Ханы кушканга карусыз буйсынырга өйрәнгән Аппак:
– Мин барысын да син кушканча итәрмен, ханым, – диде.
– Синең артыңнан ук үзем кузгалам. Ыстан аша китәрмен. Көт!
– Мин энем Көбер ханның каган белән элемтәгә керүенә ышанмыйм, ханым. Кеше сүзе кеше үтерер, диләр. Хуш, ханым!
Кубрат хан беравык китеп барган ханша артыннан карап калды. Эченнән генә хәерле юл теләде.
– Алостаз Дәян, җый кавханнарны, җый аксакалларны. Киңәш мәҗлесе булыр. Иң ышанычлы алыпларыңны Аспарух илхан белән Батбай илханнарга җибәр. Маныч елгасына юл алсыннар.
– Олуг хан, Аспарух илхан юлда, Батбайга киткән икенче алып юкка чыкты.
– Тагын берне җибәр. – Олуг хан битекчегә борылды: – Битекче, тагын бер хат яз, минем тамганы куй!
Иртәнге кояшны каршы алуга, сарайга берәм-берәм аксакаллар, кавханнар җыела башлады. Аларның кергән берсе тәхеттә утыручы Кубрат ханга бил бөкте һәм үзенә тиешле урынга барып утырды. Кайчандыр Кубрат хан шушы аксакаллар белән дала бетереп, җәйләп, яу чабып йөри иде. Хәзер әнә аларны да дөнья газабы урталай бөккән, битләрендә – тычкан кереп качардай җыерчыклар. Алар белән яу чабып йөргән чакларда шактый яшь булган Кубрат ханның да әйтерсең биленә җәя бөкләп тыкканнар иде. Алай да күңел дигәнең каядыр ашкына. Дала шулай дәшәме?.. Нәрсә бу, тән картаеп, җан шулай гел яшь каламы? Азак кавханны гына кара син, нинди горур, тәкәббер тота үзен. Аның бүген дә кул астында мең алып. Бир син аңа яңа йөгән салган тулпарны, сикереп атланыр да орышка ташланыр шикелле тоела. Барчасы да утырышкач, Кубрат хан кулына кам таягын алды:
– Аксакаллар, кавханнар, Бөек Болгарның олуг ханы Кубрат яуга чыга. Фанәгүрне сезнең карамакка калдырырга булдым.
– Каган Фанәгүргә килеп җитмәс! – дип чәчрәп чыкты берсе.
Әмма аны шундук тынычландырдылар.
– Ятып калганчы атып кал, олуг хан. Бездән фатиха, – диештеләр аксакаллар.
Барчасы берәм-берәм сүз алды, киңәшен әйтте. Кубрат хан Азак кавхан ягына күз ташлады. Сүз сорамый иде ул. Ниһаять, Азак кавхан күтәрелде:
– Олуг хан, кеше үз гомерендә дүрт төрле рәхәт кичерер, диләр. Күз ачып йомганчы үткән рәхәт, бер көнлек рәхәт, бер айлык рәхәт һәм гомерлек рәхәт. Күз ачып йомганчы үткән рәхәтне кеше татлы мизгелләрдә алыр. Бер көнлек рәхәтне улы тугач алыр, бер айлык рәхәтне өйләнгәч алыр, гомерлек рәхәтне байлык килгәч алыр, дигән борынгылар. Бөек Болгарга байлык килде. Көнчеләр табылды. Йулыш каган Болгардагы байлыкка кызыга. Чәчкә кызың аңа сылтау гына. Илең, халкың, байлыгың саклыйм дисәң, олуг хан, корал тота алган бар кешеңне алып, каганга каршы чык. Кызың бирмә, кызың белән – илең, илең белән динең китәр. Ил каласын бары тик биш сыйфат бизәр ди: гадел хөкемдар, бай базар, оста имче, су юлы, бай күрше. Боларның барысы да Болгарда бар. Синең бурычың, олуг хан, илең, халкың, җәйләүләрең, байлыгың саклап калу. Чакыр безне яуга, бир корал!
– Аксакаллар, кавханнар, яуга яу белән чыгыйк!
– Яуга яу белән! – дип күтәреп алды кавханнар, аксакаллар.
– Олуг хан, – диде Азак кавхан, барысы да тынгач. – Таркауны хан гына түгел, тартай да җыя алмас. Тартай такылдаганда, син бөркет булып һавага күтәрел! Кызың орыштан соң кияүгә бирерсең. Кыз картаймый, бал искерми, олуг хан.
– Иртәгә өйләдән соң кузгалабыз, кавханнар! Хушыгыз! Мин әйттем!
Дала өстендә рәшә тибрәлә. Зәңгәр күктә тилгәннәр талпына. Юк, алар талпынмыйлар, йөзәләр сыман. Кубрат хан үзенең яраткан күк айгырында бара, арба шыгырдаганы, атлар пошкырганы, яу йөргәндә була торган шау-шу, мал-җан авазлары даладагы бар булган тереклекне хәрәкәткә китерде. Кай тарафтандыр килеп чыккан карсак төлке кылганнар арасыннан елтыр күзләре белән карап тора. Бу нинди мәхшәр тагын, даланы кеше заты басты. Тимер очлым кигән, калкан һәм ук-җәяләр таккан җайдакларны күптән күргәне юк иде инде карсак төлкенең. Хәтерендә: бер тапкыр менә шундый киемнәргә киенгән җайдаклар үзара орыштылар, бер-берсен кадаштылар, кисештеләр, суештылар, дала өстендә яман авазлар яңгырады. Шул орыштан соң күпләре далада ятып калды. Карсак төлке атна буе кан исенә исереп йөрде, күзе тонды, ни кылырга белмәде. Дала тулып яткан мәетләрне бүреләр, шакаллар, бөркетләр, козгыннар атна буе ботарладылар. Җыелды ала карга, тилгән-карчыга… Карсак төлке, башын аякларына салып, аларның талаша-тиргәшә әвәрә килүләрен кылганнар арасыннан гамьсез генә карап ятты. Карсакның тамагы тук иде инде. Шул сайланудан соң карсак төлке төп азыгы тычкан исен тоймый җәфаланды, борын тирәсеннән ят кан исе китмәде. Кешеләр далага тулгач, карсак төлкенең борын очына тагын шул ис килеп кунды. Ымсынудан ул тәмам исерде, кешеләрдән калмас булды. Бу юлы да карсак төлке алдатмас, татлы кан исенә исереп, куе кылган арасында атналар буе ятыр.