Үз җавабыннан үзе канәгать калып, каган ияген чөя төште, Иоанн Фасианның күзләренә текәлеп карады. Моны сизеп, философ җаваптан канәгать калуын аңлатты – башын иде:
– Бөек каган, мин сезнең җаваптан канәгатьмендер.
– Илче икенче сорауга җавап бирсен, – диде төптәңре Үрәгәй.
– Хөрмәтле аксакал Үрәгәй! Мин дә синең кебек кеше күңеленә керергә бик тә яратам. Иллә мин дә синең кебек үк җир кешесе. Беләм, аксакал, акыл кешегә яшәү гомере белән генә килми. Акыл кешегә уку белән дә килә. Син исә безнеңчә укый да, безнеңчә яза да белмисең. Мин дә сарматча яза да, укый да белмим. Безнең арада аерма юк диярлек. Бу, синеңчә, аксакал. Минемчә – бар. Мин яшь әле. Мин җарияләр сатып алу хыялы белән йөрим. Ә сине исә, аксакал, бернинди дөньяви хәлләр дә кызыксындырмый инде. Сиңа картлык килгән. Син мине, аксакал, бары тик гомерең буена җыйган акылың белән генә шаккатыра аласың. Ә мин сине яшьлегем белән. Әгәр дә мәгәр Кубрат хан кызы гүзәлләрнең гүзәле монда була икән, мин аның өчен ярты дәүләтем дә кызганмас идем. Император Ираклий да шулай эшләр иде. Сиңа инде, кадерлем аксакал, бернинди дә кыз кирәкми, каган янында яшәү өчен сиңа бары тик акыл сату кирәк. Ә акыллы фикер һәрчак табылып тормый. Артык әйткән булсам, күңелегезгә авыр сүзләр төшергән булсам, кичерә күрегез, аксакал. Чөнки, картлык – кичерә алуы белән, яшьлек дуамаллыгы белән ямьледер.
Иоанн Фасианның җавабы каганга ошады, ул беренче булып кеткелдәп көлеп алды.
Төптәңре Үрәгәй көч-хәл белән аягүрә басты, күккә кам таягын күтәрде:
– Кубрат хан, каган Фанәгүргә барып җитүгә, дөнья куйган булыр. Миңа моны хәзер генә Тәңре җиткерде.
Барысы да күзгә-күз карашып алдылар. Иоанн Фасиан уйлады: «Әйе, чынлап та хикмәтле кеше икән бит бу төптәңре. Каган Болгарга яу чабар, Фанәгүргә барып җитмәс борын Кубрат ханның үлеме турында хәбәр алыр. Бөтен болгар алаена курку килер. Ил бер мәлгә хансыз калыр, шул чакта Болгарга каган килеп керер. Хәйләкәр каган, Болгарны алу белән, Үрәгәй картны юк итәр, чөнки карт аның турында бик күп белә. Төптәңре итеп болгардан куяр. Ә тегесе үз чиратында болгар халкына каганны мактар, каганга дан җырлар».
– Җаек бәгем Кубрат ханның Өске Кирмәнен камауда тота. Мин олуг бәгемә ышанам, ул ханның гүзәл кызын кулына төшерер, илче. Хан кызын мин императорга җибәрермен, – диде каган.
Илче Иоанн Фасиан каганга түбәнчелек белән бил бөкте.
– Император барысын да сез теләгәнчә итәр, бөек каган, мин аны моңа хәзерләрмен…
Каганның сөйләшү кыяфәте Иоанн Фасианга ошамады. Кысыграк күзле, юантык гәүдәле, колак эченнән йоннары күренеп торган каганның йөзендә өмет юк иде. Ул чынлап та Болгарга яу чабар, орышыр. Әгәр дә мәгәр шул вакытка Кубрат ханның гомере өзелсә, Болгарны җиңәр һәм, хан кызын кулына төшереп, император Ираклийга шартлар куяр – Боспорны, Херсонесны сорар.
– Бөек каган, яу чабуны кай вакытларда башларга исәбегез? Кыюлыгым җитеп әйтәсем килә, сәүдәгәрләр үтенече бу. Орыш барганда император аларны җибәрми торыр иде.
– Яу чабуның вакытын берәүдән дә яшерәсем килми. Тиздән, бик тиздән. Кабат әйтәм: Өске Кирмән камауда инде. Күп тә үтмәс, Болгар безнеке булыр. Кубрат хан Шамбат хан белән килешеп яши, Шамбат ханны мин дошман күрәм, Болгардан соң Баштуга яу чабам. Кубрат хан яклы булган бер генә Дулу ыруы да исән калмас. Сәүдә калалары Кафага, Сутауга үз тарханнарым утыртырмын. Ил чикләремне империя җирләренә илтеп терисем килә минем. Моны миңа Тәңрем ирештерер. Шулай дип җиткер императорыңа, илче.
Каган кул чапты, илчеләр белән сүзе бетүен аңлатып, һәммәсенә аңлаешлы итеп ишарә ясады. Илчеләргә китәргә мөмкин иде.
Сәясәт мәсьәләсенә килгәндә, Иоанн Фасиан теләгенә иреште. Дәнис барысын да күреп, тыңлап утырды, философның һәр сүзен җиренә җиткереп, төгәл итеп аударырга тырышты. Философ Иоанн Фасиан, бик нечкә һәм оста итеп, каганның дәрәҗәсен төшерми генә, күңелен рәнҗетми генә тегенең бөтен уй-теләген суырып алды. Корабка кайту юлында Дәнис Иоанн Фасианнан шул турыда сорады:
– Философ, син каганны сихерләдең бит. Каганнан бер илче дә исән чыкмый диделәр. Христосың ярдәм иттеме?
– Дәнис, күз буу, сихерләү, ырымлау – барысы да кешедәге акыл билгесе. Моны бары тик белемле, укыган кеше генә, аның да акыллысы гына аңлый ала.
– Кагандамы?
– Каган укый да, яза да белә. Аның төптәңресе дә укый да, яза да белә. Ә менә тормышны өйрәнү һәммәбезгә дә кыенрак нәрсә. Акыл кирәк. Ә акыл сукалап та орлык төшмәгән җир кебек: чәчмәсәң, шайтан таягыннан башка һичнәрсә үсми.