– Каганның Болгарга күзе кызган. Куәте-кодрәте җитсә, бер кабуда йотар иде.
– Йотмый торсын, тамагына тыгылыр. Кубрат ханда грек уты бар. Болгарны тиз генә ала алмас каган… Ышанасы килми…
Күчештә аларны көтәләр иде инде. Буйтурны исән-имин күргәч, аны таныган алыплар берәм-берәм килеп кочаклашып күрештеләр. Аңа шундук кием-корал, ат бирделәр. Атка менгәч, буйтурның күзләре яна башлады. Дала җиле шулай исертте микәнни? Корабны озын арбаларга утыртып алып киткәннәр иде инде, буйтур, атыннан төшеп, философ алдында баш орды:
– Философ, Фанәгүргә кайткач, укытучыга минем өчен бил бөгеп сәламемне юлла. Игелегең онытмам, ак юл сезгә!
– Син кая юл тотмакчысың, буйтур?
– Өске Кирмәнгә, алаем янына.
– Өске Кирмән камауда, буйтур.
– Туган җәйләүнең урманы да минем өчен ыстан, философ.
– Ак юл сиңа, углан!
Буйтур, ат тоякларыннан балчык чәчрәтә-чәчрәтә, Өске Кирмән ягына таба куды. Буйтур шактый ара киткәч кенә, Дәнис аңына килде. Башта ул кычкырып карады, аннары атын кузгатырга маташты, мәгәр куып җитә алмавына ышанды – аты бик өтек иде, күчештә торучы алыплар җигәргә ярамаган атларын гына бирәләр иде илчеләргә.
Дәнис, кабаланып, философ янына ашыкты. Иоанн Фасиан беркая да ашыкмый, бер көйгә җай гына бара иде, Дәнис аны куып җитте дә атын янәшәдән атлатып китте.
– Философ, буйтурны нигә җибәрдең?
Иоанн Фасиан аңа дәшмәде, әмма тезгенен җыя төште, сирпелеп, Дәнис ягына карап алды.
– Буйтур Илбарыс хан кызы Чәчкәне ярата. Бу аңа язык.
– Язык?! Ярату языкмы, философ?!
– Ярату язык түгел, хан кызын ярату язык. Кубрат хан моны теләми. Син беләсең булса кирәк, Дәнис, ханнар беркайчан да үзләренә хыянәт иткәннәрне кичермиләр. Исеңә төшерәм: хан кызы базилевс угланы Юстинианга ярәшкән.
– Буйтур хыянәтчеме, философ? Ни сөйлисең син?!
– Мин ни сөйләгәнемне беләм, Дәнис. Менә син ни кылганыңны белмисең, ахры. Мин буйтурга бары ярдәм итәргә теләдем. Аның Кубрат хан кызы Чәчкәгә гашыйк икәнен белсәм, каганнан сатып алмаган да булыр идем. Кубрат хан аның үлемен теләгән. Бер төмән алай белән өч төмән алае булган Җаек бәккә каршы җибәргән, үләсен белеп җибәргән.
– Аһ, яман сөйлисең, философ, аһ, яман! Бик яман сөйлисең. Кубрат хан буйтурны угланнарыннан да якын күрә.
– Шуңа ул аны үлемгә җибәргән дә, Дәнис, якын күргәнгә. Ханнар, императорлар теләсә кемне үтерә алалар, Дәнис. Алар бары тик үзләренә кылган игелекне генә кабул итәләр. Эшләп кара син аларга нибары бер яманлык, башың шундук җәллад балтасына керер.
– Философ, мин синнән торган саен курка барам, Биләмҗиргә барганда мин синнән алай ук курыкмый идем.
– Мин үзем икебез өчен дә курка башладым, Дәнис. Безне нинди йомыш белән җибәрде Кубрат хан?.. Каган кулыннан хан кызын коткарырга түгелме? Кайда ул кыз?! Кайда?! Өске Кирмәндә, камауда. Шулай дип котылырсыңмы Кубрат ханнан? Котылмый тор, ханнар кулы каты була, Дәнис, бик каты була.
– Анысын хак әйтәсең, философ. Мине әнә Шамбат ханның гаскәр башы эһ тә димичә Кубрат ханга биреп җибәрде… Алай да минем җан тыныч, каганның кайчан яу чыгасын белдек.
– Белмәдек, Дәнис. Каган безгә дөресен әйтмәгәндер, әйтмәс. Үти алмадык Кубрат ханның йомышын. Аңарга каганның яу чыгу хәбәрен болай да көне белән җиткерерләр. Ханга кызы кирәк, Дәнис, аңлыйсыңмы шуны?.. Йа Хода!
Шымчылар башы алостаз Дәян, җилләнеп, Кубрат хан янына юнәлде, ишек янында торучы сакчыларга ул хәтта сирпелеп тә карамады.
– Олуг хан, яман хәбәр кайтты. Җаек бәк төмән алае белән Өске Кирмәнне камаган. Йулыш каган төп алае белән Балкыр илханның йырмак алаен чигенергә мәҗбүр иткән. Балкыр илхан, бар булган алаен җыеп, каганның алаен тоткарларга маташа.
Һич тә көтмәгән бу хәбәрне ишетүгә, Кубрат хан тәхетеннән купты, алостаз Дәян янына килеп, ике иңеннән тотты.
– Илчеләр, илчеләр кайттымы? – Ханның кашлары җимерелде, күзләрендә зәһәр очкыннар күренде. – Илчеләр кайда?!
– Олуг хан, илчеләр Көбер хан ыстанында, бүген-иртәгә кайтып җитәргә тиешләр.
– Ханшаны дәшегез!
Каударланып, ханша килеп керде, керде дә, ашыгып, хан янына үтте:
– Ни булды, ханым?
Менә шулай борчылып, гасабиланып килеп керүе, һәр мизгел кайгыртып торуы белән кадерле иде Аппагы аңа. Ханшаны күрүгә, олуг хан тынычлана төште. Барып, тәхет янында калган таягын алды.
– Ханша, – диде ул, хатыны Аппакка таба борылып. – Хакмы, хак түгелме, бер Тәңре үзе белә, Көбер хан минем илчеләрне тоткарлаган икән. Шымчыларым Көбер ханны каган белән элемтәгә кергән дип җиткерделәр… Ышанып җитмим җитүен, ханша, мәгәр күңелдә тынычсызлык. Җыен янә ыстанга. Үзең белән теге вакытта алып барган алаең алырсың. Мин әйттем!