Кубрат хан, далага чыгу белән, кылганнар арасындагы карсак төлкене күрде. Карсак төлке әле юкка чыга, әле көтелмәгән җирдә пәйда була иде. Баш очында тилгәннәр очына. Козгыннар күренми. Баш очында козгыннар күренә башладымы, орышка күп калмаган дигән сүз. Козгын орыш буласы төбәккә ике-өч көн алдан килә, ә төлке, орыш булганны көтеп, айлар буе ияреп йөрер. Төлке күренер дә китәр, козгын күренер дә йотар, ди торган иде Саклаб кавхан яу чапканда. Их, яныңда кырык еллар электәге Саклаб кебек кавханнарың булса икән! Алай да Кубрат ханның ул чорны яңадан кайтарасы килми, ул чорның үз авырлыгы бар иде. Кубрат хан Бөек Болгар дәүләтен оештырып йөрде, хәзер исә аны яклап калырга кирәк. Иллә кинәт картлык килде. Дәүләт атадан балага калыр, дип, картлар хак әйтәләр. Бөек сүзләр. Кубрат хан дәүләтне оештырды һәм хәзер угланнарына калдырырга мәҗбүр. Ә бит кайчан гына бу дөньяга мәңгегә килгән кебек йөри иде. Бу аның соңгы орышы булыр. Әйе, картайды хан ат менеп яу чабарга. Орыш кыры тәхет түгел, орыш кырына баш иеп килмиләр, сине үтерү өчен кылыч, сөңге, ук тотып киләләр. Кубрат хан бу орыш кырында ятып калса да үкенмәс. Хан урынына илханнары бар. Аспарух илхан андадыр инде, Маныч елгасына барып җиткәндер, атасын көтәдер…
Олуг ханны алостаз Дәян куып җитте, атын янәшәдән атлатып бара башлады.
– Олуг хан, иртәгә иртән кояш чыгышка дәү җәйләүгә җитәчәкбез. Шактый юл үтелде, елга буена сибелә төшеп, төнликме әллә?
Олуг хан күтәрелеп күккә карады. Козгыннар күренмииде, ә карсак төлке кылганнар арасында – һаман ияреп бара. «Төнгелеккә туктагач, сөяк ташларга булыр үзенә», – дип уйлады хан, туктарга боерык биргәннән соң. Су буена җиткәндә, аңа чатыр корганнар иде инде. Башта ханның чатырга керәсе килмәде, хатирәләргә бирелеп, элеккеге кебек ияргә башын куеп, ачык һавада йоклыйсы килде. Әмма шундук черкиләр бәйләнде, рәхимсез кыланып тешләделәр, учак яныннан китмәстәй иттеләр.
Ашап-эчкәч, Кубрат хан чатырга кереп ятты. Үз янына һичкемне чакырмады, аның беркем белән дә сөйләшәсе, киңәшәсе килми иде. Күңел төбендәге яман бер уй тынычлык бирми. Батбай илхан нигә йомышчы алыпларны тоткарлый, нигә аңардан хәбәр юк?.. Көбер хан Маныч елгасы буена килерме, каган белән элемтәгә керүе хак булып, кая да булса китеп калмасмы? Көбер хан апасын ничегрәк кабул итте икән? Кубрат хан өчен боларның берсе дә вак мәсьәлә түгел. Каган белән орышны нәкъ менә шул вак дигән мәсьәләләр хәл итәчәк иде. Кубрат ханда һәр бишенче алып көтригур, һәр йөзенчесе гректыр. Грекларны Кубрат хан ташаткычларга билгеләде.
Йокы килми дә килми. Кубрат хан чатырыннан чыкты, алостаз утырган учак янына килде.
– Алостаз Дәян, елганың аръягында ат көтүе утлый. Кемнеке булыр?
– Көбер хан көтүе, олуг хан, белештек.
– Алостаз Дәян, әйдәле минем белән.
Олуг хан белән алостаз чатырга үттеләр. Кубрат хан юлбарыс тиресенә кырын ятты.
– Олуг хан, – диде алостаз Дәян. – Олау яңа гына килеп җитте, кай төбәккә туктасыннар?
– Үзләре урын табарлар, болын киң, – диде олуг хан. – Утыр әле, алостаз, яныма. Әйт әле, Дәян, төптәңрене коткаручы чынлап та Батбай илханмы? Сынадыңмы, тикшердеңме?
– Ачык белүче юк, олуг хан. Батбай булырга тиеш.
– Өченче йомышчы кайтмый… Бу ни булыр бу, алостаз Дәян? Шулай ук үз угланымның башын җәлладтан чаптырырга туры килер микәнни?.. Әйт сүзең, Дәян?!
– Углан синеке, телисең икән – ат койрыгына тактырасың, телисең – башын чаптырасың, олуг хан.
– Тагын бер хәбәрче җибәр, алостаз Дәян. Җибәр. Битекчедә әзер хат бар, тамгам куелган, ал да җибәр. Инде шунда да килми икән, орыштан соң мин аның чыннан да башын чаптырырмын. Игелексез бала – җан имгәге.
Кубрат хан чатырдан алостаз Дәянга ияреп чыкты, битекчедән әзер хатны алып, хәбәрчегә биргәнне күзәтте, хәбәрче ыстанны ташлап, йомышка чыгып киткәч кенә, чатырына керде. Моңа кадәр киткән хәбәрчеләрнең әйләнеп кайтмаулары, алостаз Дәянның төптәңрене коткаручы Батбай илхан булырга тиеш дип аяк терәп сөйләшүе Кубрат ханның тәмам кәефен кырган иде. Олуг хан Батбай илханның хыянәтенә ышана да, ышанмый да. Әгәр дә мәгәр Батбай илхан чынлап та Йулыш каганга баш орып барган булса, Кубрат хан угланның мәетен илгә күмдермәс, шакалларга ташлатыр, йә булмаса, кол итеп сатып җибәрер.
Алостаз Дәян килеп керде:
– Олуг хан, алыпларның кайберләре сукраналар. Имеш, төптәңре кайда, нигә Батбай илханга киткән хәбәрчеләр һаман юк. Безгә төптәңре сайларга кирәк, олуг хан.
– Алостаз Дәян, тотып китер миңа шул алыпның берсен. Тотып китер! Әллә соң үзең шулай сөйләнеп йөрисеңме? Алып сөйләсә, башын кистерермен, син сөйләсәң, ат койрыгына тагармын. Батбай илхан килер ул. Төптәңре кирәк икән, бар ул бездә. Чакыр Азак кавханны!