. Нәрсә авызың ачып катып торасың?!
Дәнис философ грекча әйткән сүзләрне үзенчә, түкми-чәчми, төркичә аударып бирде. Тархан, бик канәгать калып, алдан китте, илчеләр бүләкләр күтәргән хезмәтчеләре белән аңарга иярделәр.
Каган бүлмәсенә килеп керделәр. Ул тоташ кызыл ефәктән тегелгән чапан кигән, башында чите кеш тиресе белән каелган калпак сыман кием. Йулыш каган Дәмәшкъ сәүдәгәрләре китергән басра келәмендә кырын ята иде, илчеләр килеп керүгә, тирәсендә биеп йөргән җарияләрне алып китегез дип, хәрәм агаларга кул селтәде.
Йулыш каганга җитәрәк, Иоанн Фасиан илче аңа бил бөкте, аның хәрәкәтләрен Дәнис тылмач та, хезмәтчеләр дә кабатлады. Шуннан соң гына философ:
– Күк йөзе астындагы изгедән изге, игелекледән игелекле Йулыш каган, Бөек Византия илчесе Иоанн Фасиан сезгә озын гомер, җиңел һәм якты юл, арысландай батырлык, юлбарыстай кыюлык тели. Император галиҗәнаплары сезгә, кодрәтле каган, күптин-күп сәламнәр юллый. – Философ тылмачка күз ташлады, Дәнис, уянып киткәндәй, философның сүзләрен төркичәгә аударды. – Күк йөзе астындагы бердәнбер изге һәм игелекле каган, император галиҗәнаплары Ираклий сезгә бүләкләр җибәрде…
Илче Иоанн Фасиан бүләкләрне каган алдына илтеп куярга боерды. Хезмәтчеләр бүләкләрне куя бардылар, китә бардылар. Бүләкләр килә башлауга, каганның уң кулына яһүд килеп басты. Аның төркичә шәп белүен илче соңрак белде белүен, әмма баштан ук шикләнә калган иде ул аңардан. Тылмачның кирәге калмады, яһүд Иоанн Фасианның сүзләрен сүзгә-сүз тәрҗемә итә барды.
Бүләкләр янында камалы тун ята. Бу тунны Кубрат ханга император Ираклий тектереп җибәргән иде. «Әнә нишләтә сәясәт кешене, үз тунын биреп җибәргән Кубрат хан», – дип уйлады Дәнис.
– Гаян, – диде каган, артына карамый гына. – Алыпкуй бүләкләрне. – Каган илчеләргә күз төшерде. – Инде дәрәҗәләрегезгә карап утырышыгыз, илчеләр.
Илчеләр, дәрәҗәләрен белеп, төрлесе төрле түмәрләргә утырышкач, каган урыныннан күтәрелде, дәү гәүдәсен җиңел генә йөртеп, урап килде, иң биек түмәргә менеп утырды.
– Минем император Ираклийга рәхмәтем зур, илче. Базилевска әйт, илче, каган синең игелегең онытмаган, диген. Дөрес, миңа базилевсның бар кылган эшләре дә ошамый. Әйтик, нигә дип ул илендәге яһүдләрне кысрыклый, җәберли, илләреннән куа?..