– Алыш-бирешне хәзер үк хәл итәрсең, илче.
Көмеш табакка куеп, базда тирләп чыккан эчемлек китерделәр, каган аны кеше башы хәтле алтын савытка бушатты. Аннары, күтәреп, яртысын эчте, калган яртысын илчегә сузды.
– Бөек каган, минем бу хәтле эчемлекне туганнан бирле эчкәнем юк.
– Эчмәгән булсаң, эчеп кара. Ал савытны кулыңа, илче!
Иоанн Фасиан, курка-курка, савытны кулына алды. Савыт кеше башына охшатып ясалган иде.
– Ай-һай, авыр икән. Түнмәм микән соң моны эчкәннән соң, бөек каган?..
– Белеп эч, илче. Бу алтын савыт эчендә менә бу буйтурның ыру агасы Ураган каганның баш чирәбе булыр. Тиздән мин сиңа Кубрат ханның баш сөягенә төренгән савыттан эчертәчәкмен!
Нинди тапкыр сүзле философ та каганның бу сүзләреннән соң бер мәлгә югалып калды, теләсә-теләмәсә дә, буйтур ягына күз ташлап алды. Илбарыс угланның йөзендә кан әсәре калмаган иде.
– Эч, эч, илче! – диде каган.
Иоанн Фасиан, савытны күтәреп, бик озак эчте, аннары савытны каганга бирде. Каган тагын савытка тутырып эчемлек салды.
– Инде Саклаб кавхан угланы буйтур Илбарысны эчерегез!
Табынчы шундук каганның боерыгын үтәргә кереште. Әмма буйтур эчәргә теләмәде. Буйтурны ике яклап бөтереп алдылар, егып диярлек авызына эчемлек койдылар. Бу хәлне күреп, Дәниснең күзләре шар булды, ул бармак буыннары агарганчы кулындагы алтын җамны кысты. Шулхәтле кысуга җам кечерәя бара кебек иде. Түзмәде, Иоанн Фасианның аягына басты, имеш, әйт бер сүз, син бит сихерче, сихерлә үзләрен!
Ниһаять, буйтурны эчерделәр, әмма каганның хикмәтләре моның белән генә бетмәде, ул шул савыттан табындагыларның барчасына да эчемлек эчертеп чыгарды. Дәнискә чират җиткәч, койрыкчы савытны кулына алмый торды. Иоанн Фасиан аңа теш аралаш: «Дәнис, түз, түз!» – дип кабатлады.
Философ тавышында эчке калтырау тоеп, Дәнис сул як яңагы тартыша башлавын тойды. Яңак тартышуы шулчаклы нык иде ки, Дәнис ни кылырга белми яңагына ябышты. Ул арада Илбарыс буйтурны ике кулыннан сөйрәп алып китә башладылар. Дин әһеленең йөзе кәгазьдәй агарынды, калтыранган кулы белән уңлы-суллы төртенеп алды.
– Бөек каган! – диде философ, бераз исерүен сиздерергәтырышып. – Бөек каган, колымны корабка илтсеннәр иде.
Каган, килешеп, бөтен гәүдәсе белән түнеп алгандай итте, Иоанн Фасиан капчыгыннан зур янчык белән мең алтын чыгарды, аны уч төбендә тотып торды. Аннары каганның көмеш савытына ташлады.
– Җитә, – диде каган, илченең кыланышыннан канәгать калып. – Җитә булыр.
Яңадан табынга утырыштылар. Иоанн Фасиан табынга килеп утыргач та берәүнең карашын үзендә тойган иде. Башта ул моңа игътибар итмәскә тырышты, әмма серле караш аны әкрен генә җеп белән үзенә тарта сыман иде. Ниһаять, түзмәде, Иоанн Фасиан каерылып шул якка карады. Аңа чал чәчле, сирәк сакаллы, ни сәбәпледер гаять дәрәҗәдә чуар киенгән, маңгае су салырдай ермачланган төптәңре Үрәгәй карап тора иде. Иоанн Фасиан аны бу карт белән таныштырмасалар да таныды – төптәңре Үрәгәй. Нәкъ менә шулай күз алдына китергән дә иде ул аны. Илченең карашын төптәңредә күрүгә, каган:
– Төптәңре Үрәгәй, – диде. – Төптәңренең күрәзәлеге бөтен төрки дөньясына билгеле. Төптәңренең сиңа хөрмәте зур, илче. Аның сиңа берничә сорау бирәсе килә.
Картның карашы шундый иде ки, гүя ул сине үтәли күрә.
Төптәңре Үрәгәй урыныннан кузгалмады, кулындагы кояшка охшатып ясалган йомры башлы кам таягын гына күтәрә төште:
– Минем илченең төп йомышын беләсем килә: килү ниятең каганның уй-ниятен белүме, әллә Кубрат хан кызы Чәчкә язмышымы, илче?
Мәкерле, мәкерле иде Төптәңренең соравы, Иоанн Фасиан бертын уйланып утырды. Ниһаять, башын күтәрде, төптәңре Үрәгәйгә карап түгел, каганга карап әйтте:
– Мондый сорауга җавап бирмәскә дә хакым бар, каган. Иллә минем алга аксакал сорау куйган икән, җавап бирми дә булмастыр. Кадерлем аксакал, бөек каган, табындагы каган якыннары, кеше кешенең уен белсә, аны бик тиз алла итәләр. Шуның өчен Алла күктәдер, без җирдәдер, Алла колларыбыздыр. Без бер-беребезнең ни уйлаганын бары тик гөман гына итә алабыз, кеше уен белү мөмкин түгел. Яшермим, император Ираклий төрки халкының иң көчле булган ыру башының уй-теләкләрен бик белергә телидер. Әмма каган аңа күңелендәген ярып әйтерме?.. Кеше күңелендәге серне белү куәтен Хода үзенең колына бирмәгән. Кеше уен беләм дигән кеше йә ялганлый, йә гөман итә. Мин ышанам ки, бөек төрки халкының бөек каганы минем императорыма хак сүзләрен генә әйтеп җибәрер. Бөек Болгарга яу чабарга нияте бармы каганның, юкмы?
Сорауга сорау белән килгәч, төптәңре Үрәгәй тамак кырды, каган утырган урынында борсаланып алды.
– Император Ираклий минем уй-теләгемне белергә тели икән, әйтәм, илче, мин чынлап та Болгарга яу чабарга булдым. Кубрат хан буйсынмый икән, мин аның белән орышачакмын һәм ханның баш сөягеннән савыт койдырачакмын!