Выбрать главу

Философ кадәр философ каганның бу соравына аптырап калды. Ул, ни әйтергә белми, дин әһеле патрикий Симеонга карады.

– Бөек каган, – дип, алгарак чыкты патрикий Симеон, философның күз карашыннан ук сүзнең үзенә бирелүен аңлап. – Бөек каган, без бары тик монда император илчеләре генә. Яһүдләрне кабул итеп, сез үзегезне императордан да игелеклерәк итеп күрсәттегез. Без аңа, бөек каган, сезнең киңәшне тотып, бу ялгышны төзәтергә кушарбыз.

Каган җаваптан канәгать калды, урыныннан купты да сыгылмалы адымнар белән аш ягына таба кузгалды. Табынчы илчеләрне ашка дәште.

Аш ягында барысы да әзер иде инде. Барысы да табын тирәли утырыштылар. Табындагы ризык-нигъмәтнең исәбе-хисабы юк иде. Аш ягы бүлмәсенә йөзләгән кеше сыярлык. Әмма бүген халык аз, каганның якыннары гына чакырылган, күрәсең.

Әүвәл каган, көмеш савыттан элеп кенә, алтын җамнарга кымыз салып бирде. Бу эшне Йулыш каган якын кешеләре килгәндә генә башкара иде бугай, тәмләп, озаклап бүлде. Каган һәр кунакка җамнарны үзе өләште. Аннары үз җамын күтәрде дә:

– Илчеләр хөрмәтенә! – диде.

Табынчы аштан җитешергә кыстап йөрде, кунаклар алдына теге, йә булмаса, бу ризыкны күчергәләп куйды.

Ашап утырганда каган янына берәү килде, колагына гына нидер әйтте, каган аның белән килешеп, күзләрен йомып торды. Күп тә үтми, аш бүлмәсенә бер әсирне алып керделәр. Дәнис, әсир ягына әйләнеп карау белән, «аһ!» дип җибәрүен сизми дә калды. Ярый моңа игътибар итүче булмады, барысының да күзе куллары артка каерылып бәйләнгән әсирдә иде. Алар каршында өс киемнәре ерткаланып беткән Илбарыс буйтур басып тора иде. Буйтурның йөзе шешенгән, күз кабаклары кызарган, иреннәре яргаланган. Философ буйтурны күрде дә авызына капкан ризыгын чәйнәүдән туктап торды. Аннары каганга карады.

– Колмы, сатугамы? – дип сорады.

– Кубрат ханның асрауга алган угланы Илбарыс буйтур булыр бу, илче. Мин төрки халкының батыр угланнарын мыскыл итәргә теләмим, чишегез кулларын, салып бирегез бер җам кымыз! – дип боерды каган.

Аның боерыгын шундук үтәделәр. Куллары чишелгәч, Илбарыс буйтур беләкләрен угалап торды, табындагыларга күз йөртеп чыкты. Табынчы аңа кымыз китерде, әмма буйтурның күзләре илчеләрдә иде. Әнә философ берни булмаган кебек сөяк кимерә, койрыкчы Дәнис, ни кылырга белми, алтын җамын әйләндергәләп утыра, дин әһеле патрикий Симеон гына, үз күзләренә үзе ышанмыйча, шаккатып, буйтурга карап тора…

– Йә, буйтур, эч. Эч тә, сиңа әйтәсе сүзем бар. Мин синең кем икәнеңне беләм, буйтур. Сине рәнҗеткән кешеләрне, телисең икән, җәзага тартырмын. Мәгәр бер шарт белән: миндә калсаң гына…

Буйтур, юк дигәнне белдереп, әкрен генә башын чайкады.

– Калмыйсың? – дип сорады каган.

– Юк, каган, калмыйм.

– Уйла, буйтур. Каласы булсаң, мин сиңа алай бирермен, Кубрат хан биргән дәрәҗәң алырсың… Инде барысыннан да баш тартасың икән… – Каган бертын дәшми утырды. – Менә монда, минем табында, Рум илчеләре утыралар, сәүдәгәрләр, – диде, янәшәсендә утырган яһүдинең сүзен кабатлап, каган. – Кол сатып алучы сәүдәгәрләр…

Дәнис каганның бу сүзләреннән авызын ачып ни әйтергә белми торды, иллә философ аны кисәтеп өлгерде. Менә илче аягүрә басты, кол ягына күз дә сирпеп:

– Колны мин алыр идем, бөек каган, – диде.

– Ал, илче! – диде каган.

– Бөек каган! Мин кызлар яратам, кыз-каравышларың юкмы? Бу буйтур урынына Кубрат хан кызы булса, мин сиңа, бөек каган, мең алтын түләр идем…

– Кубрат ханның кызын аласың килдемени, илче?

Каганның кинаяле соравын шундук аңлап алган Иоанн Фасиан югалып калмады.

– Әйе, ярты дәүләтем биреп булса да.

– Ярты дәүләт… Бәлкем, мин аңа алмашка бөтен бер дәүләтең сорармын, илче?

– Юк, бөек каган. Бөтен бер дәүләтем бирә алмыйм. Акыллы илбашы кыз өчен илен-халкын сатмый.

– Мин ул кызны базилевсның угланы белән ярәшелгән икән дип ишеттем. Хакмы шул, илче?

– Хак, бөек каган.

– Базилевс угланына кызны үзем алып бирәм… кайбер җәйләүләре хакына.

– Сезнең кодрәтегез киңдер, каган. Алай да…

– Ышанасың килмиме?.. Ярый, илче, мин сине ышандырырмын. Тиздән мин Болгарга яу чабам. Болгарның җәйләүләре генә түгел, Фанәгүр дә минем кулда булыр. Императорга шарт куям, илче, хан кызын аңа алып бирсәм, император миңа Боспор белән Херсонесны бүләк итәр…

– Сезнең киңәшегезне императорга җиткерермен, каган. Ә хәзер миңа бу колны сатыгыз, хан кызына акчам җитмәс, – дип көлде Иоанн Фасиан.

– Мең алтын булыр бу кол, илче.

– Мең алтын ук, каган… – Философ җавап бирми торды, ашыгып эшне бозып куюы бар иде. – Яу чыкканда акча күп кирәк шул, каган… Ярый соң, мин риза.