– Философ, каган миңа императордан гаделрәк күренде. Ясакны уннан бер итеп кенә сала икән, әсирләрен кол итми, өйләндерә, җәйләү бирә. Синең императорыңда сарай тулы сорыкорт уенчы, куштаннар. Ни өчен ярты грек Болгарга күчеп килде дип беләсең – авыр ясактан качып. Ник дәшмәс булдың, философ? Дөрес сүзгә җавабың юкмы?.. Синең императорың исә башка йоладагы кешеләрне йә утта яндыра, йә дар агачына аса.
– Император – көч ул, куәт ул, бер сүз белән, хаким ул. Ә хакимгә каршы сүз әйтмиләр. Сүз әйтәсең икән, башсыз калуың бар… Син әйбәт укучы, Дәнис, – диде философ һәм койрыкчыны басмага алдан кертеп җибәрде. – Боер, Дәнис, кузгалабыз!
Ишкәкчеләр урыннарына утырдылар, басма алынды, кораб кайтыр якка кузгалды. Бер янчык ришвәт алып калган тархан аларга кул изәп калды. Кораб су юлына төшеп, тигез генә бара башлагач, философ койрыкчы Дәнис янына килде.
– Син мине кичер, Дәнис. Син акыллы кеше булып чыктың. Бәлки, синең тизрәк буйтурны күрәсең киләдер. Ашыкма. Әнә күрәсеңме ике көймә озата килә. Каган шымчылары. Чын хәлебезне белсәләр, каган безгә үлемнең иң яманын сайлар.
– Болгарда илчегә үлем юк, философ.
– Болгарда – әйе. Әмма без ялган илчеләр, Дәнис. Ә буйтур— аста. Аның өчен борчылма, аны ашаттылар, эчүнең дә кимен куймады. Йоклый ул, ял итсен. Каган шымчылары аны өстә күрсәләр, безне Итил тамагына да кертмәсләр.
– Әйт әле, философ, синең христиан йолаң Тәңредән дә, Перуннан да өстенме?.. Ә мин беләм, христиан йоласы барысыннан да яман…
– Йола ул, Дәнис, дәүләтнең акылы, ышанычы, яшәү чарасы. Йола ул – кеше күңеле, ә күңел сине, ягъни халкын якламаса, дәүләт үлә, юкка чыга. Мин күрдем, хазарларда да дәүләт туып килә. Каганны яһүдләр уратып алган, киңәшчеләре дә, сабак бирүчеләре дә яһүдләр. Моннан шундый нәтиҗә ясарга була: каган тиздән яһүдиләр йоласын кабул итәр.
– Чынлап та күрәзәме әллә син, философ?
– Күрәзә, Дәнис, яшәү тәҗрибәм белән, уку-белемем белән күрәзәмендер…
– Итил елгасы тамагында туктатмасалар, без котылдык буламы, философ?
– Болгарга җитмичә котылу юк безгә, Дәнис, – диде Иоанн Фасиан. – Кешене адым саен үлем сагалый…
Итил тамагын кич белән уздылар, берәү дә аларны туктатмады. Икенче көнне, иртән яңа көнне каршы алып ашагач-эчкәч кенә, Дәнис койрыкны ярдәмчесенә бирде һәм буйтурны өскә алып менде.
– Сөйлә, – диде ул буйтурның күзенә карамый гына, гаепле кеше сыман. – Барысын да сөйлә. Кубрат хан шомда, яу көтә. Каганның Кубрат хан кызын кулына төшерә алуы мөмкин хәлме?
– Җаек бәктә өч төмән алай, Кодрак илханда бер төмән җыеламы-юкмы. Алай да Җаек бәк кирмәнне тиз генә ала алмас. Кирмән нык, килер ягы текә, тирәли су җибәрелгән. Шулай да…
– Каган хан кызы Чәчкәне кулына төшерсә, үзенә алырмы, император угланына җибәрерме?
– Белмим, Дәнис, – диде буйтур, ул Дәнис янәшәсендә утыруына әле булса ышанмый иде.
– Син хан кызын ярата идеңме, буйтур?
– Мин аны әле дә яратам, Дәнис.
– Ничек үзеңне әсир иттеләр, Көбер хан биргән йырмак алаең кайда?..
Илбарыс буйтур түкми-чәчми барысын да сөйләп бирде. Дәнис башын чайкый-чайкый тыңлаганнан соң әйтте:
– Туганкаем, хан кызына өмет тотып ялгышмыйсыңмы син? Кубрат ханны беләм мин, ул үлгәндә дә сүзендә торыр. Шигем арта башлады, олуг хан сине бу якларга юри җибәрмәдеме икән? Бәлкем, ялгышамдыр. Хәзер ни кылырга исәбең?
– Күчүгә җитүгә, ат алам да Өске Кирмәнгә китәм.
– Анда хан кызы Чәчкә, шулаймы?
– Шулай, Дәнис. Хан кызы Чәчкә генә түгел, минем йырмак алаем да анда.
Дәнис елга өстенә күз ташлады. Елга тын иде, кораб әкрен генә өскә үрли.
– Кубрат ханны мин аңлый башладым кебек, Илбарыс.
– Мин дә. Төптәңре белән бәхәскә кермәскә кирәк иде аңа. Төрмәләргә ябып изалаган бичараны.
– Әйе, булды андый хәлләр дә. – Төптәңре сүзен ишетүгә, буйтурның йөзе үзгәрде, Дәнис сүзне икенчегә борырга ашыкты: – Беркөнне миңа патрикий Симеон беләсеңме нәрсә диде? Иоанн Фасиан күктән ашкан, әүлия, ди. Әллә соң чыннан да шулаймы? Каган белән сөйләшүен күрсәң иде син. Каган кадәр каган тегенең белән килешеп утырды. Ә сине ничек иттереп сатып алды… Юк, күктән иңмәсә дә, акыл иясе бу философ. Беләсеңме, ул миңа варвар дими башлады.
– Минем өчен ике кеше изге – укытучы һәм Аппак ханша.
– Аппак ханша?! Ә Кубрат хан?
– Ул бик еш ялгыша башлады. Яныннан якыннарын биздерде.
– Төптәңрене әйтәсеңме?
– Аны да.
– Кеше түгел ат та абына, буйтур.
– Ат абынадыр, кеше исә абынмаска тырышырга тиеш. Аерата ханнар.
– Хак әйтәсең, буйтур. Шундый заман килде хәзер. Ыру – ыруны, дәүләт дәүләтне йота. Ахырзаман җитүедер…